Month: Апрель 2016

Сәйдә Мөхәммәтҗәнова һәм «Татарча casual» яз, җәй өчен милли киемнәр белән шаккатыра

25.04.2016 277

Казанда «Татарча casual»ның ябык күрсәтмәсендә «Яз-җәй 2016» милли киемнәр коллекциясе тәкъдим ителде. Проектның авторы Айгөл Сөнгатуллина «Татарча casual» киемнәрен Мәскәү мода атналыгында тәкъдим итеп, дөньякүләм дәрәҗәгә чыгару теләге белән уртаклашты. Бу атнада башында «Татарча casual» быел икенче тапкыр милли киемнәрен тәкъдим итте. Проектның авторы Айгөл Сөнгатуллина фикеренчә, күргәзмәнең төп максаты – осталарга һәм дизайнерларга милли […]

2016 елгы Сабантуйлар географиясе: Австралия–Казан–Түбән Новгород…

25.04.2016 263

Көннәр язга авыша башлагач, әти мәрхүм: “Сабан туена да озак калмады”, — дия торган иде. Гомеренең соңгы елларына кадәр мәйданда бил алышкан кеше өчен Сабан туе зур вакыйга булгандыр, күрәсең. Күңеле мәйданга ашкынгандыр… Хәер, авыл халкы өчен элек-электән бу — иң көтеп алынган бәйрәм. Заманалар нинди генә авыр, катлаулы булмасын, көне җиткәч, шагыйрь әйтмешли “Халык […]

Татарстанда “Җиңү хаты”н яза башладылар

25.04.2016 249

Россиядә “Җиңү хаты” дип аталган социаль акция башланып китте. Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган, бөтен Россия буенча үткәрелә торган чарада Татарстан да читтә калмый. Әлеге акция 9 майга кадәр дәвам итәчәк. 18 апрельдән башлап, урта һәм югары һөнәри уку йортлары укучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан үзләренең гаилә әгъзаларына хат язачак. Анда Бөек Җиңү мирасын саклауга […]

Татарстанда өч көнлек гадәттән тыш хәл режимы кертелә

25.04.2016 279

Бүген, 25 апрельдән, Россиянең һәр төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, гадәттән тыш хәл режимы кертелә. Ул өч көн – 28 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.   Әлеге чара су басу һәм янгыннарга каршы көрәшкә багышланган масштаблы укулар белән бәйле. Коткаручылар гадәттән тыш хәлләрне юкка чыгару планын хакыйкый шартларда тормышка ашыру белән шөгыльләнәчәк.   РФ гадәттән тыш […]

Дини iPhone чыккан

22.04.2016 1 266

Caviar компаниясе ислам һәм христиан динендәгеләр өчен махсус iPhone эшләгән. Ислам динендәгеләр өчен чыгарылганында Мәккәдәге Әл-Хәрәм мәчете сурәте төшерелгән.  Кайбер мөселманнарның алтын кулланудан тыелуын истә тотып, аны ике төрле итеп – алтын һәм платинадан эшләгәннәр. Андый телефонның 64 гигабайтлы алтын дигәне – 199 мең торса, платинадан эшләнгәне 194 мең тора. As a reminder, we are […]

Мөселманнарга ике очракта гына көнләшү рөхсәт ителә

22.04.2016 220

Милләттәшләребезне мактап телгә алганда, без татарлар — тырыш халык, бер-береннән көнләшә-көнләшә йортын да сала, малын да арттыра, дип сөйлибез. Шәригатьтә бай булу тыелмаган, ә менә көнләшүгә килгәндә ул ике очракта гына рөхсәт ителә икән: «Габдуллаһ бине Мәсгуд (Аллаһы аннан разый булсын) тапшырганнан: «Пәйгамбәребез (аңа Аллаһының сәламе булсын): «Көнләшү ике очракта гына рөхсәт ителгән: Аллаһы кемгәдер […]

Лабутен, Путин һәм Илфак Шиһаповның популярлыкка ни катнашы бар?

22.04.2016 264

Казан телевидениесендә алып баручы Диләрә Умарова Бауман урамында узып китешли җырлаган «Такого как Путин» җыры белән берничә көн эчендә популярлык яулады. Диләрә әлеге уңышыннан соң, Ленинград төркеме лидеры Сергей Шнуровка видомөрәҗәгать тә яздырган, анда ул: – Мин лабутеннар турындагы хитны берничә дистә ел да җырларга риза,  – дип белдерә. Ике тәүлек эчендә миллионнан артык кеше […]

АКШта да Тукай көнен билгеләп үтәләр

22.04.2016 239

АКШта 1 майда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр. Шул уңайдан, шагыйрьнең «Шүрәле», «Су анасы» әсәрләре нигез итеп алынган фильм да күрсәтелер дип көтелә. Әдәби фильмның продюсеры – Рияз Исхаков. how jaap stam is leading reading’s revolutionThe Pacific Nations Rugby website advises players to keep a water http://www.nfljerseysshow.com bottle handy during […]

Артур Салихов кулы сынган килеш мәҗлес алып бара!

22.04.2016 215

Чаллы егете Артур Салихов футбол уйнаганда егылып уң кулын сындырган. Хәзерге вакытта җырчының кулы гипста, әмма Артур тик ятарга җыенмый, мәҗлесләр алып баруын дәвам итәчәк. – Егетләр белән һәр дүшәмбе мәктәп спортзалына футбол уйнарга йөрибез. Кинәт егылып кул чугына таяндым, нәтиҗәдә кулым сынды. Табиблар бер айлап гипс белән йөрергә кушса да, мәҗлесләр алып барганда, гипсны […]

Динә һәм Рафаэль Латыйповларның икенче оныгы туды!

21.04.2016 213

Татарстанның атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга: 11 апрель көнне кызлары Динара Хәлилгә энекәш алып кайткан! — Динара белән Маратның Хафиз исемле гаилә дуслары бар. Ул бик төпле, акыллы кеше. Баланың исеме шушы дуслары хөрмәтенә кушылды. Хафиз˜ – Коръәнне яттан белүче дигәнне аңлата. Бала тудыру йортыннан чыгарганда, каршы алырга иң якыннары килде, […]