Кырымда җәйге сезонда ял итү бәясе билгеле булды

 

  2017 елның җәендә Кырым ярымутрау шифаханәләрендә бер тәүлек булу бер кешегә уртача 3064 сумга төшәчәк. Әлеге мәгълүматларны Кырымның курортлар һәм туризм министрлыгы китерә, дип хәбәр итә “Известия” басмасы.

3064 сум акчага өч-дүрт тапкыр туклану, яшәү һәм дәвалану базасы керә. Кунакханәләрдә ике  кешегә исәпләнгән стандарт номер тәүлегенә 3043 сум тора. 5785 сумга “Өч йолдызлы” отельнең стандарт бүлмәсенә урнашып була, бу бәягә иртәнге аш та кергән.

2017 елда Кырымның көньягында санатор-курорт комплексларына урнашу 2,7 процентка, кече кунакханәләргә 6,4 процентка үскән.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram