Фидан Гафаров хатын-кыз ролен башкарып, Казан тамашачысын шаккатырды

 

Гафури исемендәге башкорт  дәүләт академия драма театры Камал театрында  тугыз  спектакль тәкъдим итте. Коллектив төрле жанрдагы спектакльләр алып килгән.

Үзләренең тарихи шәхесләре турындагы “Каһым түрә” драмасын  режиссер Олег Ханов сәхнәләштергән. Каһым Мырзашев турында башкорт халкы бүген дә онытмый. Халык аның турында “Каһым түрә” дигән җыр да чыгарган. Әсәр үз милләтеңнең данлыклы улларын, батырларын онытмаска өнди сыман.

“Хыялга каршы” спектакле  аеруча тетрәндергеч. Анда балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең аянычлы язмышы сурәтләнә. Биредә катнашучы җиде артист ятимнәрнең фаҗигасен ачып бирә. Бигрәк тә Ильяс ролендәге Артур Кәбиров  кимсетелгән ятимне  осталык белән уйнады. Әлеге  балалар йортындагы ятимнәрне бер-берсен генә түгел, җитәкче булган хатын–кызның да аларны кимсетүләрен күреп йөрәк әрни. Тормышта да шундый мәрхәмәтсез директорлар булмас, дип кем әйтә ала?! Бүгенге көн өчен әһәмиятле проблема күтәргән автор Айгиз Баймөхәммәтов.
Репертуардагы “Ул бит кичә иде” (Айгөл Әхмәтгалиева) һәм “Мин синең каенанаң булам” дигән комедияләрне дә яратты тамашачы. Беренчесендә  ялгызлыктан туйган яшьләр  үз  парларын яңадан табарга хыяллана. Диләрә белән Әсгат язмышларын өр-яңадан язарга телиләр. Очраклы күрешү  вакытында аларда бер-берсенә карата мәхәббәт хисләре уяна. Тамашачы комедиядә  елмаеп-көлеп утырса да, уйнаганда кайбер артистларның шактый гына арттырып җибәрүләрен дә сизә. Чөнки комедиядә дә чама хисе югалмаска тиештер ул.

“Мин синең каенанаң булам” спекталендә  Башкортстанның Татарстанның, Россиянең халык артисты Фидан Гафаровның хатын-кыз ролендә уйнаячагын белгәч, бераз гаҗәпләндергән иде. Әмма спектакль барышында аның артистланып кына хатын-кыз булып уйнавын күргәннән соң, рәхәтләнеп күзәтәсең. Каенана  Галия Харисовна ролен башкарып ул кызның сөйгәне  Җәмилнең күңелен яулый. Тамашачы да аны  хатын-кыз ролендә булуга карамастан, үзенең яраткан артисты Фидан Гафаров буларак күзәтә.

Француз драматургы Жан Ануй Софоклның борынгы пьесасы нигезендә язылган “Антигона” әсәрен Камал театрының баш режиссеры  Фәрит Бикчәнтәев  сәхнәләштергән. Эдип патша дөнья куйганнан соң, аның ике улы аталарының тәхетен югалтмаска сүз бирәләр. Тик  өлкәне  кечесе Полиникны тәхеткә якын җибәрмәскә, дигән уй белән аны үтертә. Әтиләренең туганы  булган Креон патша була. Полиникның гәүдәсен ул җиргә күмдермәскә боера. Эдипның кече кызы  абыйсының гәүдәсен җиргә күмдерергә йөри. Ул аның нинди зур гөнаһ икәнен аңлый. Ә Креон аны җирләгән кешене үлем җәзасына хөкем итәргә боера. Сәхнәдәге күңелсез декорация, тарихи әсәр бер караганда тамашачыга кызык та тоелмый кебек. Әмма режиссер тарафыннан оста куелышы спектакльне бер сулышта карарга мөмкинлек бирә.  Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Олег Ханов Креон патша образы аша кайбер явыз бәндәләрнең теләсә кайсы чорда да үз кәнәфие өчен мәкерле эшләргә баруын ачык чагылдыра.

“Йосыф һәм Зөләйха”сының сценарие Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юныс Сафиуллин тарафыннан аңлаешлы итеп язылуы белән җәлеп итә.

Гастрольләрнең соңгы киче театрлаштырылган тамаша белән тәмамланды. Артистларның  өлкәннәре дә, яшьләре дә һәр яктан талантлы икәнлекләрен күрсәттеләр.

Чыганак: Шәһри Казан

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram