Саклык банкы Татарстанда яңа хезмәт кертте — бакчага түләү квитанциясез башкарыла

Дәүләт (бюджет) балалар бакчаларына хезмәтләргә түләүне хәзер квитанциядән башка – баланың исем-фамилиясен, туган вакытын әйтеп башкарырга була. Түләгәндә, үзеңдә банк реквизитлары булу һәм түләү суммасын истә тоту зарурлыгы юк. “Балалар бакчасы ОНЛАЙН” хезмәте үз-үзеңә хезмәт күрсәтү җайланмасы, интернет-банк һәм “Сбербанк Онлайн” мобиль кушымтасы аша, шулай ук банк офисларында операцион-касса белгече аркылы башкарылырга мөмкин.

“Без клиентка гадиләштерелгән түләү технологиясе тәкъдим иттек, ул баласының исем-фамилиясен, туган елын белә. Бу — иң гади идентификаторлар. Әлеге мәгълүматлар кертелгәч, система бала теркәлгән бакчаны күрсәтә. Тукланган өчен, бала йөргән түгәрәкләр хезмәте һәм башкалар өчен суммалар экранда күрсәтелә”, – дип сөйләде Саклык банкының “Татарстан банкы” бүлекчәсенең сервис түләүләре бүлеге җитәкчесе Булат Уткузов. Ул аны, сөйләп аңлата-аңлата, эшләтеп тә күрсәтте.

“Балалар бакчасы ОНЛАЙН” системасы 2016 елның ноябрендә Татарстанның Менделеевск районында эшләтеп җибәрелгән. Табылган хаталар төзәтелеп, 2017 елның гыйнваренда сынау (пилот) проект итеп, Чаллы шәһәрендә эшли башлаган. Март ахырында системага бөтен республика кушылган. Хәзер биредә 211 мең бала тәрбияләнә торган 2000 нән артык мәктәпкәчә учреждение теркәлгән.

“Сервистан тәүлек дәвамында кулланырга була. Түләү бик тиз башкарыла, һәм шул хакта СМС хәбәр килә. Интернет-банк һәм мобиль кушымтадан тыш банкның Татарстан территориясендәге 466 филиалында, шулай ук 1500 банкомат һәм терминал аркылы хезмәт күрсәтелә”, – дип шәрехләде презентациядә Уткузов.

Өстәп шуны да әйтик, сервис Татарстанның Мәгариф һәм фән, Элемтә министрлыклары ярдәмендә булдырылды.

Чыганак: Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram


«Күңел» өчен тавыш бир!