Month: Май 2016

Татарча мультфильм

19.05.2016 200

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 59 совет мультфильмын татарчага тәрҗемә иткән. Аларны министрлыкның сайтыннан карарга була. Татарча сөйләшә торган мультфильмнар арасында «Көлсылу», «Гав исемле мәче баласы», «Бәләкәч һәм Карлсон», «Винни-Пух кунакка бара», «Авылда кыш» дигәннәре бар. father and son greet the crowds at nfl matchPalace’s administrator, Simon Paterson of Moore Stephens, confirmed yesterday that there […]

Яшьләр җәйне ничек үткәрә? Эшләп!

19.05.2016 138

Күп кенә яшьләр хәзер студент вакыттан ук эш тәҗрибәсе тупларга тырыша. Берәүләр уку елы дәвамында белем алырга да, эшләргә дә өлгерә. Җәй айлары – эшнең тәмен тою өчен дә, тәҗрибә туплау өчен дә иң кулай вакыт. Республикабызда елдан-ел киңрәк колач җәйгән студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәте яшьләргә әнә шундый мөмкинлек бирә.   Студентлар хезмәт отрядлары республика […]

30 яшен тутыручы Вадим Захаров 5 гектар җирдә арпа үстерә

19.05.2016 140

– Җирләргә ашламалар керттек, печән җирләрен тырмаладык. Чәчү тәмамланды. 5 гектар җирдә арпа, 15 гектарда печән үстерәбез. Бәрәңгеләр дә утырттык. Бакчада да түтәлләр әзер. Әти белән әни бакча җиләге утырта калды. Мин Казанга килдем әле менә. Казан – авыл маршруты буйлап йөрдем шулай кыр эшләре чорында. Казанга киләм дә сагынып авылга кайтып китәм. Анда кайткач, […]

Болгарга махсус рейслар оештырыла

19.05.2016 116

21 майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүгә багышланган тантаналы чара – Изге Болгар җыены уздырыла. Әлеге чара кысаларында махсус автобус рейслары оештырыла. Казанның «Башкала» автовокзалыннан 05.30 һәм 08.40 сәгатьтә, «Көньяк» автовокзалыннан 05.50 һәм 09.00 сәгатьтә Болгарга махсус автобуслар кузгала. Болгардан кайтыр юлга алар 14.00 һәм 16.00 сәгатьтә чыга. Бер […]

19 май — Татарстан матбугаты көне!

19.05.2016 168

1998 елдан бирле үткәрелүче бу бәйрәм Петербург шәһәренә барып тоташа. 1905 елның 19 маенда анда беренче Гомумроссия татар газетасы “Нур”ның тәүге саны басылып чыккан. Татарстан журналистларының һәм газета-журналлар нәшер итү белән бәйле барлык һөнәр ияләренең профессиональ бәйрәме әнә шул дата хөрмәтенә билгеләп үтелә. Журналистларны, полиграфистларны, нәшрият хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре – […]

Матбугат көнендә Флорид Әгъзамов истәлегенә мемориаль такта ачыла

19.05.2016 141

19 майда, Татарстан матбугат көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Казан дәүләт университеты журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә мемориаль такта ачыла. Көндезге сәгать 11дә башланачак тантаналы чара Чистай урамы 4 нче йорт янында уза. Танылган галим һәм мөгаллим шул йортта гомер итте. mexican gunslinger threatens to stage a super bowl raidFeeling elbow pain in […]

Дилә Нигъмәтуллинаның презентациясендә ире булырмы?

18.05.2016 148

Бу көннәрдә танылган җырчы Дилә Нигъмәтуллина “Шул да җитә” исемле альбомының презентациясенә әзерләнеп йөри. Презентация үзе Казанның “МАНО” ресторанында узачак. Җырчы әлеге вакыйганы нәкъ туган көненә, ягъни 26 майга билгеләгән. Бу ел аның өчен аеруча мөһим. Җырчы 35 яшьлек юбилеен каршылый. “Шул да җитә” альбомы сан ягыннан алтынчысы икән. Элек җырчы аларны продюсер үзәге ярдәме […]

Татарстанда БДИ бетерелә?!

18.05.2016 127

Татарстан мәктәпләрендә ата-аналар БДИны кичектерүне сорап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырырга әзерләнгән мөрәҗәгатьне хуплаучылардан тавыш җыя башлаган, дип хәбәр итә rbc.ru. Мондый тәкъдим белән  «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүдә катнашучысы, Социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе, дүрт бала анасы Ирина Волынец чыккан.  Аның фикеренчә, әгәр БДИ бирүне туктатмасак безнең мәгариф системасы бөтенләй җимереләчәк һәм без әлеге […]

Илназ Баһның өч малай тапкан хатыны Гүзәл чынлыкта кемне көткән?

18.05.2016 152

Моңлы гаилә — Гүзәл һәм Илназ Баһларның гаиләсендә шатлыклы вакыйга! Быелның бердән-бер — җомга 13е көнне Гүзәлнең өченче баһадиры дөньяга аваз салды. Баланың авырлыгы – 3900 грам, буе – 57 см. Сабыйга Марсель дип исем бирергә уйлаганнар. – Өченче улым иртәрәк туар дип уйлаган идем. Әмма берничә көн йөрергә дә туры килде әле. Илназның гастрольләре […]

Миләүшә театрдан китә… НИК? КАЙДА???

18.05.2016 116

Чаллы татар дәүләт драма театры артисткасы Миләүшә Гыйльметдинова кияүгә чыккан. Бу хәбәр театр коллективын борчуга салган, чөнки Миләүшә театрдан китәргә җыена. “Миләүшәбез “Язмыш сынавы” спектаклендә Мөнирә ролен бик оста уйнап, тамашачылар күңелен яулаган иде. Безнең яннан китсә дә, аның кияүгә чыгуына шатланабыз. Шәһәрдәшебез Камал театры сәхнәсендә уйнар, дип өметләнәбез”, – диләр театрда. Миләүшәнең никахлы ире […]