Татар йолдызлары гаилә көнен ничек билгеләп үткән?

15 май – гаилә көне буларак билгеләп үтелде. Гаилә – тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз.

Алсу һәм Азат Фазлыевлар: “Быел бик күп эшләдек. Өйдә торырга вакыт та юк диярлек. Шунлыктан, мондый көннәр безнең өчен бик кадерле. Без аны ничек тә үзенчәлекле, күңелле итеп уздырырга тырышабыз. Бу көнне өстәл әзерләп өйдә бәйрәм иттек.”

азат алсу.jpg

Гүзәл Идрисова: “Гаиләң булу – зур бәхет! Ул минем өчен беренче урында. Тулы гаилә –таяныч, җылылык һәм мәхәббәт чыганагы. 14 май көнне ике малайның туган көнен бик күңелле итеп уздырдык. Олылап бәйрәм итү сәбәпле, бу көнне ял иттек. Тыныч кына өйдә бүләкләрне карап, конструктор, пазлылар төзеп утырдык.”

D5lY_fry1cQ.jpg

Айсылу Лерон: “Гаилә минем өчен – тормышымның мәгънәсе. Бар эшләгәнебез гаилә өчен! 15 май минем өчен гади көн. Чөнки без һәрвакыт бергә булырга тырышабыз. Бу көнне кич белән гаилә кафесына бардык.”

ga7wBcWgTM0.jpg

Рәзил Камалов: “Ике ел элек, нәкъ 15 май көнне безнең өйне су баскан иде. Ярый әле күршебез кереп  ярдәм итте. Шул көннән башлап гаиләләр белән кунакка йөрешәбез. Өстәвенә, 15 май аның туган көне дә. Быел да бергәләп бәйрәм иттек.
Минем өчен гаилә – дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Кош канаты – пар белән, ир канаты – яр белән, диләр. Гаилә… Биш хәрефтән генә торган шушы сүздә нинди тирән мәгънә ята! Чөнки гаилә ул – әти, әни, балалар, баш өстендәге түбә, бер үк фамилияләр, озын, буыннан-буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе.”

DOGDfiOKij8.jpg

Замирә Рәҗәпова: “Минем өчен гаилә – җылытучы да, шатлыкны бүлешүче дә, авыр чакта да гаиләгә таянасың. Бу көнне өйдә генә булдык. Өстәл артында иҗади планнар корып утырдык. Июнь башында диңгезгә җыенабыз. Алда зур эшләр көтә: кайсына тотынырга белгән юк. Ял да итәсе килә, клип та төшерергә кирәк.”

aqhKU5lT1aM.jpg

Ләйсән Гыймаева: “Минем өчен гаиләм ул – тынычлык һәм ышаныч. Күп серләремне гаиләм генә белә. 15 май безнең өчен гап-гади бер көн булды, чөнки безнең өчен һәр туган көн – гаилә көне.”

aIPq_gRIn2A.jpg

Чыганак:Акчарлак газетасы

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram