Айдар Галимов гаилә, иҗат һәм популярлык турында

 

Айдар тормышта да, сәхнәдә дә бер кеше. Һәрвакыт ихлас, кешелекле, кечелекле. Продюсерлар уйлап чыгарган образ түгел, ничек бар шундый шул Айдар!

– Беренче сорау, әлбәттә, юбилеегызга кагылышлы, Айдар. 50 яшегезне ничек каршылыйсыз? Эшлисе эшләр эшләнгән дисезме, әллә бар да алла әле дип яшисезме?
– 50 яшь – ул тормышның бер этабы, бер чиге. Гомеремдә 50 яшькә җитеп килгән күп кешеләрне очратканым булды. Аларның әлеге датаны ничектер куркыбрак, кайгырыбрак каршы алганын да күзәткәнем бар иде. Әмма мин әллә ни кайгырмыйм, борчылмыйм, бу көнне ниндидер зур бәйрәм итеп көтәм. Гаиләм өчен дә ул зур вакыйга. Әти-әнием өчен дә. Бәлки тамашачыларым, райондашларым, сайлаучыларым өчендер дә… Башкалар миннән дә ныграк әзерләнә дигән фикергә килдем. Ә үзем шуңа читтән карап шатланып торам.

Миңа калса, кеше 100 яшькә җитсә дә, «Бар да алда әле», – дип яши, «Бар эшем дә эшләнеп бетте, тик кенә утырыйм әле», – дип әйтмиләрдер. Шәхсән миңа килгәндә, әле бар да башлана гына! Әлбәттә, күп эшләр эшләнгән. Кайчак уйлыйм: бәлки күбрәк тә эшлисе булгандыр, бәлки вакытымны дөрес бүлмәгәнмендер? Бәлки энергиямне башка, кирәкмәгән эшкә күбрәк юнәлткәнмендер? Шундый уйлар башка керә.

– Ә мәхәббәтне хәзер ничек тоемлыйсыз? Еллар үтү белән хатыныгызга караш үзгәрдеме?
– Минем язмышым маңгаема язылган булгандыр. Зилә белән безне Уфа автотранспорт техникумы таныштырды. Очраклы очрашу булмый. Зилә мине армиягә озатты һәм ике елдан каршы алды. Популярлыкка ирешкәч кенә тормышымда пәйда булмады, ә иң баштан ул минем янымда.

Нәрсә ул мәхәббәт? Ул җан белән җан арасындагы аңлатып булый торган тойгы – аңа дөрес аңлатманы Ходай Тәгалә үзе генә бирә аладыр. Ә яши-яши караш кына түгел, тойгылар да үзгәрә икән. Кешене бит башта бер төрле күрәсең, аның төс-кыяфәтенә, киеменә игътибар итәсең, соңынан гына эчке дөньясына керәсең. Ә кешенең күңелен белеп бетерер өчен күп еллар кирәк. Зилә белән күпме бергә яшибез – аны шулкадәр ачам һәм көннән-көн ныграк гашыйк булам, тагы да тирәнрәк ихтирам итәм. Бүген без дуслар буларак үсеп җитек, ә дуслар булу – ул зур нәрсә.

Җырчы булу, депутатлык эше белән шөгыльләнү гаиләмә зур йогынты ясый. Кызганычка каршы, якыннарыма тиешле игътибарны бүлә алмыйм. Бу яктан гаиләмә җиңел түгел. Бергәләп ике атнага шифаханәгә барып ял итү – күптәнге хыялым.

Гаиләдә күп нәрсә ир-аттан торса да, балалар тәрбияләүдә мөһим рольне хатын-кыз уйный. Мин еракта булган вакытта да балалар минем якында икәнен сизеп торды. Аларның миңа булган уңай мөнәсәбәте – Зиләнең дөрес тәрбиясе. Ул аларга акыллы итеп иҗатымның, эшемнем халык, гаилә өчен нинди мөһим булганын аңлата алды.

– Ә сездә кем баш, ә кем – муен?
– Гаиләдә дә мин – зур җитәкче. Бөтен әйберне контрольдә тотарга кирәк. Әлбәттә, мин – баш, Зилә – муен. Ул шулай булырга да тиеш. Ә башны дөрес якка борырга Зиләнең дә киңәшләре кирәк.

– Популяр булу кыенлыклар тудырмыймы? Җәмгыятьтә моның нинди минуслары бар?
– Әле Себер якларында гастрольдә булдык. Иртән-иртүк самолет белән Мәскәүгә, Мәскәүдән Омск шәһәренә очтым. Минем янга әрмән милләтеннән булган ике ир-ат утырды. Йокы килә, әмма алар шулкадәр кычкырып сөйләшәләр. Берсе миңа карады да: «Ты же наш певец! Ты у нас в ресторане пел», – ди. Нишлисең, хөрмәт йөзеннән шулай һәр юлдашың белән аралашырга туры килә. Ә кире Себердән кайтканда янымда башкорт егете утырды. Әтиен җирләргә кайтып бара иде. «Айдар агай», – дип эндәште, аны да кире кагып булмый.

Уфада иркенләп йөреп булмый. Азык-төлек кибетенә керсәң дә, карыйлар. Әмма күзләре миңа төбәлгән кешеләрне, янәсе мин моны сизмим, шулай узып китәргә өйрәндем. Кием-салымны монда алыш түгел. Нинди чалбар, ничә сум икәнен тикшерәчәкләр, сатучылар сиздермичә төшергән фотоны интернет челтәрендә тиздән пәйда булуы бар.

Урамда очраткан кешеләрнең кирәк булмаган сораулар бирүе – дөрес әйбер түгел. Кайчак шәхси тормышка ук үтеп керәләр. Безнең дә ял итәсе килә бит.

– Татар эстрадасы җырчылары арасында сез беренчеләрдән булып үз рәсми сайтыгызны булдырдыгыз. Хәзер социаль челтәрләр заманы, ә сез һаман бер җирдә дә теркәлмәгән.
– Интернет – ул чамасы белән әйбәт әйбер. Аны кирәк мәгънәдә куллану яхшы. Мәсәлән, безгә электрон почта аша композиторлар яңа җырлар җибәрәләр. Аранжировкаларны шул рәвешле эшлибез. Ә элек моның өчен күпме ара үтеп, вакыт сарыф итәргә кирәк иде. Интернет тыңлаучылар белән дә араларны якынайта. Аларның фикерләрен, киңәшләрен, тәнкыйтьләрен кулланабыз.

Ә инде инстаграм кебек челтәрләрне чир, вирус кебек кабул итәм. Әйе, анда кемнәрдер матур итеп үз битен алып бара: минем кызлар да, коллегалар да. Гаепләмим: аларның үз эше, моңа карата үз карашы. Ә чир дигәне, беләсезме, нәрсәдән? Менә кайчак синең яныңа берәү килә дә, исәнләшми, күрешми, ә фотога төшерә башлый, селфи ясый. Бу нәрсә? Чир түгел мени? Куркыныч нәрсә бит. Димәк, ул виртуаль дөньяда яши.

Интернет – йөгәнсез ат бит, аны берничек тә контрольдә тотып булмый. «Мин бер социаль челтәрдә дә утырмыйм», – дип рәсми белдерү ясадым, әмма барыбер клоннар бар һәм халык аларга ышана.

– 26 ел иҗат дәверендә репертуарыгызда 500дән артык җыр тупланган. Бүгенге көндә авторлык хокуклары – татар эстрадасында иң куертылган темаларның берсе. Сезнең очракка килгәндә, җырларны сатып аласызмы, яисә ниндидер бартер белән килешәсезме?
– Элек бар да иҗади дуслык белән генә бара иде. Хәзер дә андыйлар бар әле. Мәсәлән, Зөфәр Хәйретдинов, Урал Рәшитов, Наил Шәймарданов, Зифа Нагаева һ.б. белән беркайчан да алыш-биреш булмады. Иҗади дуслык – шул бартер бит инде ул. Мәсәлән, аның иҗат кичәсенә килеп җырлап китәсең, аңа хөрмәтеңне күрсәтәсең. Автор өчен дә финанс ягыннан «плюс»: без бит аның иҗат кичәсенә акча сорап килмибез, үзебезнең бурычыбызны кайтарабыз. Ә бар яшьләр: алар сиңа шигырь белән көй хакын шундук китереп куя. Шунысы кызык: тәүдә шигырь өчен түлисең. Анда күп түгел инде, шагыйрьләр – тыйнак халык, артыгын сорамый. Көй өчен, әлбәттә, күбрәк түлисең. Ә аранжировка ясату өчен икеләтә-өчләтә күбрәк түлисең. Уйлап кара инде. Ә аннары, һәр концерттан соң «Авторлар җымгыяте» килә, анда да күпмедер дәрәҗәдә түлисең. Тик ул акчалар кайда китәдер? Шул сумманың күпмедер проценты авторларга кайтадыр дип ышанасым килә. Ә иң кызыгы – соңгы арада «Башкаручылар хокукын яклау» дигән оешма да барлыкка килде. Әлегә аларның бер тиен дә түләгәннәре юк. Әмма шулай да мине чакырып алып, килешү төзибез, диделәр. Янәсе, радио-телевидениеда синең җырыңны яңгыраткан өчен алар оешмага күпмедер акча күчерә, ә бу оешма килешү буенча сиңа кайтара. Менә монысы минем өчен яңалык. Әмма әлегә бер тиен дә алмадым әле. Бәлки анда миллионнар ятадыр, мин бит күптәннән җырлыйм… Кайчан барып алырмын? Вакыт юк шуңа (көлә).

– «Моңнар кайтсын авылга», «Елама, ярсыма», «Кызыл розалар» – мега популяр хитларыгыз. Ә бүгенге җырлардан кайсыларын алар рәтенә кертер идегез.
– «Син минем җанымның яртысы». Әмма ул бүгенге җыр түгел, хәзер эллекеге хит булып саналадыр. Әлеге концерт программамнан «Хыяллардан бәхет эзлибез», «Мәхәббәтем минем» җырлары күңелемә якын. Әмма, барыбер, бөтен җыр да беренче еллардагы кебек популяр булып яңгырамыячак. Сәбәпләр төрле. Бәлки ул заманда җиңелрәк булгандыр. Башкаручыларның саны улкадәр булмагандыр. Шунысы кызык: ул заманда «чыккан» җырлар әле дә яңгырый бит. «Елама, ярсыма»ны Радик җырлый, тамашачының күбесе бу җырны мин башкарганны белми дә, ә яңа җыр дип кабул итә.

– Радик турында сүз чыккач, киләсе сорауны аңа бәйлисе килә. Сезнең күзлектән, яшь җырчының популярлык сере нәрсәдә?
– Бу сорауга җавап табар өчен Радикның концертына бардым. Беренчедән, ул үз хезмәтен бик ярата, тырышып эшли. Фанатларын, тамашачыларын ярата. Мин моны концертта күрдем, тойдым. Тавышында ниндидер моң, сагыш бар. Һәм җыры күңелгә барып җитә. Ә бит әллә нинди көчле, дөрес тавышлар бар, әмма күңел кылларын тибрәтә алмыйлар. Ә Радикта ул харизма бар. Тырыш егет. Ул – үз заманының феномены.

– Сез спорт белән дә дус. «Салават Юлаев» хоккей командаларында спортчы дусларыгыз бармы?
– Состав бит һәрвакыт алышынып тора. «Салават Юлаев» хоккей клубының җитәкчелеге белән аралашабыз. Зиннәтулла Хәйдәр улы белән таныш. Ул танышу да кызык булган иде. Мин аңа: «Зиннатулла Хәйдәрович, без бит сезне кечкенәдән карап үстек, сокландык. Хәзер сезнең яныгызда утыру – минем өчен зур горурлык», – дип, аны мактадым-мактадым да, аннары: «Әмма, гафу итегез, мин «Салават Юлаев» җанатары», – дидем. Ул рәхәтләнеп көлде һәм әле дә мине күргән саен елмая. «Салават Юлаев» өчен җан атасыңмы, «Ак Барс» өченме дип еш сорыйлар. «Салават» өчен мин, гафу итегез.

– Ә ЦСКА белән «Ак Барс» финалга чыкса, кем өчен?
– Мин һәрвакыт плей-оффны, матур матчларны карыйм. Әмма дөресен әйтәм, ЦСКА белән «Ак Барс» уйнаса, мин Зиннатулла Хәйдәрович өчен җан атар идем. Чөнки аны бик хөрмәт итәм. Матур күңелле кеше ул. Оста уенчы гына түгел, ә оста тренер да. Карьерасында уңышсызлыкка да дучар булды, әмма сынмады, сыгылмады.

– Кызларыгызның хоккей белән кызыксынуы турында нәрсә әйтерсез? Алар сезгә ияреп йөреп, хоккей белән «авырдымы»?
– Әйе, шулай дип уйлыйм. Зиләне дә боз сараена бер тапкыр ияртеп алып бардым да, шуннан бирле алып кайта алмыйм (көлә). Ул хәзер хоккейга миннән күбрәк йөри. Без өйдә һәр матчны анализлыйбыз. Җиңсәк – башны күтәреп, җиңелсәк – иебрәк әңгәмә корабыз.

Туган авылыгыз Олы Кәркәлегә яшәргә кайтырга туры килсә, анда нәрсә белән шөгыльләнер идегез? Ничек тамак туйдырырсыз?
– Авылга кайтып яши башлар өчен Марат абый (Марат Гадельшин – авылдагы фермер, «Нур» крестьян хуҗалыгы җитәкчесе), Азатлар (Азат Хамидуллин – Олы Кәркәле җирле үзидарә җитәкчесе) белән дус булырга, алар белән бергә атларга кирәк. Миңа калса, бергә нәрсә булса да уйлап табар идек. Пай җирләрен алып, берәр нәрсә үстерергә булыр иде. Авыл хуҗалыгы җиңел хәлдә түгел. Әмма шәп авыл егетләре бар бит. Аларга карыйм да, сокланам. Тырышкан кеше авылда яши ала.

– Ватанны саклаучылар көне алдыннан армия турында сүз кузгатмый булмый. Хәрби хезмәт елларын искә алыйк әле. 
– 1986-88нче елларда Каунас һава-десант гаскәрләре дивизиясендә хезмәт иттем. Безнең заманда – ике, ә хәрби хезмәт флотында өч ел хезмәт итү иде. Тик ул вакыт та җитми кебек иде. Заманы башка иде бит. Үзебез: «Әфганстанга безне дә алыгыз», – дип гариза яза идек.

Ике ел хезмәт эчендә мин бөтенләй башка кеше булып, үзгәреп кайттым. Карашлар үзгәрде, чыныгу алдым, тәҗрибә тупланды. Җитди адымнарга әзер булып кайттым.

Әлбәттә, ул елларда да армиядән качып калу мөмкинлеге бар иде, тик андый уй башка кереп тә чыкмады. III класста укыганда кулым сынган иде. Бик озак төзәлде. Әле дә үзен сиздерә. Баянда уйнаганда ул кул тизрәк арый. Әгәр дә бу сыну турында әйткән булсам, һава-десант гаскәрлегенә алмаслар иде. «Сынган урыннарыгыз бармы?» – дип кат-кат сорадылар.

Армия турында сүз чыккач, мин гел беренче тапкыр парашют белән сикерүем турында сөйлим. Анда бит сорап та тормыйлар, тибеп, дигәндәй, төшерделәр. Сикердем, барыбыз да һавада чылбыр кебек тезелеп калдык. Шул картина әле дә күз алдымда. Һавада асылынып калгандай булдык. Шулчак үзем дә сизмәстән «Кәркәле таулары»н җырлый башладым. Ә инде башка бер җилле көнне парашют читкә алып китте. Литваның иген басуына төштем. Борылсам, каршыда бер сыер күшәп миңа карап тора. «Син монда нәрсә эшләп йөрисең?» дигәндәй иде чырае. Ул сыерны мәңге онытмыйм.

– Узган ел да сезнең өчен мөһим вакыйгаларга бай булды. Иҗатыгызга 25 яшь тулды. Оныгыгыз Сафия туды.
– Оныгым тугач бер танышымны очраттым. «Хәзер депутат статусың да төшеп кала, син хәзер – картәтәй», – диде. Чынлап та, кадерле статус икән ул. Сафия туганын хәбәр иткәндә мин стадионда, футбол карый идем. Шулкадәр сөендем, 0:3 җиңелеп килгәнебезне дә оныттым хәтта. Баш табиб рөхсәтен алып, Гүзәл һәм Сафия янына шул көнне үк палатага кердек.

Ул вакытта әти Уфада хастаханәдә иде. Икенче көнне аның янына бардым да: «Әти, мин дә картәти булдым бит», – дидем. Бер нәрсә дә дәшмәде. Карыйм, күзенә яшь тулды. Үзенчә шулай кабул итте.

Бүген әтинең туган көне (интервью көне – 16 февраль). Эшләр күп булуына карамастан, аның янына кайтып килергә вакыт табарга иде. 11 февраль көнне әнинеке булды. Безнең гаиләдә әти һәрвакыт беренче урында, бу культны булдырган өчен әниемә зур рәхмәт. Армиядән язган беренче хатымда: «Исәнме, әни, әти…» – дип язганмын. Әни: «Хатта тәүдә әтиеңне яз», – дип язган иде. Безнең гаиләдә әти кешегә зур хөрмәт. Ә үзе әти назын күрмәгән әтием алдында миңа тиешле тәрбия биргәне өчен, баш иям. Аңа 11-12 операция кичерергә туры килде. Шуңа карамастан Ходай Тәгалә аңа гомерне бирде. 78 яшь тулды бүген. Әти-әнинең исән-сау булулары минем өчен зур бәхет.

Әңгәмәдәш – Зоя СОЛОШИНА.

Чыганак:Шәһри Казан

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram