Month: Июнь 2016

Алинә Даутова яшь бала белән «урак өсте»ндә!

29.06.2016 325

Июнь ае – эстраданың чибәр җырчысы Алинә Даутова өчен «урак өсте». Мәгълүм булганча, җырчы Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында читтән торып белем ала. Алинә иҗтимагый-мәдәни эшчәнлек факультетының 4 курсын тәмамлый. – Кечкенә бала белән читтән торып уку бик уңайлы. Ә инде сессия вакытында кызымны чиратлашып әниләребез караша. Әле ярый дәү әниләр бар, Ходай аларны […]

«Мәдәни җәй» проекты старт алды

29.06.2016 240

Ул Татарстанда 2013 елдан уздырыла башлады. Шул рәвешле авылларда һәр ел саен профессиональ иҗат коллективлары гастрольләрен оештыру матур традициягә әйләнде.   «Мәдәни җәй» пректының максаты – мәдәниятне үстерү, мәдәни җәүһәрләр белән танышу өчен бердәй мөмкинлекләр булдыру.   Күркәм традицияне дәвам итү йөзеннән, быел да авыл мәдәният учакларында дәүләт театры һәм концерт оешмаларының гастрольләре башланды, музей […]

«Казан» халыкара аэропортында электромобиль транспорты өчен зарядка станциясе булдырылды.

29.06.2016 192

  Казан аэропортының вокзал яны мәйданында 1А терминалы янында (аэровокзал бинасыннан чыгу урыны янында) зарядка станциясе булдырылды. Станциягә теләсә кайсы электрокар хуҗасы кереп бушлай зарядка җыя ала. Җайланма һәрберсенә 22 кВт зарядка егәрлеге биреп, берьюлы 2 электрокарны зарядка белән тәэмин итә ала, дип ачыклык кертә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы. jim schwartz among nfl […]

Гает намазының вакыты һәм төп бәйрәм чарасы кая узуы билгеле булды

28.06.2016 356

Әле кайчан гына башланган Рамазан ае инде ахырына якынлашып килә. Мөселманнар соңгы ун көн аеруча гыйбадәттә үткәрергә тырыша, чөнки нәкъ бу көннәрдә Кадер кичәсе булырга мөмкин. 5 июльдә Ураза гаете була. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укыла. Мәчетләрдә бәйрәм вәгазе сәгать 06.30 да башлана, 07.00 дә гает намазы укылачак. Төп бәйрәм чарасы Казанның […]

Европакүләм танылган җырчы Алсуның әнисе Разия Сафина чәй содасын ни өчен эчә?

28.06.2016 347

Бөгелмәдә туып үскән хатын бүген Башкортстанның Уяндык авылында яши.  Үзенең шөгыльләре, хыяллары турында бик кызык әңгәмә биргән ул. — Мин 2012 елдан бирле Уяндыкта яшим. Сафиннарның төп нигезләрен яңарту, “Ал роза” кунакханә комплексына  җитәкчелек итү, авылны төзекләндерү белән шөгыльләнәм. Буш вакытларымда Уяндыктагы ахирәтләрем белән очрашам, спорт белән шөгыльләнәм, бакчада казынам, кыскасы, бер генә минут та тик […]

Муллаларны ашка интернет аша чакыра башлыйбыз

28.06.2016 292

Муллаларны ашка чакыра торган “Ай мулла” исемле яңа интернет-проект эшли башлаган. Проектның җитәкчесе – Мәскәү шәһәренең “Ислам үзәге” дини оешмасы рәисе Ринат Аляутдинов безгә аның ел башында ук эшли башлавын, хәзер акрынлап халык арасында таныла башлавын әйтә. — Никах укытырга, исем кушарга, мәет ашын уздырырга, өй туена, өшкерергә яки башка дини йолаларны үтәр өчен хәзрәтләрне […]

«ГӨЛНАЗДА-КУНАКТА»

28.06.2016 241

Бүген 11:15 «ГӨЛНАЗДА-КУНАКТА» тапшыруында Яр Чаллы Дәүләт педагогия университеты ректоры Мостафина Фәйрүзә Зөфәр кызы! Тыңларга онытмагыз! Студиябез кунагына сорауларыгызны туры эфир барышында 54-89-21 телефон номеры буенча җиткерә аласыз яки «комментарий» итеп әлеге язма астына юллагыз. Шулай ук тапшыру барышында Кунел сузе белән башлап 5065 номерына СМС хәбәр язу мөмкинлеге дә бар. #кунелрадиосы #ГолназдаКунакта http://kunelradio.ru/ Manning […]

Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов җиләк чорында клип төшерәләр

28.06.2016 245

Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов Татарстанның гүзәл почмагы – Мамадыш районында йөри. Җырчылар анда ял итәме, әллә эш буенча барганмы – бу хакта үзләреннән сораштык. – Булат белән бик матур җыр яздырдык. Шул җырга клипны, дуслар тәкъдиме белән, Мамадышта төшерергә ниятләдек. Бу якларның табигате аеруча матур, биредә таулар да, чишмәләр дә, елга да бар. Мөмкинлек […]

«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесенең яңа урынбасары билгеләнде

28.06.2016 239

«Мәгариф» журналы баш мөхәррире Илдар Миргалимов бүгеннән Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе урынбасары вазифаларын башкарачак.   Илдар Флүс улы Миргалимов 1982 елгы, Чаллы шәһәрендә туган, КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлаган. «Мәгариф» журналына кадәр «Ватаным Татарстан» газетасында да эшләгән.   jewish ethics and the nflFOLKENFLIK: Skipper has acknowledged the conflict but has […]

Авыл хуҗалыгы исәбен алган өчен премия биреләчәк

28.06.2016 244

2016 елның 1 июленнән башланып, августка кадәр дәвам итәчәк Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе кысаларында, Татарстанның муниципаль берәмлекләре арасында бәйге игълан ителде. Республиканың Министрлар Кабинеты карары буенча, авыл хуҗалыгы исәбен алуны иң яхшы әзерләгән һәм үткәргән муниципаль берәмлекләр төбәк бюджетыннан акчалата премияләргә лаек булачак. Муниципаль берәмлекләрнең хезмәте исәп алу объектлары исемлеген төзү сыйфатына һәм […]