Month: Февраль 2016

Пионерлар, тимурчылар кире кайта

01.02.2016 247

Муеннарда кызыл галстук, кулда быргы, барабан. Пионерлар турында совет заманнарындагы кинолардан гына карарга калды дисәк тә, бүген дә бар икән әле алар.  Яшел Үзән коммунистлары шәһәрдә яшьләр оешмасын торгызсак ничек булыр икән дип уйлана башлаган. Былтыр алар 22 майда элеккеге пионерларны җыеп чара уздырганнар. Барысының да ул вакытларны сагынып искә алуы, коммунистларны тагын да ымсындырып […]

Рәссам Айгөл Мәҗитова татар тарихын ясый

01.02.2016 268

Татарстанның рәсем сәнгате белгечләре фикеренчә, республикада яшь рәссамнар үстерү өчен акча һәм дәүләттән ярдәм кирәк. Моны без Баулы районы Исергәп авылы кызы, милли җанлы яшь рәссам Айгөл Мәҗитова мисалында күрдек. Ул үзенең иҗатында татарның үткәнен, тарихын чагылдыра, күргәзмәләрдә күрсәтә, әлегә үз көче белән. Табибә һәм машина йөртүче гаиләсендә туган Айгөлне кечкенәдән үк әти-әнисенең татар милләтенең […]

ИГЪТИБАР!!! БУРАН!!!

01.02.2016 209

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машина йөртүчеләргә 1 февральдә олы юлга чыкмаска киңәш итә.   Республикага буран якынлаша. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген, 1 февральдә, буран һәм көчле җил булачак. Көчәйгән вакытта җилнең секундына 20 метрга кадәр җитү ихтималы бар. Буран вакытында күз күреме 1 чакрымнан да кимрәк булачак. Шуңа […]