Month: Апрель 2016

Бүген «Күңел» эшен туктатып тора

20.04.2016 215

20 апрель «Күңел» радиосында профилактик чаралар үтә. Иртәнге сәгать 9дан көндезге 14 сәгатькә кадәр радио эшен туктатып тора. Игътибарлы булыгыз! media musings blog archive a lesson in deceptionHe noted «We think such weakness is an over reaction. We are encouraged that the FDA has decided a second cheap jerseys VRBPAC review is not necessary, and […]

Гөлназ Шакирова: Марат белән 2 ай гына йөрдек

20.04.2016 227

Эстраданың талантлы яшь җырчылары Марат Фәйрушин белән Гөлназ Шакирова никах укыткан! Никах мәҗлесе 15 апрель — җомга көнне Казанның «Туган авылым» ресторанында узган. — Марат белән икебез дә бер күрүдә үк бер-беребезгә насыйп булуыбызны аңладык. Ике ай гына очрашып йөрдек тә никахлаштык. Никахны Илнар хәзрәт Зиннәтуллин укыды, мәҗлесне Ильяс Халиков алып барды. Барлыгы 34 кеше […]

Альбина Исмәгыйлева: “Үзара без, әлбәттә, конкурентлар”

19.04.2016 261

Бу атнаның кояшлы иртәсен “Күңел радиосы”ның директор урынбасары Альбина Муллахәнҗәр кызы Исмәгыйлева башлап җибәрә. – Хәерле иртә, Альбина! Гадәттә, иртәгез нәрсәдән башлана? – Хәерле иртәләр, Эльза! Иртәм сәгать алтыда, иртәнге душтан башлана. Иртәнге чәйне эчкәндә үзебезнең “Күңел радиосы”н ачып куям. Төгәл җидедә телевизордан яңалыклар чыгарылышын карыйм. Ә инде редакциягә барган арада машинада төрле радиостанцияләрне тыңлап […]

«Копейка»га – 46 ел

19.04.2016 227

1970 елның 19 апрелендә Волжск автомобиль заводы конвейерыннан беренче «ВАЗ-2101» автомобиле төште. Халык телендә ул «копейка» аталышы белән киң танылу алды.   «Копейка» чын мәгънәсендә могҗиза булды: аңа кадәр һәм аннан соң да бездә чыккан автомобильләрнең берсе дә аның кебек озын гомерле була алмады. Юкка гына «ВАЗ-2101» машинасына Мәскәү – Владивосток арасын 10 тапкыр узмый […]

Бүген умырзая көне

19.04.2016 298

Ел саен 19 апрель көнне дөньяның күп кенә илләрендә язгы бәйрәм — умырзая көне билгеләп үтелә. Ерак гасырларда бу чәчәккә гыйффәтлелек билгесе буларак сокланганнар, хәзер исә аны яңа өметләр, язгы хисләр белән бәйлиләр. Бәйрәм тарихы Англиядән башлангыч ала. Ә гомумән, климат зоналарына карап, бөтен дөньяда буйлап умырзая гыйнвардан башлап апрельгә кадәр чәчәк ата. Төрле илләрдә […]

«Мин татарча сөйләшәм»нең контенты: акция, дозор, флэшмоб

19.04.2016 259

Казанда 26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә нәтиҗәләр ясалачак. Шулай ук зур концерт тамаша оештырылачак. – Быелгы акция берничә чарадан тора, – ди проект авторлары. – Республика мәктәпләрендә бәйге уза, «Татар-дозор» квест-уены, «Тяжело с татарским» антипремиясе. Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә концерт турлары һәм Бауман урамында гала-концерт 16.00 сәгатьтә үтә. Татар-дозор «Татар-дозор» квест-уены 17 апрель […]

Лилия Хәйруллинага Миңнеханов килене булуы ярдәм итәме?

19.04.2016 313

Җырчы Лилия Хәйруллина кечкенә балаларын тәрбияләүгә карамастан, иҗатка да бик игътибарлы. Ул яңа җырлар яздыра, хәйрия концертларында теләп катнаша. Бу көннәрдә Лилиянең «Очрашулар кирәк» җырына төшерелгән клибы дөнья күрде. Лилия Хәйруллина белән иҗаты һәм шәхси тормышы турында аралашып алдык. — Лилия, клипта шундый күренеш бар: кыш көне яланөс урамда басып торганда, өстеңә су коялар. Моңа […]

Эстрадада «бебибум» дәвам итә

18.04.2016 259

Татар эстрадасы кызлары бер-бер артлы бәби көтә… менә бу яз, менә бу  «бебибум» ичмасам. 16 апрель көнне, танылган алып баручы, сценарист, концертлар һәм банкетлар режиссеры Зәмира Рәҗәпова-Куприянова да кабат ӘНИ булды. Зур уллары Аязга иптәшкә тагын бер малай алып кайттылар. Исемне ире сайлаган. Әле бала туганчы исем билгеле булмаган. «Башта тусын әле, миңа аны күрергә кирәк, […]

Май – яллар ае

18.04.2016 228

Оешма-предприятеләрдә эшләүчеләрдән күп санлы мөрәҗәгатьләр керүен исәпкә алып, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы май бәйрәмнәрендә ничә көн ял көтелгәнен җиткерә.   РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү көне эшләми торган бәйрәм көннәре санала. Ялларны һәм эшләми торган […]

Татар артистына “Алтын битлек” премиясе тапшыралар!

18.04.2016 291

16 апрельдә Мәскәүдә “Алтын битлек” – 2016 Россия милли театраль премияләрен тапшыру тантанасы булды. К.С.Станиславский һәм Вл.И.Немирович-Данченко исемендәге музыкаль театрда узачак тантанада татар артистын да хөрмәтләделәр. Г.Камал исемендәге театры артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдиновка әлеге тантанада “Театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен” премия тапшырылачак, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге. Премия алучылар […]