Ришат Төхвәтуллин: «Булачак хатыным әниемә охшаган булырга тиеш»

Уфада Ришат Төхвәтуллин «Исеңдәме» программасын «япты». Ə көндез мәдәният сарае янындагы скверда йөгерү марафоны уздырды.

— Ришат Төхвәтуллин исемен йөрткән марафон икенче тапкыр уза. Былтыр җәй Казанда оештырган идек. Бәлки әлегә аны марафон итеп атау иртәрәктер дә, әмма киләчәктә ул зур чара булачак. Марафонның максаты — яшьләрне спортка әйдәү. Без бәләкәй чакта вакытны күпкә күңелле уздыра идек: чана шундык, велосипедта йөрдек… Ə хәзер балалар компьютер артында он-лайн уеннар уйный.

— Марафоннан тыш, һәр шәһәрдә тамашачыларың өчен кызыклы квест да уздырасың икән…
— Квест өчен махсус 2 билет калдырам. Аны концерт узачак шәһәрнең берәр урынында яшерәбез. Якынча кайда яшергәнен видеога төшерәбез һәм социаль челтәрләргә «эләбез». Кем беренче булып барып таба — билет шуныкы. Лотерея уздырып, болай гына билет таратсаң, аның кадере булмый. Бу алым тамашачыларның үзләренә дә ошый. Кичә, мәсәлән, Салават Юлаев һәйкәле янында яшердек һәм тиз арада аны фан-клубтагы кыз тапты. Аларга да күңелле, безгә дә рәхәт.

— Ришат, син эстраданың иң көнләшерлек буйдагы булгач, бу сорауны бирми булдыра алмыйм. Өйләнергә җыенмыйсыңмы?
— Өйләнсәм дә, моның хакта кычкырып йөрергә җыенмыйм. Алай итеп йөрү миңа килешми дә. Үзем нык яхшы гаиләдә тудым, тиешле тәрбия алдым. Минем өчен чын ир-ат идеалы — ул әтием. Шуңа күрә, булачак хатыным әнием кебек алыштыргысыз хатын-кыз булсын иде!
чыгынк : http://shahrikazan.com

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram