Month: Февраль 2016

Уфадагы «Ел еры» җиңүчесе – татар кызы

29.02.2016 224

Бар җырчылар һәм бар ҖЫРЧЫЛАР. Икенчеләре рәтенә бүгенге татар сәхнәсенә нык­лы адымнар белән кереп баручы ҖЫРЧЫ Айсылуны кертү урынлы булыр иде. Чөнки Айсылу – искиткеч зәвыклы, профессиональ дәрәҗәдә эстрада җырларын башкаручы сирәкләрнең берсе бүгенге көндә. Эш монда Айсылуның танылган җырчы Айдар Габдинов кызы булуында гына түгел, аның үз иҗатына чынлап та кәсеп итеп карамавында, татар […]

Айфара, Ялалов, Сафиннар катнашындагы «Артист» футбол командасы оеша

29.02.2016 239

Бүген, 29 февральдә, Казанның “Корстон” күңел ачу үзәгендә татар эстрадасы ир-ат җырчыларыннан торган “Артист” футбол командасын тәкъдим итү булачак. Такымның составында  Илнар Ялалов, Габделфәтнең улы Зөлфәт Сафин, Зөлфәт Фәхретдинов, баянчы Динар Бәдретдинов, фокусчы Айрат Шәмсетдинов Айфара төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин кебек билгеле кешеләр уйнаячак. Алар турындагы мәгълүматны Вконтактедагы рәсми төркемнәреннән табарга мөмкин. Моңарчы артистларның футбол […]

Минтимер Шәймиев Наина Ельцина белән очрашты

29.02.2016 196

ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Наина Ельцина белән очрашты. Ул традиция буенча “Ельцин кубогы” ITF сериясенең халыкара теннис турниры җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашу өчен килде. Быел турнирга беренче, Россиядә иң югары категория бирелде. “Ельцин кубогы” халыкара ярышлары Казанның Теннис академиясендә 20 февральдә башланды. Турнир инде алтынчы тапкыр уздырыла, быел анда дөньяның 13 иленнән 19 яшькә […]

Гөлдания Хәйруллина Президенттан бүләк алды!

29.02.2016 166

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек булды. Дәүләт бүләген җырчыга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырган. Әлеге шатлыклы вакыйга белән уртаклашырга теләп, Гөлдания ханым белән элемтәгә кердек. — Президенттан җылы сүзләр ишетеп, дәүләт бүләген алу — бик рәхәт, күңелле. Эшләгән эшеңә, хезмәтеңә зур бәя биргәч, канәгатьлек хисләре тоясың. Күңелдә җылы […]

Хатын-кыз язучыларны күбрәк укыйлар!

29.02.2016 260

Шаулап-гөрләп Әдәбият елы узып китте. Әмма әдәби хәрәкәт дәвам итә. Татар китабы, татар язучыларының тормышы турында фикер йөрткәндә, икенче тараф – китап чыгаручыларның мөнәсәбәтен дә белү мәслихәт. Кайбер укытучылар каләм әһелләре мәктәпкә килми, балалар язучылар белән аралашудан мәхрүм, дип зарлана. Хәтерләсәгез, совет чорында мәктәпләрдә язучыларыбыз еш кунак иде. Хәзерге вакытта мәгариф өлкәсе күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибә […]

Ләйсән Мәхмүтова биюгә күчкән!

29.02.2016 193

Җырчы, актриса Ләйсән Мәхмүтованы биюче итеп күз алдына китерә аласызмы? Ә бит ул заманында, чынлап та, биеп йөргән. Үзе сөйләвенчә, ул чакта Ләйсәннең барлыгы өч номеры булган: көянтә-чиләкле юләр кыз Мәхрүсә, һинд һәм чегән биюләре. «Беренчесеннән ерак китеп булмады, ул образ әле дә иҗат юлымда уралып бара»,– ди Ләйсән уены-чынын бергә кушып. Хәзерге вакытта исә […]

Автовокзал хатын-кызларга бүләк ясый

29.02.2016 286

Казанның «Башкала» автовокзалы хатын-кызларга бүләк ясарга җыена.   8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Башкала» автовокзалы гүзәл затлар өчен махсус акция уздыра. 1-10 март көннәрендә автовокзалда хатын-кызларга барлык юнәлешләр буенча да автобус билетларына 15 %күләмендә ташлама ясалачак. Ташлама шәһәрара һәм шәһәр чите маршрутлары буенча да каралган. 5 amazing pieces of good news nobody is […]

Могҗиза: 8 мартка каршы төндә Юпитерны күреп булачак

29.02.2016 177

8 мартка каршы төндә Юпитерны гади күз белән дә күреп булачак.   Ул төндә Юпитер планетасы Җир һәм Кояш белән бер линиядә булачак икән. «Кыш дәвамында Юпитер төнге күктә хакимлек итте, – дип аңлата белгечләр. – 8 март төнендә әлеге күренешнең кульминация ноктасы күзәтеләчәк. Кояш, Җир һәм Юпитер бер сызыкта диярлек урнашачак. Юпитернең Кояш тирәли […]

«Хикмәтле сигезле»… «КУҢЕЛ» радиосында бәйге

27.02.2016 226

Күнел радиосы «Хикмәтле сигезле»не эзли. 8 март — Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан безнең дулкыннарда өр яңа бәйге ! Фантазияне эшкә җигеп, иң оригиналь сигезле санын узегез ясап фотога төшерегез , һәм Күңел радиосының рәсми сайтына юллагыз. Хикмәтле сигезлене Куңелдән бүләк көтә. «Хикмәтле сигезле» … узенчәлекле булсын!!!   Кемдер 8ле саны формасында тәмле ризык пешерә, кемдер Сигезлене калайдан чукеп ясый. […]

Яшь гаиләләргә – 3,5 миллиард сум

26.02.2016 240

Россия Хөкүмәте яшь гаиләләргә торак сатып алу яки төзү өчен 3,56 миллиард сум акча бүлеп бирә. Шул хактагы документны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган.   Торак шартларын яхшыртырга мохтаҗ булган баласыз яшь гаиләләр торак бәясенең 30 %ы күләмендә социаль түләүләргә дәгъва кыла ала. Бер һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр өчен әлеге субсидия күләме торак […]