Азат Абитовның әнисе Альбина ханым: «Танылу улымны үзгәртте»

 

Чувашия Республикасындагы Шыгырдан авылы (Батыр районы) турында ишетмәгән кеше юктыр. Россиядәге иң эре авылларның берсе ул. Бу авыл – яшь һәм өметле җырчы, Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале лауреаты Азат Абитовның туган җире дә. Биредә аның әти-әнисе, туганнары, дуслары яши. Әтисе Фәрид Батыр районының мәдәният йортында музыкант һәм тавыш режиссеры булып эшли, ә әнисе Альбина Шыгырдан урта мәктәбендә музыка дәресләрен укыта, музыка мәктәбендә баян дәресләрен бирә.

Альбина ханым белән очрашып сөйләшкәч, Азат турында тагын да күбрәк белдек. Әңгәмәдәшемнең сүзләрендә, күзләрендә, елмаюында әниләрчә ихлас, күңелнең иң түреннән бөркелеп чыга торган чиксез ярату һәм матур горурлык хисләре дә тойдым мин.

– Альбина ханым, Азатның җыр-моңга сәләте кемнәрдән килә, моң чишмәсенең башы кайларга барып тоташа, дигән сорау урынсыз булыр иде. Җыр сәнгате, моң дигән төшенчәләр сезнең гаилә өчен бер дә ят түгел икән.
– Чыннан да, иремнең дә, үземнең дә музыкаль белемебез бар. Әтиебез җырлар яза, гармунда уйный, балалар белән дә ул шөгыльләнә иде. Олы улыбыз Раил дә бик матур җырлый иде. Азатка караганда да моңлырак бала булгандыр әле, бәлки, әмма бик җитди авариягә эләккәч, җырламый башлады. Хәзерге вакытта барысы да яхшы, хатыны һәм баласы бар.

– Азат дөньяга аваз салган көннәр хәтерегездә ничек уелып калган? Ул балачагында шук, шаян идеме, әллә киресенчәме?
– Азат – безнең икенче балабыз. Ул вакытларда УЗИ юк иде, нишләптер, күңелем белән аны кыз бала булыр дип көттем. Бәлки, шуңадыр да, тыйнаклык бар аңарда. Олы улыбыз белән аралары зур түгел. Ике абый-эне бергә уйнап үсте. Өченче балабыз Эльвина мәктәптә укый. Азат кечкенә чагында бик шаян, шук иде. Хәзер аңардан күп сүз тартып ала алмассың. Мәктәптә укыган елларда да йөзебезгә кызыллык китергәне булмады. Директорыбыз Гөлсирин Абәйдуллова да балаларның сәләтләрен күреп, аларны дөрес юлга куя белә. Бервакыт ул Азатка: «Азат улым, сәхнәгә кәгазь тотып чыкма», – дигән иде. Шушы киңәшне ул бервакытта да исеннән чыгармый. Ваһапов фестиваленә катнашканда Азат 100 җырның сүзен яттан белә иде.

–  «Шәһри Казан»га биргән әңгәмәсендә Азат: «Венера Ганиева оештырган «Сандугач-Соловей» бәйгесендә беренче турны да үтә алмагач, төшенкелеккә бирелеп кайтып киттем. Әти-әнигә рәхмәт, үземдә янәдән ышаныч табарга алар ярдәм итте. «Бу әле җиңелергә сәбәп түгел», – дип, әти көн-төн репетицияләр ясатты», – дигән иде.
– Ул чагындагы уңышсызлыгының сәбәбе – таныш булмаган җыр башкаруындадыр дип уйлыйм. Азат әтисенең җырын җырлаган иде бит. Ул мәктәптә укыган елларда һәрвакыт беренче булды. Ә әлеге бәйгегә уза алмагач, бераз төшенкелеккә бирелеп алды да кабаттан Ваһапов фестивалендә катнашу теләге белән яна башлады. Моңа күп көч куйды. Әтисенең аппаратураларын алып кайтып, үзлегеннән шөгыльләнеп, конкурска җиде җыр яздырып җибәрде. Һәм эшенең нәтиҗәсе – чакыру хатын алды.

– Проектның авторы һәм җи­тәкчесе Рифат Фәттаховның Азатка зур өметләр баглавы сизелә. Казанда узган концертына да билетлар сатылып бетте, дигән иде. Яшь җырчы өчен бу – зур күрсәткеч. Тамашачының мәхәббәтен яулап баручы җырчы булудан тыш, улыгызның тагын нинди сыйфатлары белән горурланасыз?
– Азат – бик ышанычлы, җавап­лы бала. Максатына үз тырышлыгы белән бара торган кеше. Безгә, туганнарга, дусларына бик мәрхәмәтле. Ниндидер бер матбугат чарасында Азат турында тәкәббер дип укыганым бар. Мондый фикер белән килешмим. Ул артык сүз сөйләшми, бәлки әлеге сыйфаты аркасында язма авторында шундый тәэсир калдыргандыр. Өмет дигәннән, дөресен әйтәм, Азатның Казанда узган концерты вакытында без бәхетнең җиденче катында идек. Аны хәтта аңлатып та булмый. Тамашачыларның көчле алкышлауларын күреп, моңа ышаныргамы-юкмы дип утырдык. Ирем Фәридкә: «Азатка түгел, оркестрга кул чабалардыр шулкадәр», – дип әйтүем хәтердә. Әмма бу алкышлар чыннан безнең улыбызга иде.

– Хәзер Азат авылга еш кайтамы һәм буш вакытларын гадәттә ничек уздыра?
– Хәзер бик еш кайта алмый. Аена яки ике атнага бер тапкыр була торгандыр. Кайткач, безгә булыша, дуслары, туганнары белән күрешә. Гаиләбезнең матур традициясе бар – туган көннәребездә барлык туганнар, дуслар белән җыелу, күрешү. Зу-ур табын корабыз. Моннан кала, тагын бер матур гадәтебез бар. Ерак юллардан кайткач, дини бәйрәмнәрдә, һичшиксез, иремнең төп йортына барабыз. Мәчеттән соң зиярәт кылгач, нәселебезнең бөтен ир-аты Азатның әби-бабасы туган шушы нигезгә җыела. Хәзер анда иремнең абыйсының гаиләсе яши. Алар һәр кешене матур итеп каршы ала. Мин үзем Себердә үскәнлектән, туганнарым шунда калды. Монда иремнең алты бертуганының гаиләләре белән һәрвакыт аралашып яшибез.

– Альбина ханым, балаларыгызны тәрбия кылганда нинди принципларга таянасыз?
– Әтиләре дә, үзем дә балаларда кешеләргә карата хөрмәт тәрбияләдек. Чөнки әгәр шуны тәрбияли алсак, ул үзебезгә үк кире әйләнеп кайтасын беләбез. Кешеләргә яхшы сүз кызганмагыз, дип, гел әйтә киләбез.

– Әни кеше буларак, балагызны сездән дә яхшырак белүче юк. Әйтегез әле, татар тамашачысы алдында танылу Азатны үзгәрттеме?
– Үзгәртте, әлбәттә. Азат үсеп китте, тагын да җаваплылык өстәлде. Рәшит Ваһапов фестиваленнән соң өйгә кайткач, ул: «Әти, әни, Рифат абый миңа продюсерлык итү буенча тәкъдим ясады. Нәрсә эшлим икән?» – дип киңәш сорады. Дөресен генә әйткәндә, ул мондый тәкъдимне көтмәгән иде һәм аңа әзер түгел иде. Киңәшләшкәч, уйлашкач, эшләргә карар кылды. Һәм менә ике ел узып та китте инде. Без бу мәсьәләдә бераз гына эшләр башкарган идек тә, әмма эстрада юлыннан ялгызыңа гына бару бик авыр. Ә Рифат абый аңа чыннан да зур ярдәм итә. Без аның үзенә дә, монда кайткач: «Сез Азатка Казанда әти ролендә», – дидек. Моны күңелебез белән сизмәгән булсак, әйтмәс идек. Әни кеше буларак, Рифат абыйга бик ышанам. Азатка да: «Алынгансың икән, ничек кенә авыр булса да, ахырга кадәр барырга кирәк. Ямьсезләнеп йөрерлек булмасын», – дибез.

– Улыгызга нинди теләктә торасыз?
– Бәхет, күңел тынычлыгы телим. Алла теләсә, калганнары барысы да була. Кеше бөтен яктан бәхетле булырга тиеш. Бүгенгә Азат шушы юлга басуы, Рифат абый кебек кешеләр белән эшләвенә бәхетле. Күптән түгел генә Балтач якларында гастрольләрдә йөреп кайттылар. Өлкән яшьтәге бер әбидән безгә атап язылган хат белән бүләкләр дә алып кайтты Азат. Бик матур сүзләр бар иде анда. Без хатны тормыш иптәшем белән елый-елый укыдык. Хәзергә менә шул вакытларда шуннан да зуррак бәхет юктыр кебек. Туганнарга да укыдык ул хатны. Аннан соң Гөлсирин, Рәнис (Габбазов) кебек дуслары булу да зур куаныч. Алар безгә кунакка кайткач, сөйләгән сүзләре, корган планнары белән бер тарафта икәнлекләрен күрдем. Һәм улыбызга, әлбәттә, матур гаилә корырга да язсын иде дип телим.

Чыганак:Шәһри Казан   Зөһрә Садыйкова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram


«Күңел» өчен тавыш бир!