Кырымга субсидияле авиамаршрутлар саны арттырыла

 

Россия Министрлар Кабинеты рәсми сайтында басылган хөкүмәт карарыннан күренгәнчә, авиамаршрутлар саны 61гә кадәр җиткерелгән. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Яңа маршрутлар булып авиаочышларда Сочидан – Симферопольга, Сыктывкардан Орскка очу тора. Бәяләргә караганда, ташламалы вакыт 15 майда башланып – 1 ноябрьдә төгәлләнә.

Хәзерге вакытта Кырымга кадәр иң кыйммәтле ташламалы авиабилет –  Сыктывкардан ( бер якка 11 мең сум тора), ә иң арзаны – 2 мең сумга, Белгородтан очу.

2017 елда авиаочышларны субсидияләү программасын финанслауга 475 миллион сум акча тотылачак.

Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев имзалаган карардан аңлашылганча, Кырымның җиде шәһәренә бердәм билетны алдан әйтелгәнчә 45 түгел, ә 60 көн кала алырга була. Тиешле документ җомга көнне министрлар кабинеты сайтында басылып чыкты, дип җиткерә РИА Новости.

Документта Кырымга туристлар сезонында пассажирларны  алып бару һәм кайтуны оештыру тәртибенә үзгәрешләр кертелгән. Туристлар сезоны 30 апрельдән – 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

«2017 елның туристлар сезонында бердәм билет белән пассажирларны йөртү Кырым ярымутравының җиде шәһәренә – Керчь, Симферополь, Севастополь, Феодосия, Судак, Евпатория һәм Ялтага оештырыла. Бердәм билетны ниятләнгән вакытка, алдан әйтелгәнчә 45 түгел, ә 60 көн кала теләсә кайсы тимер юл вокзалыннан, аның сайты аша һәм «Федералҗ пассажир комапнаиясе» агентлык челтәрләре аша алырга була», – диелгән хәбәрдә.

Бердәм билетны бер үк вакытта автобуслар китәргә 24 сәгать кала Краснодар һәм Анапага кадәр поездлар билет белән бер үк вакытта да алып була. Автобус һәм паромга билетлар 2016 ел бәяләре дәрәҗәсендә калган.

Чыганак: Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram


«Күңел» өчен тавыш бир!