Тагын Радик Юлъякшин турында: ул яраткан кешесе булу-булмавы турында серне чиште

«Элвин Грей концертына барсаң, ел буена җитәрлек дәрт-дәрман, күтәренке кәеф аласың» дигән сүзләрне соңгы арада еш ишетергә туры килгәнгә, аның иҗаты белән якынанрак танышу теләге туды. Уңай форсат та чыгып тора: җырчы шушы көннәрдә Башкортстанның Октябрьский шәһәренә концерт белән килде.

… Концерт көнне музыка колледжы бинасы халык белән шыгрым тулы иде. Гел яшьләр генә булыр дигән уйлар да акрынлап таралды. Элвин Грейның иҗатын нәниләр дә, өлкән яшьтәгеләр дә үз итә икән. Һәм моңа гаҗәпләнәсе дә түгел. Аның репертуарында 3 яшьтән алып 80 яшькә кадәр тыңлаучыларны илһамландырырлык эчтәлекле көйләр күп. Үзенчәлекле тембрга ия артист беренче минутлардан ук үзенә карата, ихлас елмаюы, гади-риясыз, алчак булуы белән күңелне яулый. Тамашачы концертта булуын да онытып, бәйрәмчә кәеф барлыкка килә, аяклар дәртле музыкага ияреп үзлегеннән биюгә төшә… Менә шундый хис-тойгылар кичердем мин бу көнне. Залда утыручыларның да күпчелеге шуңа охшаш кичерешләр алгандыр дип уйлыйм. Ә инде җырчыга бүләк иткән чәчәкләрнең, йомшак уенчыкларның исәбе-саны юк! Халык мәхәббәте шушы гади генә бүләкләрдә дә чагыладыр. Кайбер батыррак нәниләр яраткан артистлары белән бер сәхнәдә җырлау бәхетенә дә иреште.

Концерт тәмамланып, халык таралышкач, бик дулкынландыргыч мизгелләр шаһиты булырга туры килде. Җырчының талантына гашыйклар арасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребез дә бар иде. Рузалина белән Вика Элвин Грейның иҗаты белән күптән кызыксына һәм кумирлары белән фотога төшү, аның култамгасын алу алар өчен зур шатлык булды. Вика яраткан җырчысына үз куллары белән истәлекле бүләк тә әзерләгән. Кызларның ихлас сөенечен күреп, Радикка ихтирамым тагы да артты. Кемнеңдер якты хыялын тормышка ашыра алу, шатлыклы мизгелләр бүләк итү чын бәхеттер ул…

Җанатарлары белән аралашып беткәч, популяр җырчы интервью бирде.

— Иҗат дөньясына ничә яшьтән килдең?

— Әнкәй сөйләвенчә, җыр-моңга тартылуым ике-өч яшьлек чакта ук беленгән. Мәктәпкә төшкәч мин инде чын-чынлап иҗат өлкәсе белән кызыксына башладым (автордан: булачак җырчы өченче сыйныфта укыганда курай түгәрәгенә языла, бишенчедә укыганда әти-әниләре аңа баян алып бирә).

— Репертуарыңа җырларны ничек сайлыйсың?

— Моны нинди халәттә булуыма һәм күңел кушуына карап эшлим. Минем гади генә композицияләр башкару белән чикләнәсем килми. Һәр җырымны үзенчәлекле итү өстендә эшлим, ул чын хит булсын, тамашачыларга ошасын дип тырышам. Башкорт, татар, урыс телләрендә иҗат итәм. Аларның һәммәсе дә миңа туган телдәй якын. Украинча, казахча композицияләр дә бар.



— Киләчәккә планнарың бармы, нинди проектлар әзерлисең?

— 2017 елда 320ләп концерт оештыруны планлаштырабыз. Узган елда 280-290, 2015тә — 272 концерт биргән идек, быел тагы да күбрәк булыр дип уйлыйбыз. Берничә зур проектны гамәлгә ашыру нияте бар. Урыс җырларыннан программа төзеп, Мәскәүдә отчет концертында чыгыш ясаячакбыз. Шулай ук май аенда Германиягә гастрольләр оештыруны планлаштырабыз. Татар, башкорт, урыс телләрендәге җырларны чит ил тамашачыларына ишеттерәсебез килә.

— Elvin Grey проекты эшчәнлеге турында сөйләмәссеңме?

— Әлеге проект төрле милләт, төбәк кешеләрен берләштерүне күз уңында тота. Санкт-Петербург, Казахстан, Үзбәкстан, Мәскәү белән тыгыз бәйләнештә эшлибез. Бүгенге көндә безнең төркемдә 16 кеше тупланган. Алар арасында Питер егете Тимур СПБ, Румыниядән Zip92 проекты бар. Бу музыкантлар белән интернет аша танышып, иҗатташлык итә башладык.

— Беренче гонорарыңны нәрсәгә тоттың?

— Компьютер, студиягә кирәк-ярак сатып алдым.

— Сәхнә киемнәрең үзенчәлекле, кайбер тамашачылар аларны карар өчен дә киләдер дигән фикер туа?

— Бертөрлелектән качу бу, кеше болай да гомер буе ниндидер кысаларда яши: мәктәптә ак күлмәк, чалбардан йөри, күпчелек эш урыннарында да шундый ук вазгыять. Сәхнә костюмнарым иҗатыма тагы да чагу төс бирсен, күңелле бизәкләр өстәсен дип тырышам.

— Бүгенге көндә кайда яшәп, иҗат итәсең?

— Әлегә Казандамын, яңа проект өстендә эшлим. Максатыбыз — яшь талантларны ачу, аларга үсәргә, үзләрен дөньяга танытырга мөмкинлек бирү.



— Җанатарларны (аеруча гүзәл затларны) кызыксындырган сорауны да биреп үтик: әлеге вакытта яраткан кешең бармы?

— Юк, үз тиңемне очратмадым әле, әмма эзләнүдәмен.

— Иң зур хыялың?

— Гөлназ Асаева белән дуэтта җыр башкару.

— Кайсы җырчының репертуары ошый?

— Филипп Киркоров, Григорий Лепс, якташлардан Ришат Төхвәтуллин, Фирдүс Тямаевның иҗатын үз итәм.

— Кешеләрдә нинди сыйфатлар ошый?

— Мәрхәмәтле, кешелекле, ихлас күңелле, көчле рухлыларны якын күрәм. Ялганчы, икейөзлеләрне өнәмим.

— Әниең, бертуган апаң иҗатыңа ничек карый?

— Апам Регина һәм әнием Нәфисә Зәйнулла кызы — иң тугры җанатарларым. Әнкәй безнең белән гастрольләрдә йөри, һәрьяклап булышлык күрсәтә. Төркемебездәге һәр кеше аны үз әниседәй якын күрә.

— Октябрьский сине ничек кабул итте?

— Биредә концертлар белән еш булам. Һәм һәрвакыт тамашачыларның теләктәшлеген тоям. Бүген дә шулай булды. Минем өчен концертларымда төрле яшьтәге якташларны күрү зур шатлык. Димәк, иҗади эшчәнлегем юкка чыкмый, кемгәдер илһам китерә. Җырчы өчен монысы иң мөһиме.

— Әңгәмәң өчен зур рәхмәт, Радик! Сиңа иҗат юлында, игелекле башлангычларда һәрчак уңышлар юлдаш булсын, бүгенгедәй ихлас, максатчан булып кал.

Сүз ахырында: җанатарлар өчен сөенечле хәбәр бар! Күп сораулар буенча Элвин Грей 22 майда Октябрьскийга янәдән концерт белән киләчәк. Тамашачылар белән фотосессия дә булачак дип вәгъдә бирде Радик.

Белешмә: Радик Мөхәрләм улы Юльякшин (Элвин Грей) 1989 елда дөньяга килә. Уфаның Черниковка районында урнашкан 48нче башкорт лицеенда, 5нче балалар музыка мәктәбендә белем ала. Читтән торып Шолохов исемендәге Мәскәү педагогия университетын тәмамлый. Шул ук чорда «Моң» студиясендә эшли. Гади эшчеләр гаиләсендә туган егет балачактан хезмәт сөеп үсә, башка авыл балалары кебек печән дә чаба, көтү дә көтә. 11 яшьлек чагында ятимлек ачысын татый: 38 яшьлек гаилә башлыгы дөнья куя.

Радикның музыкант буларак танылуы үсмер чорына туры килә. 14 яшендә башкорт телендәге беренче җыры дөнья күрә. Шушы елларда DJ NEXT исемле үзаллы проектын башлап җибәрә. 2006 елда тәүге альбомын яздыра. Тагын бер елдан икенче альбомы чыга. Монысында инде ул башкаручы гына түгел, җыр авторы һәм саунд-продюсер буларак та танылу ала. 2011 елда Мәскәүгә күченә. Биредә билгеле җырчы Алёна Высотская белән танышып, «Это любовь» исемле композиция яздыруга ирешә. 2012 елда продюсер Александр Слюсаренко һәм аның сопродюсеры Радик Юльякшин иҗатындагы Elvin Grey проекты дөнья күрә. Әлеге проект кысаларында соңгы биш елда урыс, татар, башкорт телләрендә бихисап клиплар язылган, 7 альбом чыгарылган. Радик җырларына көй язудан тыш, аранжировка да эшли.

Бүләкләргә килгәндә, алар яшь җырчыда байтак: 2006-2011 елларда — Башкортстанның Ел җырчысы; «Ел хиты-2012» номинациясендә төп бүләк иясе; «Иң талантлы» гомумрусия бәйгесе җиңүчесе; Григорий Лепс конкурсы җиңүчесе; 2015 елда — «Ел дуэты», «Ел хиты» премияләре.

 Чыганак: Лилия ГАБИТОВА
how to select a sports agent cheap fake oakleys to represent youIncreased speculation due to a Reuters article that was out at the end of last week furthers our case, and also lends credence to our argument that Disney may also want to acquire Twitter for the same reason. Twitter’s (NYSE:TWTR) shift into becoming an organic video and content carrying platform may not only help Twitter as a business on its own, but also make it a potential acquisition target for Disney. It is worth noting that both of these takeovers are nothing more than speculation at this point; however, we want to lay out a case as to why we think it makes more sense than not for Disney to make one, or both, of these acquisitions.. Be prepared to let go of everything you think you’ve known in order to live a new life. Be ready for the most extraordinary adventure to rediscover truth, beyond what we can imagine. Leave behind your misconceptions, open your heart and mind, and reprogram your beliefs in order to create a new future. The coaches know who’s getting picked on and in many cases cheap oakleys call for that player wholesale nfl jerseys to be singled out. Any type of denial on that side is ridiculous. I have friends on more than a dozen teams, and it’s the same everywhere. But calling someone dishonorable goes a bit too far for me. Whenever there’s an off the field incident involving a player, I hear so many others calling for patience and saying over and over again, «We don’t know all the facts.» Jealousy got in the way this time. Envy is a vice and it was on full display Super Bowl week.. The list does reveal something about the selectors’ Ashes intentions. In that regard, pencil in pugnacious Tasmanian all rounder James Faulkner for the England tour. Faulkner, who has already played a handful of limited overs games for Australia, excelled with bat and ball in the Sheffield Shield final. North face www.foakleysaaaa.com/home/fake-oakley-sunglasses-sale/ outlet Let interrupted lululemon outlet quietly, mont blanc though louboutin at her phrase, michael kors outlet little pandora jewelry new polo lacoste pas cher home, his pungent impulse was to utter hermes one loud shout and run. Michael kors outlet was about celine handbags this new place nike blazer that soccer shoes I wanted to speak. I Wholesale Jerseys juicy couture outlet been thinking thomas sabo it over, and I decided. There is no admission of liability here whatsoever, and let’s talk about that 765 million. Half of it is paid in the first 3 years. The second half, over the next 17 years. Being a whistle blower at a top football university is tough. Fans don’t want to hear about academic problems that could hurt the team or lead to NCAA sanctions. But professor James Gundlach, who teaches in the sociology department, decided to speak NFL Jerseys Cheap up after he noticed that several football players who were taking his major had never been to Cheap ray bans a class..

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram