Month: Май 2016

Айдар Галимов тормышында мөһим вакыйга булды!

16.05.2016 285

Татарстанның халык артисты Айдар Галимов дәү әти булды! Җырчының кызы Гүзәл 11 май көнне иртәнге якта кыз бала тапкан. Нарасыйның авырлыгы — 3540 грамм, буе — 50 см. — Оныгым дөньяга килү – тормышыбызның яңа этабы, илһамы. Дәү әти булу бик рәхәт икән. Башка дәрәҗәле исемнәрем арткы планга күчкән сыман. Әлегә Гүзәл бала белән Уфада […]

15 май- Халыкара гаилә көне.

15.05.2016 463

15 май- Халыкара гаилә көне. БМОның Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән Халыкара гаилә көне 1994 елдан билгеләнә. Ул гаиләнең күпсанлы пробле­маларына игътибар итүне максат итеп куя. Гаилә — җәмгыятьнең төп элементы һәм кешелек кыйм­мәтләрен саклаучы. Ул дәү­ләт­не ныгытуга һәм халыкның иминлеген арттыруга булышлык итә. Гаиләнең төп тәгаен­ләнеше — бала тәрбияләү. Бөтен дөньяда тулы булмаган гаиләләрнең […]

Мурат Гайсин эстрадага лазерлы шоу кертте!

15.05.2016 267

Мурат Гайсин – беренчеләрдән булып татар эстрадасына лазерлы шоу керткән җырчы. Узган елның декабрендә Казанда Муратның «Яңа заман» дип исемләнгән яңа шоу тамашасы гөрләп узган иде. Хәзерге вакытта «Мурат» җыр театрының концертлары Россия буйлап дәвам итә. — Концертларны иң элек ерак регион һәм авыллардан, татар концертларын сирәк күргән тамашачылардан башладык. Анда бу шоу-программаны оештыру җайлырак […]

«Евровидение-2016» нәтиҗәләре

15.05.2016 212

Кичә, 14 майда «Евровидение-2016» бәйгесенең финал өлеше тәмамланды. Россия өчен чыгыш ясаган Сергей Лазарев та җиңүчеләр «өчлег»енә эләкте. Җиңүчеләр: 1. Джамала (Украина) — 531 балл. Бәйгедә ул Кырым татарлары язмышына багышланган җыр башкарды. 2. Dami Im (Австралия) — 511 балл.  Бу ил «Евровидение»дә беренче тапкыр катнашты. 3. Сергей Лазарев (Россия) – 491 балл. Димәк, «Евровидение-2017» Украинада […]

Казанда милли костюмнар һәм эстрада артистларының сәхнә киемнәре күргәзмәсе ачылды

14.05.2016 254

Күргәзмәдә барлыгы 16 костюм тәкъдим ителде. Күргәзмә танылган режиссер, драматург, артист Габдулла Кариевның тууына 130 ел тулуга багышлана. Экспозициянең төп үзенчәлеге буларак, танылган язучы Кави Нәҗминең һәм аның хатынының шәхси әйберләрен атарга мөмкин. Монда хәтта аның үз куллары белән тотып язган карандашы да урнаштырылган. Моннан тыш, эстрада йолдызлары Айгөл Бариева, Алсу Әбелханова, Вероника Кузнецова, Лилия […]

Ник Вуйчич казанлыларга «Чикләре булмаган тормыш» турында сөйләячәк

14.05.2016 237

Казанга Австралиянең бөтен дөнья буенча күренекле спикеры һәм меценаты Ник Вуйчич киләчәк, дип яза kzn.ru. Казанга кадәр ул Россия һәм Белоруссиянең алты шәһәрендә булачак. «Чикләре булмаган тормыш» – әлеге шәхеснең төп китабы һәм ул кешеләргә нәкъ менә шушы сүзләр белән мөрәҗәгать итә. Раса, милли, мәдәни һәм социаль аермалыкларга карамастан, барлык кешеләр өчен дә тормышның чикләре […]

Әлмәттә урам китапханәсе барлыкка килгән

14.05.2016 1 2741

Әлмәтнең Тукай скверына китап шкафлары куелган. Китап укырга теләге булган һәр кеше аннан китаплар ала ала. Акция шәһәрдә икенче генә ел уздырылса да, халык арасында ул тиз популярлашкан. Кемдер аннан китап ала, кемдер өеннән китереп куя ди. Шундый ук китап шкафлары «Шәмсинур» ял зонасына да урнаштырылган. Киләчәктә алар тагын берничә урынга куелачак. football wholesale jerseys […]

«Күңел» өчен тавыш бирегез!!!!

14.05.2016 331

ДУСЛАР!!!!! «Күңел» өчен тавыш бирегез!!!! Идел буе федераль округының иң яхшы радиостанциясе номинациясендә җиңәр өчен сезнең ярдәм кирәк. Түбәндәге сылтама буенча кереп көн саен тавыш бирә аласыз http://radiostationawards.ru/nominations/volga#statio.. АКТИВ БУЛЫГЫЗ!!!! Two time inductee into the Basketball Hall of Fame and two time Olympic gold medalist, Jordan led the Chicago Bulls to six NBA championships. He […]

«Түребездә кунак бар»

13.05.2016 261

14 май 13 сәгать 15 минутта «Түребездә кунак бар» программасы эфирга чыга. Студиябез кунаклары, җырчы пар сандугачлар Азат һәм Алсу Фазлыевлар. Студиябез кунакларына сорауларыгызны туры эфир барышында 54-89-21 телефон номеры буенча җиткерә аласыз яки «комментарий» итеп әлеге язма астына юллагыз. Шулай ук тапшыру барышында Кунел сузе белән башлап 5065 номерына СМС хәбәр язу мөмкинлеге дә […]

Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисованың өченче уллары туды

13.05.2016 343

Илназ Баһ — Гүзәл Идрисова җырлы гаиләсе моңарчы инде ике ир-бала үстерә иде. Уллары Камилгә узган атнаны гына 5 яшь тулды. Юбилейга бүләк итеп, әти-әнисе аңа энекәш бүләк итте. Икенчеләре Рамилгә августта ике яшь тула. Өченче улларына нинди исем кушарлар, әлегә билгесез. Сабый әле бүген иртән генә туган — 6:00дә. Бәхетле әти социаль челтәрдә болай […]