Рөстәм Рахманкулов: «Әбигә “әни” дип үстем, бабай кәнфит бирә-бирә “әти” диюемнән биздереп, “бабай” дияргә өйрәтеп азапланды»

 

Кайчандыр ул үзен легендар җырчының “пләмәнниге” дип игълан иткән иде. Ә бүген, әгәр исән булса, ул җырчы “пләмәше” белән чиксез горурланыр иде. Ул – кечкенә генә туган авылының исемен бөтен татар дөньясына ишеттергән егет. Ул уңыш серен белә. Болар һәм башкалар турында Түбән Кама шәһәренең легендар “Мунча ташы” юмор театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рахманкул-Козгынчинский белән әңгәмәдән белерсез.+

– Рөстәм әфәнде, сез дүрт дистә елга якын тарихлы “Мунча ташы” театрының оешкан көннәреннән үк уйнаган беренче артистларының берсе. Хәзер замана башка, кешеләр дә икенче төрле дияргә яратабыз бит. Ә менә тамашачы үзгәрдеме?
– “Мунча ташы”ның үз тамашачысы бар дип һич курыкмый әйтә алам һәм ул тамашачы үзгәрмәде. 37 ел элек ничек тулы залларда уйнасак, хәзер дә шулай. Элек-электән тамашаларыбызга әти-әниләре белән бергә орчык буе балалар да киләләр бит. Менә шул дәвердә безнең спектакльләрдә тулы бер буын тәрбияләнде дисәм дә ялгыш түгел. Чөнки яныбызга килеп: “Тамашаларыгызга балачактан йөрим, менә хәзер үз балаларымны да алып киләм”, – диючеләр бик күп.

– Сер түгел, хәзер бик күп сәнгать төркемнәре концерт тамашаларына зал тутыра алмый. “Мунча ташы” чыгышларында сыңар буш урын да калмый. Бәлки уңыш сере белән уртаклашырсыз?
– Бу хакта сүз чыкса, кайберәүләр “җиңел жанр” хакында сүз куерта башлый. Әгәр берәрсе “Мунча ташы” арзанлы мәзәк белән халык мәхәббәтен яулады дисә, димәк, ул безнең иҗаттан бөтенләй хәбәрдар түгел. Иң әүвәл шуны әйтик: театрыбыз бер вакытта да сатирадан читләшмәде. Тормыш-көнкүрешнең бөтен җитешсезлеген тотып алырга һәм “чеметергә” тырышабыз. Аннан, халыкның ни-нәрсәгә сусаганын да тоемларга, аңа якынрак, гадиерәк тә булырга кирәк. Заман белән бергә атларга да кирәк бит. Ил-көндәге, сәясәттәге яңалыкларны вакытында тотып алырга да тырышабыз. Хәтта берникадәр алдан атлаган чаклар да бар. Әйтик, шул ук доллар-рубль миниатюрасын сәхнәгә чыгаруыбыз булды, доллар белән бәйле матавык башланды. Һәр елны яңа программа эшлибез. Менә быелгысы “Эләктегезме?!” дип атала. Тамаша әзерләнгәндә һәр күренешне җентекләп энә күзеннән үткәрәбез. Игътибарлы тамашачыбыз искәргәндер, соңгы елларда һәр миниатюра, һәр күренеш азагында йомгаклау, нокта кую алымын кулланабыз. Әйтик, һәрбер мәсәлнең морале булган кебек, юмор әсәрендә дә ниндидер тәрбияви нәтиҗә ясалу бик үтемле бит. Мәсәлән, менә бу сезонга соңгы еллардагы бик популяр булган тәрбиягә бала алу күренешен сәхнәләштердек. Шактый четерекле мәсьәлә бит бу, морале дә катлаулы. Юмор аша ни дәрәҗәдә сурәтли алганбыздыр, анысы тамашачы хөкемендә.

– Әле уйный гына башлаган елларыгызда сәхнәдән: “Мин – җырчы Мәрьям Рахманкулованың пләмәнниге!” – дигән идегез. Хакмы соң бу, юкмы?
– “Пләмәнник” үк түгел инде, әмма Мәрьям апа ерак туганыбыз. Шаяру катыш булса да, туганлыкны белдерәсе килгәндер инде. Аннан, ул вакытта хәзерге танылганлык юк бит, җитәкчебез Шәмси Закир һәрберебезне исем-фамилия янына кушамат та өстәп игълан итә иде. Миңа, аның җиңел кулы белән, Козгынчинский ябышып калды. Җаным-тәнем белән авылымны яратканга озын фамилиям янында авылым исемен дә һич күпсенмим, киресенчә, горурланам гына.

Бер бик билгеле шәхестән балачагы турында сорашкач: “Мин бала чагымда бер рәхәт тә күрмәдем, шуңа бер дә сагынмыйм аны!” – дигән иде. Алай дияргә ярамыйдыр инде ул. Менә кайберәүләр минем әби-бабай тәрбиясендә үскәнлегемне белеп алалар да: “Һай, авыр нәрсә бит ул ятимлек…” – дияләр иде. Ике әниле бала ятим була димени?! Мин бит әбиемне дә “әни” дип үстем…

Язмыштыр инде, әти белән әнинең уртак тормышы барып чыкмаган һәм миңа 4 ай булганда әнием Асия әби-бабай йортына, ягъни Мамадыш районы, Козгынчы авылына кайтып төшкән. Ул вакытта декрет ялында яту дигәннәре дә булмаган, тормышны алып барырга да кирәк бит, әнием Тәкәнеш авылына йөреп эшли башлаган. Әмма ара ерак, көн дә кайтып йөрү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Шул рәвешле күбрәк әби-бабай тәрбиясенә калганмын. Әни кабат гаилә коргач та, өлкәннәр миңа әби-бабай янында яхшырак булачак дигән уртак фикергә килгәннәр. Әбигә “әни” дип үстем, бабай гына кәнфит бирә-бирә “әти” диюемнән биздереп, “бабай” дияргә өйрәтеп азапланды. Кәнфитен алгач, читкә йөгереп китеп: “Рәхмәт, әти!” – дия торган булганмын.

Әби-бабам дөнья бәясе кешеләр иде. Мин бүгенге булмышым белән аларга бурычлы. Вәгыйзәбикә әни (әбием) бөтен назын биреп, үз балалары, ягъни әнинең кече туганнары янында иң кадерле төпчеге итеп үстерде мине. Әхмәтшәрип бабам алтын куллы иде. Эш коралларының барлык төрен дә тотарга, агач, тимер эшенә дә, электрга, техникага – һәммәсенә өйрәтеп үстерде. Шуңа да йорттагы бер эшне дә осталар яллап эшләтмим, үзем төзәтәсен төзәтеп куям.

Алга китеп әйтим әле, үз әниемнең икенче гаиләсендә тагын 4 энекәш үстеләр, үги әтием дә мине читкә какмады. Ә менә әти гаиләсендә 4 сеңлем үсте. Алар белән дә хәл белешеп яшибез.

Әнинең энесе Муллагасыйм абый Түбән Кама шәһәрендә яши иде. Аларга кунакка баргач, шулкадәр тыныч, яшеллеккә төренгән бу калага гашыйк булдым да куйдым бит! Шул гашыйклыгымнан бүгенге көнгәчә арынганым юк. Шушында һөнәри белем алдым, моннан армиягә киттем. Армиядән кайткач эшче яшьләрнең кайнап торган тормышына чумдым. 70нче елларның киң балаклы, озын чәчле, гитаралы яшьлеген, әнә, хәзерге фильмнарда ничек кызыклы итеп күрсәтәләр! Ул вакытта ил буйлап вокаль-инструменталь ансамбльләр бихисап иде, музыкада яңа агымнар барлыкка килде, татар эстрадасында да инструменталь музыка популярлашты. Бәхетемнәндер, армиядә Витя исемле музыкант егет белән хезмәт иттем һәм шуннан гитарада уйнарга өйрәнеп кайткан идем, ә гитарачы егетнең абруе гармунчыныкыннан һич ким түгел, минем дә яныма яшьтәшләр бик елыша иде. Бервакыт подъезд төбендә гитара чиртеп, җырлап утырганда, яныбызга бер ир килеп миннән: “Татарча җырлыйсыңмы?” – дип сорады һәм “Нефтехимиклар” клубына чакырды. Шулай итеп, мин Флүр Гайнемөхәммәтов җитәкчелегендәге “Ләззәт” ансамбле гитарачасы һәм җырчысы булып киттем. “Ләззәт” тормышымда иң мөһим борылышны ясады да куйды.

– “Мунча ташы”нда сез юмор артисты да, җырчы да. Димәк, җырлау осталыгын “Флүр филармониясе” дип йөртелгән “Ләззәт”тә чарладыгыз. Борылыш дигәнегез сәхнәдә җырлый башлавыгызмы?
– Әйе. Әлбәттә, бер мин генә түгел, Флүр абый “мәктәбе”н узганнарның күбесе тормышта үз урынын тапты. Ә иң мөһиме, монда мин хатыным Зояны очраттым. Беренче күрүдә үк матурлыгына гашыйк та булдым. Зоя шушы ансамбльдә җырлый иде. Тора-бара парлап та җырлый башладык. Аннан сөйгәнемне әби-бабайга алып кайтып күрсәттем. Ишле гаиләдә үскән кызның бөтен эшне “ялт” итеп эшләп куюын, ягымлылыгын, итагатьлелеген күреп бик яраттылар өлкәннәр. Өйләнешергә ниятебезне дә хупладылар гына.

– Керәшен кызы дип каршы килмәделәрме?
– Юк! Сайлаган ярымның хатын-кыз ия булырга тиешле бөтен сыйфатларга ия икәнлеген күрделәр бит, ник каршы төшсеннәр инде?! Матурлап никах укыттык та, менә 36 ел бергә гомер кичерәбез. Хатыным уңган хуҗабикә генә түгел, минем “тылым”, таянычым, фикердәшем булды. Җүләр хатынын мактар димәгез. Яшәлгән гомергә әйләнеп карагач бик яхшы күренә шул барысы да.

“Мунча ташы” белән гастрольләрдә йөргәндә егетләр минем сумкаларга бик кызыксынып та, көнләшеп тә карыйлар иде. Ник дисәң, мине Зоя һәрчак сумка тутырып пешкән ризык төяп озата иде һәм әле дә шулай. Аннан, сер итеп кенә әйтәм, юклык заманы иде бит, ә минем хатын – сатучы! Ә ризыкны искиткеч тәмле итеп әзерли ул. Шуңа да озын һәм ябык сәхнә имиджын әллә ни озак саклап булмады, түгәрәкләнеп кителде. Ярый инде, миңа алмашка адашым Рөстәм Хәсәнов килде. Әгәр мин бу тормышта нәрсәгәдер ирешкәнмен икән, моңа ризыклы, чиста-пөхтә йортта ачык йөзе белән көтеп алучы хатыным тырышлыгы да кергән. Зоя белән ике бала тәрбияләп үстердек: кызыбыз Ләйсән һәм улыбыз Ринат. Аларның икесенең дә, Аллага шөкер, үз тормышлары. Әмир һәм Раяз исемле ике оныгыбыз үсә. Әбиләренең һәр нәрсәне җепкә тезгәндәй тәртипкә салынган өй эченә “әһ!” дигәнче үз “тәртипләрен” салалар безгә килгәч.

– Ләйсәннең бик матур җырлаганын ишеткәнем бар. Балаларыгыз сәнгать юлын сайламадылармы?
– Икесе дә музыка мәктәбе бетерделәр, улым музыканы “абсолют” тоемлауга ия хәтта. Шуңа да фонограммалар һәм җырларымны яздырганда һәрчак аның киңәшләрен тыңлыйм. Ә менә артист һөнәрен сайламадылар. Кызыбыз менеджерлыкка укыды, улыбыз нефть-химия институтын тәмамлап, “Таиф” берләшмәсендә эшли. Бер гаиләдә әллә ничә артист булмый диделәр. Ник дисәң, артист тормышын эчке яктан күреп үстеләр бит алар.

– “Эчке як” дигәне кызыгырлык түгелмени?
– Халыкка артист тормышы айсберг сыман гына күренә шул. Айсбергның да ап-ак-ялтыравыклы өлеше генә күренә, ә иң зур, иң авыр өлеше су астында. Тамашачы каршына матур костюм киеп, авызны колакка кадәр ерып-елмаеп килеп чыкканчы никадәр эш башкарыла соң?! Программа өстендә эшләү, костюмнар, декорацияләр булдыру. Аларны һәм авыр аппаратураны автобуска төяү, фәлән сәгать юлда бару, аннан барысын сәхнәгә урнаштыру. Тамашадан соң янәдән җыйнау, ташу, иртәнгә кадәр юл… Ә инде ерак юлда куна калганда кайларда ничек төн чыгуларны сөйләп бетергесез. Коточкыч салкын кунакханәләрнең сиртмәле караватлары кабыргаларны аз санамады инде. Хәтта бер оешманың каравылчы “подсобка”сында да ярымутырып төн чыккан бар. Шундый шартларда салкын тидереп, сәхнәдә 40 градус температура белән дә уйнарга туры килде. Гомумән, юморчы артистның авырырга гына түгел, кәефсезләнергә дә хакы юк. Өскә ишелеп кайгы килгәндә дә яшь аралаш елмаясың. Әйтик, әнинең үлгән хәбәрен спектакль барышында әйттеләр. Театрның музыканты, дустым Альберт Абдуловның юл бәласенә тарып һәлак булуы да гастрольләр вакытында иде бит. Гастрольләрдә йөреп гаиләгә дә, балалар тәрбияләүгә дә вакыт бик аз кала. Әмма сәхнәдә уйнау арганлыкны да, барлык авырлыкны да юа да ташлый.

– “Мунча ташы” – бик тә уникаль театр бит әле. Өлкән буын артистларның барысы да диярлек: Искәндәр Мотыйгулла, Ульяна Князева, Гамил Әсхәдулла һәм сез төп эшләрегездән аерылмыйча театрны шушы биеклеккә – бөтен татар дөньясына таныттыгыз. Алай гына да түгел, Татарстанның атказанган артистлары (театрның җитәкчесе Гамил Әсхәдуллин ТРның халык артисты. – Р.Ш.) исемнәренә дә лаек булдыгыз. Ике һөнәрне тартуы җиңел булмагандыр бит?
– Атказанган артист исеменә 35 ел сәхнә тотуыбыз, титаник хезмәтебез нәтиҗәсендә лаек дип тапканнардыр. Төрлесе булды инде, таң алдыннан гастрольдән кайтып, иртән эшкә чыгып китәргә дә туры килә иде. Безнең чор кешеләре бүтәнчә уйлый бит инде ул. Төпле эшең булсын дибез. Халыкта да берәүнең артист улына: “Җырлап кына йөрмә инде, кайчан эшкә керәсең?” – диюе хакында мәзәк йөри бит. Ташлап булмады инде икесен дә. Эшемдәге җитәкчеләр миңа һәрчак хәерхаклы булдылар, алай бер дә гастрольләргә җибәрми калганнарын хәтерләмим. Әле менә узган елның октябрь аенда гына, гомерем буе машина йөртүче булып эшләп, пенсиягә чыктым. “Мунча ташы”ннан алай пенсия тәкъдим итүче юк әлегә. Аллага шөкер инде! Әле көчгайрәт бар, эшләргә исәп.

– Элегрәк бер күренештә рок стилендә гитарада уйнап, “Шәмсенур” дип җырлагач, сезне татар сәхнәсенә рок-музыка алып менүче дип шаярталар иде бит сәхнәдәшләрегез. Ә бит хактан да, уены да, чыны да шулайрак булды түгелме?
– Юморның асылы да шул бит инде, шаяру-уен аша чынбарлыкны күрсәтү. “Шәмсенур” җырын да үзебезнең гитаралы яшьлекне, ягъни безнең тырыша-тырмаша чит-ят музыканы үзләштерергә, татарлаштырырга, яңалыкка омтылган чагыбызны искә алу итеп башкарган идем, менә бит, күңелегездә калган. Шуны 30 елдан соң хәтерләүче бар икән, бу – бик куанычлы.

– Хулиган малай, әби, чебен, табиб, хәтәр егет, сыер, сәрхуш Мәгъфүр һ.б., һ.б. Уйнаган рольләрегез бихисап һәм алар бер-беренә бер дә охшаш түгел. Кайдан, ничек өйрәнәсез һәммәсенең нечкәлекләрен?
– Әлбәттә, хайван, кош-корт ролен өйрәнгәндә аларның үз-үзен тотышын күзәтми булмый инде. Әйтик, әнә, Рәшит Шамкай үгезнең кыяфәтен ничек шәп китерә. Мин чебеннең алгы тәпиләрен бер-берсенә ышкып утырганын күрсәткәндә залдагы балалар рәхәтләнеп көләләр. Димәк, алар да белә чебеннең нишләгәнен. Хулиган малай, 90нчы елларның хәтәр егетләре рольләрен уйнаганда яшьләрнең сөйләменә колак салырга да, кайберләреннән киңәш сорарга да туры килгәләде инде. Берьюлы тамаша алдыннан клуб ишек төбенә чыккан идем, бер төркем кеше сөйләшеп торалар. “Мунча ташы”ның бер бандит малайлары бар иде бит әле, шуны тәки атканнар икән!” – диешәләр. Уенымны чын итеп кабул иткәннәренә сөендем инде һәм “атмаганнар” икәнен раслап сәхнәгә чыгып, тагын бер кат бандитны уйнап чыктым ул кичне. Сәрхуш Мәгъфүр ролен тамашачы бик яратып кабул итә. Мин аны күршебез Сөләйман абыйга охшатырга тырыштым. Минем Мәгъфүр дә һич кенә дә начар кеше түгел. Әлбәттә, яман авыруга дучар булган, ялгышкан, йомшак холыклы кеше. Әмма ул акча теләнеп, урлашып йөрми. Кешеләрдән эш сорый, кызганыч, эшләгәненә аракы бирәләр…

– Ә бит исерекләрне уйныйлар дип тәнкыйтьләүчеләр дә бар үзегезне…
– Әйткәнемчә, персонажларыбыз барысы да тормыштан алынган. Әгәр һәммә кеше исерткечтән баш тарта икән, әлбәттә, сәхнәдә дә андый рольләр булмаячак. Шуңа күрә, әлегә җәмгытьтә андый кимчелек бар икән, без аннан кешеләр гыйбрәт алырлык итеп көләргә тиешбез. Минем Мәгъфүрдән үрнәк алып алкашка әйләнгән кешене әле күргәнем юк.

– Популяр булуы яхшы нәрсә инде ул, ә менә начар яклары да бармы?
– Популяр булу ике яклы ул. Кайберәүләр артык кәпрәеп, масаеп “йолдыз”га әйләнәләр бит. Нинди генә үрләргә ирешсәң дә һаман да шул адәм баласы икәнеңне онытмас өчен тиешле тәрбиягә ия булырга кирәк шул. Әгәр тәрбия дәрәҗәң җитеп, “йолдыз” чире эләктермәсәң, популяр булуның бары тик уңай якларын гына күрәм: дуслар күп, авыр чакта ярдәмгә килүчеләр дә бар. Урамда таныйлар, килеп эндәшәләр, сәхнә рольләремне искә алып елмаялар икән – монысы да һич начар нәрсә түгел.

– Көнчеләрдән, гайбәтчеләр сүзеннән сез дә азат түгелдер инде?
– Шөкер, гайбәтчеләрдән, көнчеләрдән зыян күрдем дип әйтә алмыйм. Берәү хатынга чылтыратып гайбәт сүз җиткергән шулай да. Зоя: “Ә-ә… Шулаймыни? Йөрсен! Аның кемнән ким җире бар!” – дип җавап биргән. Маладис бит минем хатын, әйеме?

– Тормышында шактый нәрсәгә ирешкән бүгенге Рөстәм Рахманкуловка яшьлегенә бер генә җөмлә белән хат юллау мөмкинлеге бирелсә, нәрсә дип язар идегез?
– Кайберәүләрдән ишетергә туры килә шул: “Их, укыйсы калган!”, “Бүтән һөнәр сайлыйсы иде…”, “Очсыз чакта доллар аласы булган…” – дип уфтаналар. Яшьлектә ниндидер төзәтә алмаслык ялгышлар ясалган, ирешелмәгән хыяллар калган дип әйтә алмыйм, әмма шунысын беләм – көче-гайрәте ташып торган яшь чагында кеше эшләргә тиеш! Бүгенге эленке-салынкы йөргән яшь егетләрне аңламыйм. Яшь Рөстәмгә дә: “Тагын берәр эшкә кереп эшлә!” – дип язар идем.

“Мунча ташы”ның тыгыз гастроль челтәрендәге кыска гына ял көннәреннән файдаланып әңгәмә кордык Рөстәм Рахманкулов белән. Талчыкканлыгы күренсә дә, карышып тормады, рәхмәт яугыры! “Тагын ни язарсыз микән инде, безнең нишләп йөргәнне халык болай да белеп, күреп тора бит инде”, Рдип көлде генә. Сәхнәдәге образлары кебек үк гади һәм ачык йөзле, шаян сүзле әңгәмәдәшемне бераз соңарып булса да юбилее белән котлыйм! Үз тырышлыгы белән ирешкән бәхете бөтен булсын, иҗади уңышлар, саулык, хәерле озын гомер телик аңа!

Илнур ШӘРӘФУЛЛИН фотолары.

 Раушания ШӘЯХМӘТОВА әңгәмәсе
Чыганак:Татарстан яшьлэре

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram