Киләчәккә карап :Әтәч елы ниләр вәгъдә итә?

http://infolio-rg.ru

 

Бу көннәрдә барыбыз­ның да бераз гына булса да киләчәккә карап аласы ки­лә. Кып-кызыл Әтәч елы нәр­сәләр алып килер икән, ди­гән сорау тынгылык бирми безгә…

 

Кучкар (21.03-20.04)

 

Бу елда Куч­карларның кү­бесе­нә тормышларында гел уңай гына килеп торыр. Инде узган елда башлап җибәргән эшләрегезне язын һәм көзен бик тә уңышлы төстә дәвам иттереп булыр. Җәй ахырында үзегезгә җитди ярдәм кулы сузардай, дә­рәҗәгезне күтәрердәй һәм мөмкин­лек­лә­регезне арттырырдай кешеләр белән танышу ихтималы зур. Әтәч гайрәте елдан-ел калып килгән катлаулы проблемаларыгызның очына чыгарга ярдәм итәр яки аларны хәл кылуның яңа юлларын күрсәтер. Шулай да тиктормас, кыю, тәвәккәл кешеләрнең генә “шампан эчүләре”н онытмаска кирәктер. Гомумән, ел күңелле, әйбәт вакыйгаларга бай булыр.

 

Үгезбозау (21.04-20.05)

 

Сәламәт­лек­кә бәйле хәлләр ниндидер чик­ләүләр китереп чыгарырга (кыш ахырында, яз башы һәм көз уртасында), киң колачлы планнарыгыз кайбер сәбәпләр аркасында берникадәр “кысылырга” (язның икенче яртысында һәм җәйдә) мөмкин. Әмма, икенче яктан, эчке мөмкинлекләрегез бик вакытлы уяныр. Җәй ахырында үзегезгә комачаулаган әйберләрдән котылып, чистарынып калырсыз. Бу чорда шатлык һәм канәгатьлек хисләре китерә торган эшләр белән генә шөгыльләнә алуыгыз тормышыгызны тәртипкә салыр, күркәмләндереп җи­бәрер. Ел ахыры күңел тынычлыгына китерердәй сюрпризларга, яңа тәэсирләргә бай булыр.

 

Игезәкләр (21.05-21.06)

 

Якынлашып килүче елда үзегезне тәхеттә утыручы кешедәй хис итәрсез. Вакыт-вакыт аннан бәреп төшерерләр кебек тоелса да… Яз башы һәм көз уртасында үз мәнфәгатьләрегезне һәм дәрәҗәгезне якларга туры килер. Күп нәрсәләр уйнап кына дигәндәй хәл ителә алырдай, канәгатьлек хисләренә җиңел генә ирешелердәй, күңелгә шатлык хисләре өстәгән мөмкинлекләр китерердәй вакытлар да күп булыр. Яз, җәй һәм көз ахырлары галәмәт зур уңышлар вәгъдә итә. Ел азагында хезмәт урынында матур гына үзгәрешләр көтелә. Гомумән, Әтәч елында сәламәтлекне ныгытырга да, тормышыгызны тәртипкә китерергә, күңелегезгә хуш килгән шөгыль табарга, кешеләргә файда китерергә дә өлгерерсез, үзегез дә оттырмассыз.

 

Кысла (22.06-22.07)

 

Турысын ярып әйтә алган, булдыклы, үҗәт, эш-карьера өчен үлеп торган Кыслалар өчен үтә дә уңышлы ел. Әтәч әнә шундыйларны ярата! Әмма уңышка юлны бары тик үз кулларыгыз белән генә “түши” алырсыз. Эчке дөньягыз да үзгәрешләр кичерер. Яңаларына урын бушату өчен, кайбер гадәтләр, фикерләр, кагыйдәләрдән арынырга кирәк булыр. Әл­бәттә, бу үз көчегезгә ышанычны берникадәр киметер, ке­шеләрдән берникадәр читләштерер. Әмма яңа фикерләр кү­ңелегезгә әйбәтләп оялаганнан соң барысы да үз җаена кайтыр. Кайберәүләр күңел түрләрендә яшереп йөрткән авыр серләрдән, ниһаять, котылырга карар итәр.

 

 

Арыслан (23.07-23.08)

 

Әтәч җиңел генә җиңүләр һәм җиңел генә акчалар вәгъдә итми. Барысын да намуслы хезмәт белән эшләп табарга кирәк булганлыктан, ялкаулыкка тамчы да ирек куярга ярамаячак. Әтәч еш кына зур эшләр белән янучан һәм башкаларны да шуңа этәрүчән. Әмма көчегезне чамаларга кирәк: мондый эш-гамәлләргә вакыт җитмәгән кебек әле. Үз эшенә чын мәгънәсендә гашыйк Арысланнарга акча ургылып керәчәк. Шулай итеп, финанс бәй­сезлеге дә барлыкка киләчәк. Җәй ахырында кайберәүләрнең тормышында тотрыклылыкны какшатырдай авыррак хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Әмма аларны эчке сиземләве һәм тиз генә теге яки бу карарга килү осталыгы коткарып калыр.

 

Кыз (24.08-22.09)

 

Якынлашып килүче елда акча янчыгының торышы барыннан да әһәмиятлерәк мәсьәләгә әйләнер. Иң элек аны ачып карарга теләүчеләрнең шактый күп буласына бәйле бу. Үзегезнең дә акчаны бигүк белеп тотмавыгыз ихтимал. Бу кадәресе чыгымнарга кагыла. Керемнәргә килгәндә, тәвәккәлләп, күп керемнәр вәгъдә ителгән урыннарга акча китереп салудан сак булырга кирәк. Аның каравы туганлык элемтәләре, күчемсез милек белән бәйле эшләрне уңышлы башкарып чыгу, шулай ук хезмәт урынында әйбәт кенә премияләр белән куандыру нәтиҗәсендә байтак керем туплауга ирешүегез бар. Кыш һәм җәй ахырында сәламәтлекне бераз кайгыртып алырга кирәк булмагае. Ел ахырында тормышыгыз җанланып китәр.

 

Үлчәү (23.09-23.10)

 

Уңышлы ел. Сәлә­тегез, абруегызны арттыру, эшләрегезне уңышлы башкарып чыгу өчен бик шәп мөмкинлекләр ачылачак. Кыш ахырында хезмәт урынына һәм сәламәтлеккә кагылышлы өлкәләрдә берникадәр кыенлыклар чыгарга мөмкин. Шуңа күрә стресска китерердәй хәлләрдән ничек тә качып, тормышны дөрес итеп алып барырга тырышу кирәк. Бу елда шулай ук күпне вәгъдә иткән эшләр һәм аларны хәл кылуда булышырга чын мәгънәсендә атлыгып торган кешеләр пәйда булыр. Үзләштерелгән белемнә­регезне бик әйбәтләп куллану өчен җәй ахырында үтә уңайлы форсат барлыкка килер. Ел ахырында матди якны ныгытырдай матур үзгәрешләр килеп чыгар.

 

Чаян (24.10-22.11)

 

Артыгын бетеренмичә, кемнәрнеңдер “кү­лә­гәсе”ндә генә эш итәргә яратучылар өчен гаять уңышлы ел. Күп кенә Чаяннар өчен “бала мәсьә­ләсе” – бәби туу яки үсеп килүче буын турында кайгырту алгы планга чыгар. Әмма гаилә мәшәкатьләренә чумып, җәмгыять алдындагы бурычларыгыз турында да онытырга ярамас. Юкса акча мәсьәләсе итәктән тартачак. Ә менә яз һәм көз ахырлары бик керемле булып, үзегезне аягында нык басып торган кешедәй хис итү мөмкинлеге бирер. Тормышыгызда үзе артыннан ияртеп барырдай кеше пәйда булыр. Ел азагында сезне инде бик күптәннән борчып килгән кайбер мәсьәләләр үзләреннән-үзләре хәл ителер.

 

Укчы (23.11-21.12)

 

Оптимистик рухтагы кешеләр өчен яңа офыклар күренер. Әтәч тә аларга дәрт, яңа көч-куәт өстәп торыр. Бу килеп туган проблемаларны икенче яктан карап, хәтта иң кыеннарын да җиңел генә хәл кылу мөмкинлеге бирер. Гомумән, Укчылар нерв күзәнәкләрен, акча һәм вакытны бик нык исраф итмичә генә күп кенә мәсьә­ләләрдә җиңүчегә әйләнер. Яңа кешеләр белән очрашып, яңа танышлар булдырыр. Шәхси тормышка килгәндә, шактый ук сюрпризлар һәм борылышлар килеп чыгар. Алар кайчак борчуга да салыр, әмма барыбер ничек тә үсендереп, канатландырып җибәрер. Ә менә сәфәргә чыгуны, төрле маҗараларга омтылуны онытып тору хәерлерәк булыр.

 

Кәҗәмөгез (22.12-20.01)

 

Шактый ук зур сынаулар елы. Әтәч аларны “ыргытып” кына торыр, бу исә нерв күзәнәк­ләрен шактый ук талкыр. Кә­җәмөгезләргә үзләренең тоткан урыны турында яңабаштан уйлану, күңел халәтен, шәхес буларак үсү зарурилыгы өлгереп килүен яхшылап аңлау кирәк. Тормышка яңача караш яңа юллар ачылуга китерер. Торак мәсьәләсен хәл итү ихтималы зур. Гомумән, күчемсез милек белән алыш-бирешләр ясау өчен уңайлы ел. Җәен гаиләгездә шатлыклы вакыйгалар бер-бер артлы алышынып кына торыр. Ел урталарында киләчәккә зур планнарыгыз барлыкка килер.

 

Сукояр (21.01-19.02)

 

Бик тә истә калырлык ел. Тормышыгызга борылыш кертердәй вакыйгалардан куркып калырга ярамый! Күзәтегез дә нәтиҗә ясагыз – бары шул гына. Кыш һәм җәй ахырларында гадәти тормыш рәвешен үз­гәртердәй яңа хәлләргә җайла­шырга туры килер. Бу шул исәптән үзара мөнәсәбәтләргә дә бәйле булырга мөмкин. Язын һәм көзен онытылып бетә язган иске элемтәләрне торгызырсыз, яңача фикер йөртүче дус-ишләр табарсыз. Сукоярлар чишелешен табу өчен озак маташуны таләп иткән катлаулы бурычлар, авыр юллар яратмый. Аларның иң мөһим сыйфаты – кешеләр белән бик тиз уртак тел табу. Менә шуны раслау, ныклыкны сынау чоры җитеп килә.

 

Балык (20.02-20.03)

 

Озын-озак йокыдан уяныр вакыт. Шулай булачак та: сүлпәнлек һәм ялкаулыкны яңа көч-куәт, дәрт-дәрман, бик зур гайрәт алыштырачак. Бу, әлбәттә инде, карьера баскычыннан югарырак күтәрелүдә, кирәкле элем­тәләр урнаштыруда әйбәт кенә мөм­кинлекләр ачачак. Җыеп кына әйт­кәндә, тормышыгыз матураеп, күр­кәм­ләнеп китәчәк. Күп кенә Балык­лар моңа кадәр төшләренә дә кереп карамаган хыялларына ирешәчәк. Го­мумән, Әтәч бу йолдызлык астында туганнарның һәркай­сына ун кешегә җитәрлек көч-дәрт бирәчәк.

Чыганак :Ватаным Татарстан

Eric Fields (Ardmore, Oklahoma)»Danger» is an active, as of 2015, boxer in the Cruiserweight division. As an amateur he won the National Golden Gloves competition two different times. As a professional Fields is a contender in the cruiserweight weight class and he has shown some skills with his foot movement, hand spped, power and reflexes. «There’s a lot in the air right now and as players we’re all anxious to see what all that means,» center said. «I don’t have as strong a tie here as cheap oakleys sunglasses some guys do since I just got here in April, but it is a little scary because I bought a house here and one of my kids is in school here. So obviously not the most ideal scenario.»The Chargers must make two major decisions in Replica ray bans a short time following a second straight last place finish in the AFC West and a cheap oakleys third straight season out of the playoffs.»Hiring a head coach will be the biggest decision this franchise will make,» general manager Tom Telesco said Monday, a day after the cheap jerseys Chargers finished 5 11 and fired McCoy with a four year record of 27 37.Problem is, the Spanos family which fired Don Coryell in 1986 has more misses than hits in hiring coaches, including Kevin Gilbride, Norv Turner and McCoy.Plus, there’s a much bigger decision looking. At any rate, should Schultz’s suit fail and the team ultimately move to wholesale jerseys china this fall, the NBA would allow Seattle to keep the team’s name, history, logo, and colors, which could be used for a franchise it might get via expansion or relocation in the future. Bennett would have to come up with a new name, logo, and color scheme for his franchise. This is similar to what the NFL did in 1996 when the original Cleveland Browns moved to Baltimore. Professional and college teams analyze game films to determine blitz trends of opposing teams. http://www.elitecheapnfljerseysauthentic.com While that not feasible for recreational or youth squads, certain situations lend themselves to an aggressive pass rush. When your offense is backed up near its own end zone, for example, the possibility of sacking the quarterback in the end zone and recording a safety can be tough to resist. But if you think turning the shower dial to full on cold is better, cheap jerseys think again. «The only benefit to a cold rinse is for the person who flushes [skin turns red] from warm water,» says Dr. Waldorf. Even if you are ready to go, your body won’t be cooperate if you do not provide the right fuel. As an athlete, you should strive to maintain a healthy diet every day and not just on the days you have a big game. Eat a meal high in carbohydrates two hours before game time to give your food time to digest and provide calories for energy..

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram