Month: Апрель 2016

Казанда «Калфак туе» тамашасы була

21.04.2016 183

25 апрельдә Казан ратушасында “Калфак туе” дигән театральләштерелгән музыкаль тамаша үтәчәк. Чара IV Бөтендөнья Татар хатын-кызлары форумы кысаларында оештырыла. Кунакларны популяр артистлар чыгышы,  осталык класслары көтә.   Чарада катнашу өчен төп шарт: туташ һәм ханымнарның башында калфак, ә ирләрнекендә түбәтәй булырга тиеш. “Калфак туе”нда катнашучылар күренекле татар хатын-кызлары язмышлары белән танышып, Казан ханбикәләре – Нурсолтан […]

Велосипедчылар колагына…

21.04.2016 145

Җылы һава торышы урнашуга шәһәр урамнарында велосипедчылар да күренә башлады. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе вәкилләре исә аларны игътибарлы булырга, урамга чыгар алдыннан әлеге транспорт чарасында йөрү кагыйдәләре белән танышырга чакыра. Бу мәсьәләгә зур игътибар бирү юкка түгел, билгеле. Бактың исә, 2015 елда башкала урамнарында велосипедчылар катнашында шактый гына юл-транспорт һәлакәтләре теркәлгән. Нәтиҗәдә, 34 велосипедчының төрле дәрәҗәдәге […]

Ригада “Татар шигърияте” бәйрәме узды

21.04.2016 139

Шушы көннәрдә Латвиянең Рига шәһәрендә Габдулла Тукайның тууына – 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел булуга багышланган “Татар шигърияте” кичәсе узды. Бу бәйрәмне Латвиянең “Идел” татар җәмгыяте белән “Башкорт корылтае” ватандашлар берләшмәсе берлектә үткәрде. Рига Думасының Мәдәният, мәгәриф һәм спорт департаменты проектларын тормышка ашыру кысаларында, Латвиянең милли-мәдәни оешмалар ассоциациясе бинасына дөнья әдәбиятында югары […]

Игътибар, талпаннар активлашкан

21.04.2016 171

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, талпаннарның актив сезоны башланган.   Ел саен алып барылган күзәтүләр күрсәткәнчә, талпаннар  республикада апрельдә кадала башлый һәм аларның һөҗүме октябрьдә генә туктала, дип җиткерәләр идарә тармагыннан. Иң актив вакытлары май азагы – июнь аена туры килә икән. Июльдә алар […]

«Күпер аша чыктым» кунакка дәшә!(фото)

20.04.2016 164

But major college football programmes are both powerful and immensely protective of their stars, and Florida’s Gators were no exception. Hernandez continued to play football, so successfully that he decided to Cheap nfl jerseys skip his final year and enter the 2010 NFL draft.. Nonetheless to coach everybody precisely the same way is a massive […]

«Түребездә кунак бар»

20.04.2016 158

20 апрель 14:15 минутта «Түребездә кунак бар» тапшыруы эфирга чыга. Туры эфир студиясендә 6 тапкыр «Алтын Барс» премиясе лауреаты, жырчы Илназ Бах. Онлай трансляция… Сорауларыгызны туры эфир барышында 54-89-21 телефон номеры буенча җиткерә аласыз яки «комментарий» итеп әлеге язма астына юллагыз. Шулай ук тапшыру барышында Кунел сузе белән башлап 5065 номерына СМС хәбәр язу мөмкинлеге […]

«Ветеранны котла» акциясенә кушыл!

20.04.2016 172

Бөек җиңү көне уңаеннан  «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясе һәм «Күңел» радиосы сезнең белән бергә «Ветеранны котла» акциясен үткәрә!  4 нче майга кадәр без шәһәрдәшләрдән бүләкләр кабул итәбез!  Акциядә катнаш, Җиңү китергән әби-бабайларыбызга үз рәхмәтеңне белдер!  Сезнең бүләкләр Яңа Шәһәр, 27/19 адресы буенча «Чаллы -ТВ» телерадиокомпаниясендә кабул ителә! Тулырак мәгълүмат 78-02-87 телефоны буенча .  Ветераннарны «Чаллы — ТВ» һәм «Күңел» […]

Каен суының файдасы гына түгел, зыяны да бар

20.04.2016 290

Апрель җиттеме, күпләр каен суы җыярга ашыга. Үзебез дә балачакта, шул суга кызыгып, бакчада каенны «елата» идек. Кадак белән тишәбез дә тамчылап аккан баллы суны салам аша чиратлап авыз итәбез. Мәрхүмә әбинең: «Каен суы салкын тидерә, эчмәгез, каенны рәнҗетмәгез», – дип әрләгәнен дә хәтерлим. Каенда сок әйләнеше, гадәттә, 15-20 көн тирәсе дәвам итә. Шул вакыт […]

«Тукай хәзинәләре» дигән китаплар сериясе дөнья күрде

20.04.2016 177

Татарстан китап нәшриятында балалар өчен өр-яңа китап сериясе дөнья күрде! «Тукай хәзинәләре» дип аталган әлеге серия бөек шагыйребезнең шигырьләрен, әкиятләрен, мәсәлләрен һәм шушы әсәрләргә нигезләнеп әзерләнгән буягычны үз эченә ала. «Эш беткәч уйнарга ярый» китабында Светлана Ибраһимова бизәвендә Тукайның иң матур шигырьләре бирелгән, «Өч хакыйкать» китабында укучылар барыбызга да яхшы таныш Шүрәле, Су анасы, Кәҗә-Сарыклар […]

Чаллыда Тукай юбилеена 130 шар очырылды

20.04.2016 150

Габдулла Тукайның туган көне – дөньяда татарлар яшәгән һәр җирдә Шигърият бәйрәме белән билгеләп үтелеп, халкыбызның сөекле шагыйренә хөрмәтен күрсәтә торган вакыт. Быел шагыйрьнең 130 еллык юбилеен Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге төрледән-төрле чаралар белән каршы алды. Апрель, гомумән, Чаллы китапханәсендә шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын, әдәби мирасын яктыртучы “Без […]