Month: Февраль 2016

Фазлыевларда күңелле мәшәкатьләр!

21.02.2016 257

Эстраданың парлы җырчылары Алсу һәм Азат Фазлыевлар бу арада яңа фатирларына ремонт ясау белән мәшгуль. Дөрес, үзләренең вакыты тыгыз булу сәбәпле, ремонтка кирәк-яракларны гына китерәләр, башка эшләрне исә махсус ялланган кешеләр башкара икән. — Аллага шөкер, фатирыбыз зур, иркен, өч бүлмәле. Хатын-кыз өчен мөһим булган аш бүлмәсен аеруча уңайлы, матур итеп ясыйсым килә. Азатның абыйсы […]

21 февраль Халыкара туган тел көне.

21.02.2016 316

21 февраль Халыкара туган тел көне. Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е генә киң таралган. Ә 400гә якын  тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин.  Илебездә дә якын киләчәктә үлү ихтималы янаган йөздән артык тел исәпләнә. Татар теле алар исәбендә булыр дип уйлыйсы килми. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 […]

Ирләр безне яклый аламы?

20.02.2016 198

Армиягә барыргамы, бармаскамы дип баш ватучылар саны кими. Бу – “Левада” үзәгенең сораштыру нәтиҗәсе. Армиягә бару – ир-егетләр өчен хәрби бурыч. Бу зарурлыкны сораштыруда катнашучыларның 58 проценты хуплаган. Кире фикердә торучылар  –  37 процент. Соңгылары армиягә килешү нигезендә генә барырга кирәк, дигән фикердә. Россиядә яшәүчеләрнең 81 проценты, ниндидер куркыныч янаса, армия аларны яклый алуына ышана. […]

Җир шарының яртысын «Түбәтәй» бренды каплаган

20.02.2016 213

Travel.ru туристлар сервисы БДБга кергән милли ризык кафе һәм рестораннарының рейтинг системасын төзегән. Татарстан брэнды “Түбәтәй” икенче урында. Әлеге рейтингта кыйммәт булмаган милли ризык тәкъдим итүче ресторан һәм кафелар урын алган. Аларда туклану бәясе уртача – 300 сум. Рейтинг интернетта урнаштырылган халык фикере һәм Travel.ru сервисын кулланучылар мәгълүматы буенча төзелгән. ТОП-5 рәтендә Русия, Казахстан, Белорусия […]

Бүген эштән бер сәгатькә иртәрәк кайтабыз

20.02.2016 219

Оешма һәм предприятие хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы алда торган бәйрәмгә бәйле рәвештә ял көннәре турында аңлатма бирә. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә  23 февраль – Ватанны саклаучы көне эшләми торган бәйрәм көн булачак, дип хәбәр итә идарә тармагының матбугат хезмәте. […]

Хәйрия эше – ул бумеранг кебек…

20.02.2016 225

Игелекле гамәлләргә һәрвакыт ишек ачык! Әлеге сүзләр сәләтле балалар өчен махсуслашкан мәктәп – 2 лицей-интернат укучыларның төп девизы булып тора. 18 февраль көнне Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Без бергә!” дигән хәйрия концерты узды. 22 яшьлек тарихы булган уку йортында бу чара инде өченче елын уздыра. — Беренче ике ел дәвамында әлеге хәйрия концертын […]

Ике Лилиянең нинди уртак яклары бар?

20.02.2016 288

Эстрадада Алинә Сафиуллина һәм Эльвира Хамматова, Эльмира Сөләйманова һәм Ильмира Нәгыймова кебек дуэтлар популярлашып китте. Ике чибәр, талантлы җырчы Лилия Гыйматдинова һәм Лилия Хәйруллина да уртак проект өстендә эшли. Яңа дуэт «Лилияләр» исемле җыр яздырып, бертөрле костюмнар да тектерергә өлгергән инде. — Күптәннән үземнең cольный концертларымны оештырырга хыяллана идем. Ләкин андый зур эшне үземә генә […]

Татарстан мигрантлары Кытайга китә

19.02.2016 169

Татарстанда эшләгән мигрантларның күпчелеге эш эзләп Кытайга китә. Доллар курсы һәм икътисадый вәзгыять аркасында аларга монда эшләү файдалы түгел.   Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җиткергән. Аның сүзләренчә, шуның аркасында республикада транспорт тармагында эшчеләр җитми. Министр әйтүенчә, «Метроэлектротранс» оешмасы гына да җитәрлек эш урыны тәкъдим […]