Радик Юлъякшин: Заманча музыка яшьләрдә татар, башкорт теленә кызыксыну уята ала

Элвин Грей псевдонимы белән чыгыш ясаучы җырчы заманча музыка аша телгә кызыксыну уятуны үз проектының иң мөһиме өлеше дип саный.

“Радик, рәхмәт сиңа, мин үземнең улымны-кызымны татар, башкорт теленә өйрәтә алмый идем, синең җырларны тыңлап, кызыксына башладылар. Телне өйрәнә башладылар, нәрсә дип әйтте, нәрсә дип җырлады”, — дип, әниләр концертта килеп әйтәләр. Эшебез бушка булмагач, шулхәтле рәхәт. Бу — безнең проектта иң мөһиме”, — диде Радик Юлъякшин.

Җырчы әйтүенчә, аның концертларына 3 яшьтән 80 яшькә кадәрге тамашачылар килә.

“Минем уйлавымча, безгә заманча проектлар бик кирәк, телдән оялмасыннар. Нишләп безнең телдә бөтен урамга яңгыратып җырлар куймыйлар? Минемчә, яшьләр ояла. Телдән түгел, стильдән. Ә без шундый стильдә эшлибез — җырларның рус эстрадасыннан аермасы булмасын. Мәсәлән, русча җыр тыңлаганнан соң, татарчаны куйгач, аңламый да калсыннар, европача музыка дип тыңласыннар”, — диде ул.

Радик Юлъякшин фикеренчә, татар, башкорт җырын чит илләрдә дә тыңларлык стильдә башкарырга кирәк. “Популяр хитларны бөтен кеше белә, ә телне беркем дә белми. Безнең телдәге җырларны да чит илләрдә дә тыңлый алалар. Иң мөһиме — музыка сыйфатлы булырга тиеш”, — дип белдерде ул.

чыганак: http://tatar-inform.tatar

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram