Бүген пионерия көне: Һәрвакыт әзер!

Бүген,ягъни, 19 майда күңелдә үткәннәрнең якты хатирәсе булып калган пионер оешмасы төзелүгә 95 ел тула. Пионер — “беренче” дигәнне аңлата. Пионерлар — киләчәккә юл яручылар, курку белми, алдан баручылар.  Быргы кычкыртып, барабан кагып сборларга җыйналулар, тимер-томыр һәм макулатура җыюлар-пионерлы балачакның матур хатирәләре булып күңелләрдә саклана. Күпләр кызыл галстук һәм пионер значогы тагып йөргән балачакларын яратып, горурланып искә ала. 

Владимир Ильич Ленин исемендәге Бөтен­союз пионер оешмасы 1922 елның 19 маенда төзелгән. Колхозлашу, Бөек Ватан сугышы еллары… Авыр сынау, көрәш, Җиңү… Бу чорда яшь ленинчылар өлкән­нәр белән беррәттән иген иккән, станок артына баскан, немец фашистларына каршы батырларча көрәш­кән. Бу елларда аларның девизы: “Пионер — фронтка!” булган. Алар утын әзер­лә­гән, госпитальдә дежур торган, фронтовиклар гаи­ләләренә булышкан. Безгә билгеле булган тимурчылык хәрәкәте дә нәкъ менә шушы елларда калкып чыга. Тимурчыларның максаты – кешеләргә шатлык китерү, битараф булмау, эшне чын күңелдән башкару, тормышны тагын да матуррак, мәгънәлерәк итәр­­гә тырышу. Пионер сафларында чыныгу үткән, яңа эшләргә, яңа төзелеш­ләргә омтылган яшьләр арытаба комсомол оешмасында берләшкән, башлаган данлы эшләрен дәвам иткән. Пионерлар тырыш хезмәт белән бергә һәр­даим белемгә омтылган. Халык арасында мәдәни-агарту эшләре алып барганнар, күңелле ял да итә белгәннәр.Бөтенсоюз пионер оешмасы балаларны Ватанга һәм халыкка тугры булырга, олыларны хөрмәт итәргә, кечеләргә булышырга өйрә­тә, тәртипкә чакырган. Сугыш һәм хезмәт ветераннары катнашлыгында батырлык дәресләре үткәрел­гән. Чит илдәге балалар белән хат алышу, тимурчы­лар, табигатьне саклаучылар хәрәкәт­ләре, тимер-томыр, макулатура җыю — барысы да пионер оешмасы белән бәйле. Пионерия көнендә урман-кырларга чыгып, пионер учаклары ягылган, дружина сборлары үткә­рел­гән. Бу мәк­тәп балалары өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә чын бәйрәм булган, бердәм­лек һәм дуслык хисләрен ныгыткан. Яшьләр һәм балалар белән эшләүнең матур традициясе ул. Бүген эзтабар, варис яшьләр һәм башка оешмалар аңа алмашка килде. Укучылар, яшьләр арасындагы волонтер оешмалары тимурчылар хәрәкәтен хә­терләтә. Аларның барысын да республикабызны, илебезне ярату, ватан­пәрвәр­лек тойгылары берләштерә.

 Чыганак:Кызыл таң

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram