Дәниф Шәрәфетдинов: «Үткәннәрне сагына торган гадәтем юк»

 

 

Дәнифнең моңлы тавышына битараф булмаганнар күп. Заманында бит аңа меңләгән гүзәл зат гашыйк иде! Кызганычка каршы, авыру аның карьерасында озак пауза ясый. Җырчының хәзер хәлләре ничек соң? Бүген ул кайда һәм нәрсә белән шөгыльләнә?

— Дәниф, хәлләрегез ничек? Тормышыгызда, иҗатыгызда нинди яңалыклар бар?
— Әллә ни яңалыклар юк, бар да элеккегечә: Чаллы шәһәрендә хатыным, балаларым белән яшим. Улым – Казанда, музыка көллиятендә укып йөри. Кызым Диана быел 9нчы сыйныфны тәмамлый. Хатыным Зәринә балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшли.
Иҗатка килгәндә, концертлар белән бер авылдан икенчесенә йөрибез. Яңа җырлар өстендә эшлим, тик торылмый.

— “Бәйрәм” ансамблендә эшләгән еллар сагындырамы?
— Үткәннәрне сагына торган гадәтем юк. Әле бит Виталий Агапов, Зөһрә Шәрифуллиа, Гөлдәния Хәйруллина белән дә эшләп йөрдем. Әлбәттә, ул елларны хәтергә төшерәм, әмма юксынып түгел. “Хәния Фәрхи белән шул шәһәрләрдә булдык бит әле”, — ди уйлап куям.

“Бәйрәм”дә эшләгән еллар – күңелле дә, җаваплы да иде. Төркем булгач, барыбыз да бер төрле фикерләргә, бер вакытта йокларга ятарга, бер вакытта уянырга тиеш… Җитәкчебез – Гәбделхәй бик таләпчән кеше иде. Теләсәң, теләмәсәң дә эшеңә карата җитди булырга кирәк. Ансамбль барлыкка килеп, халыкка таныла башлаган еллар иде бит, ә ул тагы да җаваплылык өсти. Бөтен төркемгә – бер җиңел машина, башка бер әйбер дә юк. Илгиз Закиров, Фәрит Әхсәнов, Радик Нигъмәтҗанов, Фәрит Миннибаевлар белән эшләү – зур бәхет иде ул.

Ул елларда Хәния Фәрхинең тәүге альбомы – “Онытылыр димә”не әзерләгән идек. Анда акча турында уйлау бөтенләй юк иде, бирелеп, студиядә куна калып эшләдек. Һәм, миңа калса, ул иң отышлы альбом.  Хәзер бит альбомнар бик җиңел һәм тиз эшләнә. Җырчы кичтән җыр ятлый да, икенче көнне студиягә барып яздыра. “Обкатка” дигән әйбер юк. Ә бит җырны еллар буе сәхнәдә җырлап, соңыннан студиягә барып яздырсаң, ул бөтенләй башкача яңгырый.

— Ансамбльгә эшләргә чакырсалар, кайтыр идегезме?
— Юк. Алар графигы белән яши алмам төсле. Ерак шәһәрләргә дә бара алмыйм. Без эшләгән дәвердәге музыкантлар белән, Татарстан буйлап кына йөрибез дисәләр, ризалашыр идем.

— Ул елларда сезнең белән булган берәр кызыклы хәлне сөйли алмассызмы?
— Сезонның соңгы тамашасы артистлар телендә “Яшел концерт” дип атала. Ул концертта артистлар бер-берсен шаярта, программаның үзгәреп китүе дә бар, әмма тамашачы моны сизмәскә тиеш. “Стамбул” дигән җырны башкарганда, режиссер сүзе буенча, кара күзлек киеп җырларга тиешмен. Синтезатор өстендә торган күзлекне алып кидем, әмма бер әйбер дә күрмим. Җырларга, сәхнәдә селкенергә кирәк. Тамашачыга сиздерми, күзлекне салып карадым: анда кара изолента беркетелгән. Изолентаны тиз генә куптардым да, күзлекне киеп куйдым, җырлауымны дәвам итәм. Әмма барыбер бернәрсә дә күрмим. Селкенмичә, бер урында гына басып җырладым. Баксаң, Урал Рәшитов мине шулай шаярткан. Изолента гына түгел, күзлекнең пыяласын кара маркер белән буяган булган.
Урал – бик күңелле кеше ул. Бергә эшләгәндә озак-озак сөйләшеп утыра идек. “Бәйрәм” ансамбленә, шундый зур шәхесләр белән очраштырганына, аеруча рәхмәтлемен.

— Миңа калса, Хәния Фәрхинең иң уңышлы дуэтлары – ул сезнең белән башкарылганнары.
— Дуэтларга карата мин бик җитди карашта. Аны бит теләсә кем белән җырлап булмый. Дуэтта бер кеше икенчесен ишетеп җырларга тиеш. Бу эшкә алынгансың икән, аны җирендә җиткереп эшләргә кирәк. Дуэтны өстән-өстән, тиз генә яздырып булмый. Дуэт башкарыйк әле, дип, әле дә шалтыратучылар бар. Әмма алынмыйм, авыр эш ул.

Уңышлы дуэтны сере гади – Хәния апаның тавышына комачауламыйча, кушылып җырлау. Дуэтта хатын-кыз белән ир-ат җырлый икән, ирләр югары яки түбән ноталарны хатын-кыз тавышын басмыйча, әмма үзләрен дә ишеттерерлек итеп җырлый алырга тиешләр. Дуэтның аранжировкасын Хәния апаның тавышына эшлиләр иде, мин соңыннан иярә идем.

— Бер арада сезне тамашачы югалтты. “Урын өстендә генә ята, йөри алмый”, — дип тә сөйләделәр.
— Әйе, өч ел өйдән дә чыкмадым бит. 2000нче елда авариягә эләгеп, өч ай дәваханәдә яттым. Әйбәтләнгән кебек идем. Тикшеренүләр үттем, аны-моны тапмадылар. Белмим, дөрес дәваламау нәтиҗәсе булдымы, әллә инде авариягә кадәр булганмы, “Бехтерев авыруы” дигән куркыныч диагноз куйдылар. Хәзер айга бер кыйммәтле укол ясатып торам. Бураннар булганда, атмосфера басымы тотрыклы булмаса, авырракка туры килә, ике ампула да эшләтәм. Аягымда йөреп торгач, зарланмыйм. Авылларда концертлар куябыз – шуннан бераз акча керә, аранжировкалар ясыйм, берникадәр пенсиям дә бар. Даруга җиткерәм дип әйтәсем килә. “Даруга акча бирегез әле”, — дип ярдәм сорамыйм. Гомумән, ярдәм сорап йөри торган кеше түгел мин. Ир-атка бу килешми дә.
Чаллы артистларына рәхмәтлемен. Сул ягым параличлангач, хәлем бөтенләй начарайган вакытта, алар хәйрия концерты куеп, матди ярдәм күрсәтте.

— Сезнең сәламәтлеккә зыян килү хатыныгызга да аз авырлыклар тудырмагандыр…
— Әйе, әмма ул гел янымда булды. Бергә гомер итүебезгә быел 20 ел була. Әлбәттә, савыт-саба ватылмый тормый. Тормыш булгач, төрле чаклар була. Гадәттә, хатын-кыз горур була, бик гафу үтенеп бармый. Үзем гаепле булсам да, хатын гаепле булса да, мин башымны ия белдем. Кулга-кул тотынып, күзгә-күз карап сөйләшкәннән соң, болытлар шундук тарала.

Элек гастрольләрдә йөргән чакта ул мине көнли иде. Ә хәзер мин аны көнлим. Мин нык көнчел кеше, дөньяда миннән дә көнчелрәк кеше юктыр ул.
Кеше әйберенә кызыгу кебек сыйфат миңа хас түгел. “Эх, ул әйбер миндә дә булсын иде”, — дигәнем юк.

— Нинди планнар белән янып яшисез?
— Кызымны укырга кертергә иде. Улым белемен Мәскәүдә камилләштермәкче, аңа да ярдәм итәргә кирәк. Үзем программа әзерләп, зур концерт кую хакында хыялланам. Әкеренләп, җайлап максатларга ирешергә иде. Кешедән үземне җәлләтеп утырасым килми. Ходай биргән сәламәтлегеннән генә аермасын, калганы булыр, дим.

Чыганак: Шәһри Казан Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

Over roughly eight hours of panels, speeches and presentations Thursday and Friday, not one speaker mentioned the league’s handling of players charged with committing domestic violence. Some speakers, such as King, did press the NFL to do better in hiring women on and off the field. But by and large, the panelists kept their message focused on why sports are important to them and http://www.cheapraybansunglasseser.com how to boost girls’ participation in athletics.. The IOC said it had no intention of backing down over Rule 40. «A huge number of 10,500 athletes who are here would http://www.cheapnfljerseysx.com understand why we are doing this,» said IOC spokesman Mark Jones. «For one month, we ask them not to endorse products not related to the Olympics that don’t actually give money back to the movement.. You may have heard that Disney is offering refunds on its Baby Einstein line of educational DVDs. Replica ray bans This came after a research team led by Frederick Zimmerman and Dr. Dimitri Christakis from the University of Washington showed that babies watching the popular educational videos around the age of one learn six to eight less words per hour than children who spent their afternoons putting dirt in their mouths. With that said, the fortunes of the Ravens will once again be placed on Flacco, for if he takes the steps forward in his development, so will Baltimore. Cleveland Browns: 6 10 (Projected Record) After going 10 6 in 2007, big things were expected from the Cleveland Browns in 2008. Unfortunately, 2008 was an unmitigated disaster for the Browns, as they fell to 4 12, and back to the cellar of the AFC North. Glue a third wine cork to the cardboard in a vertical position against the ends of the first two wine corks. Place the thick end of the vertical cork so that it rests against the top of the inside of the picture frame. Glue a fourth wine cork beside the third wine cork, also in a vertical position, but with the narrow end resting against the frame. Minimal content editing is allowed; however, you may request changes to the content by e mailing. http://www.cheapnfljerseysx.com Off line printing is permitted. Please send a copy of the article on publication to: VMAssociates, Inc., PMB 47182, Windsor Mill, MD 21244. The first Pirate to be named was Joel Hanrahan, the Pirates closer. He has been a rock for the Pirates in the 9th inning and http://www.cheapjerseyssalestore.com is a perfect 26 for 26 in save chances this year. I’m sure everyone realizes how important it is to have a reliable closer. And I think that’s malarkey to be quite frank. There are plenty of them. The question is do you provide an exciting enough product?. Actual results could differ materially from what the company projects today, Cheap nfl jerseys so please refer to wholesale nfl jersyes its most recent 10 K and 10 Q filings for a more complete description of factors that could affect these projections. The company does not undertake to publicly update forward looking statements whether as a result of new information, future events or otherwise. You should not place undue reliance on forward looking statements, which speak only as of the date they are made.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram