Алма, груша, чия, сливаның кайсы сортларын утыртырга дип уйлап торасызмы?

Перспективалы җәйге, көзге һәм кышкы алма сортлары
Җәйге алма сортлары: Папировка, Мечта, Конфетное, Мантет, Медуница, Мелба, Грушовка Московская, Китайка золотая ранняя.
Көзге алма сортлары:  Услада, Аэлита, Коричное полосатое, Осеннее полосатое, Жигулевское, Теньковская, Волжская красавица.

Кышкы алма сортлары: Антоновка обыкновенная, Северный синап, Богатырь, Башкирский красавец, Московское зимнее, Спартак, Ренет Татарский, Ренет Поволжья, Волжское.
Перспективалы груша сортлары
Җәйге груша сортлары: Лада, Чижовская, Скороспелка из Мичуринска, Красуля, Вековая, Свердловчанка.

Көзге груша сортлары: Памяти Яковлева, Москвичка, Нарядная Ефимова.
Перспективалы чия сортлары
Чия: Заря Татарии, Краса Татарии, Апухтинская, Владимирская, Шакировская, Севастьяновская, Память Сахарова.
Перспективалы слива сортлары
Слива:  Казанская, Татарская желтая, Волжанка, Память Хасанова.
Җимеш агачларын каян сатып алырга
– Үсентеләрне каян алырга киңәш итәр идегез?

– Миңа бу сорауны еш бирәләр. Дөрес, сезонында агач һәм куак үсентеләре белән базар тула, хәтта юл кырыйларында да саталар аны.  Базарда сатучы — гаиләсен туйдыру өчен чыгып утырган эшче. Ул үзе мактый-мактый саткан куак турында берни белми, аның белән кызыксынмый да. Дөрес, ул белгән кыяфәт белән аның ярашу үзлекләрен, сортын сөйләгән кыяфәт ясый. Билгеле, бу – товарны сату өчен реклама.

Мин үсентене фәкать питомник яки халык арасында авторитеты булган бакча үзәкләреннән генә алырга киңәш итәм.
Җимеш агачларын кайчан утыртырга
– Безнең шартларда җиләк-җимеш куакларын язын утыртыргамы, көзенме?

– Алмагач – чыдам культура, аны көздән утыртырга да була. Ә менә груша, чия, сливаны язын гына утырталар. Күпләр бу культураларны көздән утырта һәм аннан соң бер кочак проблема белән очраша: алар йә өши, йә авыруларга бирешә, йә җимеш бирми.

 

чыганак: http://intertat.ru

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram