Бари Алибасов: “Татарлыгымны беркайчан яшермәдем, миңа ул комачауламады да”

Безнең өйдә 1976 елда “Мелодия” заводында чыккан бер кечкенә пластинка бар иде. Ул чорларда ук легендага әйләнгән “Интеграл” төркеменеке иде ул. Шул пластинкада бер русча җыр, грузиннарның “Сулико”сы һәм… чын татарча җырланган “Умырзая” тупланган иде. Шок халәте кичергәнемне хәтерлим. Ничек?! “Интеграл” татарча җырлый?! Пластинкада солист Альберт Гомәров дип куелган иде. Ул чорда бит интернет-фәлән юк, барлык мәгълүмат газеталардан, ә газеталарда “Интеграл” кебек төркемнәр турында язмыйлар. Төркемнең җитәкчесе Бари Алибасов дип язылган иде – анысы да хәтергә уелып калды. Ул вакытлардан соң инде ярты гасырга якын вакыт узган…

Барый Алибасов – Россия шоу-бизнесенда иң дәрәҗәле продюсер­ларның берсе, ил күләмендә билгеле кырыклап  җырчы, унлап продюсерны “Интеграл” төркеме аша тәрбияли. Аннан “На-На” төркемен оештыра.

– Бари Кәримович, “Умырзая”ны ничек чыгардылар? Кайдан ишетеп яздырдыгыз сез ул җырны?

– Әнием Казанныкы бит. Җырларны бик ярата иде. Безнең өйдәге кадәр пластинка беркемдә булмагандыр. Татарчалары да күп иде. Шуннан ишетеп, күңелгә уелып калган ул җыр. Ә безнең ул пластинка 1976да түгел, ә 1974тә чыкты бугай.

– Юк, 1976да.

Бари Кәримович миңа: “Син нәрсә беләсең соң?” – дигән кебегрәк карап куйды да туктаусыз шалтыраган телефонын алып, кемгәдер шалтыратты.

– Алло, син кайда әле? Ригада? Кара әле, безнең теге пластинка ничәнче елны чыкты әле ул? Ә-ә-ә, җитмеш алтыдамыни… Все, рәхмәт…

– Син хаклы. Ә “Умырзая”ны безнең пластинкага кертү өчен анда “Сулико” дигән грузин җырын да керттек. Көчкә үтте инде. Гомерем буе диссидент, үзсүзле булдым. Усть-Каменогорск дигән калада, Казахстан даласында туып-үскән кеше бит мин. Янәшәдә генә атом бомбасын сынау полигоны. Ул бомбалар да тәэсир итми калмагандыр инде…

– Шоу-бизнеска ничек килдегез?

– Мин анда килмәдем. Мин аны үзем ясадым.

– Монысы белән килешәм. Үзегезне милләтегез буенча кем дип саныйсыз?

– Әлбәттә, татар дип. Әнием татар хатыны – Әбрарова Рәшидә Ибраһим кызы. 1917 елгы. 1932 елда, колхозлашу чорында аның әтисен – бабамны кулаклар кыйнап, салкын мунчага бикләп куялар. Ул шунда туңып үлә. Әнигә 15 яшь. Алар берничә гаилә, ачлыктан качып, җәяүләп Себер ягына китәләр. Хәзерге Хакасия тирәсенә үк барып чыгалар. Шунда олырак туганнары әнине Кәрим исемле ярымтатар, ярымказахка кияүгә бирәләр. Кәрим – минем әти, бай була, меңләгән баш сарыгы, атлары… Яшәп китәләр. Ул чор – Турксиб тимер юлы төзелгән еллар бит. Шул төзелешкә дип алар Усть-Каменогорскка барып төпләнәләр. Апалар да, мин дә татарча белмәдек. Гаиләдә барлыгы алты бала идек. Татарча аңлый идек, тик сөйләшмәдек. Сәбәбе бик гади – әти-әни таңнан төнгә кадәр эштә, йортка өйсез-җирсез, Амалия исемле немец карчыгын керттеләр. Ул безне булдыра алганча карап, тәрбияләп үстерде. Кечкенәрәк чорда үземнең кысык күзле, кап-кара булуымнан ояла идем.

– Ә татарлыгыгызны кайчан таныдыгыз?

– Егет булгач, сәхнәгә чыккач. Мине урамда да, соңрак та бөтенесе Борис дип йөртте. Афишаларга да шулай язалар иде. Тукта, мин әйтәм, мин бит Борис түгел – Барый. Шуны аңлаган көннән үземә татар исеме белән генә дәштердем. Борис дип дәшсәләр, борылып та карамый идем. Әле кайсыдыр газетага ул елларда язып та чыктылар: “Алибасов Көнбатыш йолдызларына охшарга тырышып, гади рус исеме Борисны ниндидер Барига үзгәрткән”. Тик ни булса да, мин Барый булып калдым. Татарлыгымны беркайчан да яшермәдем, миңа ул комачауламады да. Горурланып яшәдем. Әлбәттә, ул чорда рус тамашаларында шул ук “Умырзая”ны җырлап йөрү батырлык иде. Тик мин беркайчан да курка белмәдем. Концертларны тыйдылар, тик ничектер барысын да хәл иттек.

– “Интеграл”ның солисты Альберт Гомәров кайсы як кешесе иде? Хәзер кайларда ул?

– Ул шулай ук Усть-Камено­горски­дан. Аның гаиләсендә бөте­несе дә татарча сөйләшә иде. Альберт “Интеграл”да ахыргача, күпмедер вакыт “На-на”да эшләде. Бүген Геленджик каласында яши, бер ресторанда җырлый. Искиткеч чибәр егет иде. Ален Делон аның янында тузган кәлүш кебек кенә диләр иде. Кызлар Альберт дип үләләр иде инде.

– Сез бай кешеме, Бари Кәри­мович?

– Акчамны санаганым юк. Күпме икәнен белмим.

– “На-на” төрке­ме­нең чыгышлары күпме?

– Күп. Кайчак егетләргә ай буена бер генә көн дә ял эләкми. Дөресен генә әйткәндә, мин аларның кайларда йөргәнен белеп тә бетермим. Система ясалган һәм ул эшли.

– “На-на” төркемен хә­зер телевизордан сирәк күрсәтәләр…

– Берничә бәндә бар телеканалларда, алар акча эшли. Җырың яңгырасын өчен түләргә кирәк. Түләү заманында Киркоровтан башланды. Мин аңа: “Филя, нигә түлисең син? Без бит аларга продукт ясап бирәбез”, – дидем.  Ә мин түләмим. Шуңа “На-на” неформат санала. Тик бүген безгә телевидение кирәк тә түгел инде.

– Әниегез Казанныкы дидегез. Монда туганнары бармы?

– Әнинең берничә такыр Казанга кайтып килгәнен хәтерлим. Әбраровлар монда бер нәсел, диләр. Ул алар белән аралашкан, күрәсең. Бүген минем туганнар Казанда яшидер инде, тик аларны белмим.Олыгая башлагач кына тамырларым кызыксындыра башлады. Туганнарымны табарга булышсагыз, бик рәхмәтле булыр идем.

– Тырышырбыз.

– Казахстанда әнинең Роза исемле апасы һәм Зина исемле сеңлесе дә бар иде.Татарча исемнәре ничек булгандыр, мин бит шуны да белмим. Без урам балалары булып үстек. Татарча аңлыйм, тик сөйләшә белмим. Тик татар булуым белән горурланып яшим. Гомерем буе диярлек…

…Барый Кәрим улы Алибасов белән күп нәрсәләр турында сөйләштек. Продюсерлык алымнары, төрле схемалар, шоу-бизнеска кагылган башка нәрсәләр. Тик алары укучыга кызык булыр дип уйламыйм. Ахырда ул миннән “На-на” төркеме өчен бер җыр сорап алды, телефоннар белән алыштык, Мәскәүдә очрашырга сөйләштек. Россия шоу-бизнесының нигезендә дә татар кешесе булу белән горурланып куйдым. Кайда да безнекеләр  инде…

Чыганак:  Акчарлак, Илфак Шиһапов

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram