Илнат Фәрхуллин (“Казан егетләре” солисты): “Әни оныгына ияләшкәнче Терминал дип йөрде!”

 

Хәзер баланың нинди җенестән булуы алдан, ана карынында чакта ук билгеле. Шуңа күрә күпләр исемне сабый туганчы ук сайлап куя. Берәүләр исемен җисеменә туры китерергә тырышса, икенчеләре модага ияреп яки үзләре уйлап тапкан ят исемнәрне куштыра.

Татар эстрадасы йолдызлары арасында балаларына ят, сирәк ишетелә торган исемнәр куштыручылар җитәрлек. Шуларның берничәсен сезгә тәкъдим итәбез.

Чәчкә: “Башта малай туар дип белеп, ир бала исеме уйладык. Кыз икәнен белгәч, яңадан эзләнергә керештек. Ирем “Весна – матур исем!” диде. Үземә дә бик ошады. Мәгънәсенә килгәндә, Весна – хатын-кыз матурлыгын, максатчанлыгын һәм зирәклеген аңлата. Мондый исем Татарстанда берәү генә! Ә менә мулла кушкан исеме башка. Ул исемне без беркемгә дә әйтмәскә булдык!”

чэчкэ.jpg

Гөлназ Сәфәрова: “Минем Мәскәүдә яши торган Айдан исемле абыем бар. Ул бөтен яктан да булган, акыллы, фикерли белә торган кеше. Улыма да исемне Айдан дип куштырырга тели идем. Йөклелек чорында ук уйлап куйдым, беркемгә дә әйтмәдем. Ләкин бала тугач, ирем белән Айдан кушыйкмы, Айдэн булсынмы дип кенә икеләндек. Инглизчә дә, латин телендә дә бернинди үзгәрешсез, җиңел языла дип уйлап, Айдан кушарга булдык. Мәгънәсенә килгәндә, Айдан – борынгы төрки исем, көч, куәт һәм дан дигәнне аңлата. Шуңа күрә Айдан исемен – айдан (с луны) дип тәрҗемә итүчеләр бик ялгыша һәм белемсезлекләрен күрсәтә. Соңгы вакытта бу исем популярлашып китте. Күп кенә танышларым улларына Айдан исеме куштыра. Шундый зәвыклы кешеләрнең бу исемне балаларына бирүе мине сөендерә. Улыбызның мулла кушкан исеме – АйданХан.”

сафарова.jpg

Илнат Фәрхуллин (“Казан егетләре” солисты): “Улыбыз Тамерланга исемне мин сайладым. Хатыныма да ошады! Әниләр башта ияләшә алмадылар. Минем әни ияләшкәнче “Терминал” дип йөрде. Тамерлан исеме “тимер арыслан” дигәнне аңлата һәм хуҗасының тормышына бик нык тәэсир итә”.

илнат.jpg

Рузилә Сәмигуллина (“Кыю кызлар” солисты): “Балага исемне йөкле вакытта ук эзли башладым һәм бик озак эзләдем. Әтисенең исеме белән әйткәндә матур яңгырашлы булуын теләдем. Социаль челтәрдә заманча исемнәр арасыннан күңелгә иң якыны – Арсен булды. Бу исем иремә дә бик ошады. Шулай итеп, улыбыз Арсен Сагир улы булды. Мәгънәсенә килгәндә, Арсен көчле, курку белмәс, кыю дигәнне аңлата.”

Мәүлидә Нургали: “Оныгыбыз Оливия исемле. Йөкле вакытта ук кичләрен исем эзләп утыралар иде. Бу исемне тапкач, безгә әйттеләр. Ничек инде аларга каршы киләсең? Улыбызга исем биргәндә безнең әти-әниләр каршы төшмәде бит! Ләкин мулла чакырыр алдыннан бераз борчылдым. Борчылуым юкка булган икән: берсүзсез ризалашты. “Бик матур исем! Бөтен исем Ходай Тәгаләдән, исеме җисеменә туры килсен! Аллаһ боерса, бик бәхетле бала булыр,” – диде. Без бу сүзләргә бик шатландык. Мәгънәсенә килгәндә, Оливия – тынычлык китерүче дигәнне аңлата.»

Чыганак:Акчарлак газетасы  Автор: Румия Сәйфуллина

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram


«Күңел» өчен тавыш бир!