2017 елның 1 июленнән минималь хезмәт хакының күләме 7800 сумга җиткереләчәк

Россиядә минималь хезмәт хакының  күләме  эшләүче гражданнарның яшәү минимумы дәрәҗәсенә җиткереләчәк, дип ышандырды Премьер-министр Дмитрий Медведев Дәүләт Думасында узган Хөкүмәт эше хисабында. Бу хакта, «Россия 24» каналына сылтама биреп, Lenta.ru, хәбәр итә.

Медведев хәбәр иткәнчә, 2017 елның 1 июленнән минималь хезмәт хакының  күләме 7800 сумга җиткереләчәк. Ә якындагы берничә елда эштүәчеләрнең яшәү минимумы белән тигезләшәчәк.

4 апрельдә Хөкүмәт тарафыннан яшәү минимумы 9691 сум дип билгеләнде. Эшкә сәләтле россиялеләр өчен яшәү минимумы 10 466 сумны тәшкил итә, пенсионерлар өчен – 8 мең сум һәм 9434 —  сум балалар өчен.
Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram