Йөз кеше яшәгән авылларда модуль кибетләр төзеләчәк – Рөстәм Миңнеханов

Татарстан Президенты 100 кеше яшәгән торак пунктларда 53 модуль кибет ачу турында фәрман биргән. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов республика телеканалларына биргән интервьюсында белдерде.

Президент фикеренчә, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту максатыннан, 30дан артык программа эшли. Бу программалар халык җыеннары вакытында кабул ителгән үтенечләрне исәпкә алып төзелә. Президент әйтүенчә, кайбер очракларда авылда уннан артык кибет булырга, әмма алар эшләмәү сәбәпле, кешеләр уңайсызлык кичерергә мөмкин.

«Без бу мәсьәләне хәл итә алабызмы? Мин булдыра алабыз дип уйлыйм. Зур авыллар өчен без модуль кибетләр ясыйбыз. Аның эшен кулланучылар кооперативлары тәэмин итәчәк. Ә кечкенә торак пунктлар өчен без автокибетләр сатып алдык. Бу миниципаль дәрәҗәдәге бик әһәмиятле эш. Дөресрәге, без кешенең кайда яшәвенә карамастан, зур шәһәрдәме ул, кечкенә торак пункттамы, аның турында кайгыртырга тиеш», – дип белдерде Президент.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук модульле фельдшер-акушерлык пунктларын, ветеринария пунктларын, урам утларын тәртипкә китерү, төзекләндерү буенча кабул ителгән карарларны «җиңел булмаган карарлар» дип атады.  «26 процентлап халык авылда яши. Алар да йортка газ, су керүен, урамнарның яктыртылуын, клубка бару мөмкинлеге булуын тели. Барлык программалар да эшләячәк. Мин тагын бер тапкыр әйтәм – боларны тормышка ашыру өчен яхшы икътисад, яхшы салым базасы булган предприятиеләр булырга тиеш. Хакимият кече, микро, макро, урта эшмәкәрләр барлыкка килүгә ярдәм итәргә, моңа стимул бирергә тиеш. Безнең эштә икътисади як бик мөһим», – диде Президент

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram


«Күңел» өчен тавыш бир!