9 май — Җиңү көне!!!

Быел — Бөек Җиңүгә 72 ел. «Күңел» радиосы барчагызны да әлеге олы бәйрәм белән тәбрик итә!

Бүгенге көндә инде сафлары сирәгәя барган сугыш, тыл ветераннарына без ныклы саулык, балалар,оныклар игелеге телибез. Безне — яшь буынны сөендереп озак яшәсеннәр!

1945 елның 9 мае тиңдәшсез батырлык, какшамас бердәмлек һәм Совет халкының нацизмны җиңүе символы буларак, Туган илебез һәм бөтен кешелек тарихына мәңгегә кереп калды. Бу бәйрәм бөек илебезнең барлык гражданнарына, яшенә, милләтенә һәм диненә карамастан, күңелендә шәфкать нуры саклаучы һәркемгә якын. Бу көнне ирексездән күзләргә яшь килә, шул ук вакытта моннан 72 ел элек яуланган Жиңү шатлыгыннан елмаясы да килә…Җиңү көнендә шатлык хисләре, авыр югалтуларның ачы хәсрәте дә, имин, тыныч киләчәккә якты өметләр дә – барысы да ачык чагылыш таба. Бөек Җиңү зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Бу көнне һәр шәһәрдә, һәр авылда, һәр гаиләдә канкойгыч сугышта гомере өзелгән – яу кырында ятып калган, җәзалап үтерелгән, ачлыктан һәм яралардан, авыр хезмәттән мәңгегә күзләрен йомганнарны искә алалар.

Өч миллионлык Татарстаннан гына да фронтка җиде йөз меңнән артык кеше китте, шуларның яртысы диярлек туган нигезләренә кире әйләнеп кайтмый.

Күп хәсрәтләр, зур югалтулар бәрабәренә килгән Жиңү таңнарын киләчәк елларда да тыныч тормышта каршы алырга язсын! Батырларга мәңгелек дан!!!

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram


«Күңел» өчен тавыш бир!