Month: Январь 2016

Гөлназ Сираева артистларның киемнәрен сата

21.01.2016 201

Җырчы Гөлназ Сираева популяр артистларның киемнәрен интернет челтәрендә сата башлаган. «Күлмәкләр сату идеясе Яңа ел алдыннан киемнәрне җыештырганда барлыкка килде. Ун ел дәвамында шулкадәр күп кием җыелган! Аннан соң бер ел кимәгән киемне сакларга ярамый, дип тә әйтәләр. Күбесе бу идеяны хуплады, әмма үз киемнәрен сатырга теләмәүче артистлар да булды», – диде җырчы. – Бу […]

Мөселман гаиләләре өчен психологлар әзерләнә

20.01.2016 272

Намаз укучы кеше Аллаһыга тәвәккәл кылып гомер итә, дибез. Аның калебе һәрчак тыныч, ягъни ул психоэмоциональ, биоэнергетик баланста яши. Шулай да, Татарстан Диния нәзарәте «Мөселман гаилә психологларын әзерләү программасы» темасын күтәрә. 21 гыйнварда сәгать көндезге 2дә Казанның Гаилә мәчетендә «Мөселман гаилә психологларын әзерләү программасы» темасына түгәрәк өстәл оештырыла. Әлеге җыелышта мәчет каршындагы мөгаллимнәргә каралган мәгърифәти […]

Казан — балалар белән сәяхәт итү өчен иң популяр шәһәрләр рейтингы лидеры

20.01.2016 213

Сәяхәтчегә Казанда бер тәүлек яшәү, исемлектәге башка шәһәрләр белән чагыштырганда, арзанга төшә Travel.ru туристлык сервисы Forbes белән бергә, Россиянең нинди шәһәрендә гаилә белән һәм кыйммәт булмаган бәягә ял итеп булуын ачыклаган. Ике өлкән кешедән һәм ике баладан торган гаиләнең шәһәр үзәгендә бик кыйммәт булмаган кунакханәдә бер тәүлек яшәү, кафеда төшке аш, шәһәр буенча эскурсия, балалар […]

Татарстанда 2017-2018 елларда Чулман аша яңа күпер төзи башлау ниятләнә

20.01.2016 175

Татарстанда 2017-2018 елларда Чулман аша яңа күпер төзи башлау ниятләнә. Шул хакта брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин белдерде  2017-2018 елларда Татарстанда Соколка торак пункты тирәсендә Чулман (Кама) елгасы аша яңа күпер төзү проекты тормышка ашырыла башлый. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында «ИнноКам» инновацион-производсто үзәге булдыруга багышланган брифингта ТР транспорт һәм юл […]

Җәмәгать пулаты эш вакытында социаль челтәрләргә керүне тыярга куша

20.01.2016 190

Җәмәгать пулаты комиссиясе рәисе Владимир Слепак хезмәт урынында тәртипне яхшыртырга чакырды. Социаль челтәрләр 2013 елда Русиягә $10 млрд. зыян салган, диләр. Русия Җәмәгать пулатының социаль сәясәт, хезмәт мөнәсәбәтләре һәм тормыш сыйфаты комиссиясе рәисе Владимир Слепак вице-премьер Ольга Голодецка эш вакытында социаль челтәрләргә үз эшләре белән керүне тыярга сорап мөрәҗәгать итте. Хәзерге кануннар эш вакытында социаль челтәрләр куллануны тыя […]

Татарстанда бураннар көтелә

20.01.2016 168

20 гыйнварда, Татарстанда болытлы һава. Кар, төнлә һәм иртән урыны белән буран булачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, төнлә һәм иртән көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә. Синоптиклар фаразына караганда, төнлә һава температурасы 6-11, көндез 2-7 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана. […]

Ел саен җиңеп булмый

20.01.2016 182

“КАМАЗ-Мастер” быелгы “Дакар”да икенче урын белән генә канәгатьләнде. Беренчелекне Голландиядән Жерар де Рой яулады. Чаллы егетләреннән иң яхшы нәтиҗәне былтыр беренче булган Айрат Мәрдиев экипажы күрсәтте. Аның каравы киләсе узышның кызу буласын инде хәзердән үк фаразларга мөмкин: бу раллида 13 мәртәбә җиңү яулаган якташларыбыз кабат уңышка ирешү өчен барысын да эшләячәк. Билгеле булганча, исеме “Дакар” […]

Агач йортка җитми инде!

20.01.2016 226

Якын киләчәктә күп фатирлы агач йортлар барлыкка килергә мөмкин. Торак төзелеше министрлыгы, мондый йортларда яшәү кеше сәламәтлегенә яхшы тәэсир итәчәк, шул ук вакытта арзанга да төшә­чәк, дип ышандыра. Агачтан йорт сала башласалар, илдә торак проблемасының да юкка чыгуы ихтимал икән.   Россиядә урманнар күп булса да, аннан тиешенчә файдалана белмибез. Россия Төзелеш министр­лы­гының Шәһәр төзелеше […]

Бүген Минтимер Шәймиев туган көнен билгеләп үтә

20.01.2016 302

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, ТРның тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев туган көнен билгеләп үтә. Аңа 79 яшь тулды. Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа. М.Ш.Шәймиевнең бабасы — Шәймөхәммәт урта хәлле, таза тормышлы игенче булган. Коллективлаштыру елларында, кулак […]

Казанда мәхәббәт кайнаррак

19.01.2016 189

Россиядәге узган елгы демографик күрсәткечләрне карасаң, Казан яңа туган сабыйлар саны; гаиләгә икенче һәм өченче бәби алып кайту; туучылар саны үлүчеләр саныннан күбрәк булу ягыннан берьюлы өч рекорд куйды. – Узган ел Казанда 24 063 сабый дөньяга килде, аларның 12 261е малайлар, ә 11 802се кызлар. Уфада, Пермьдә, Самарада әлеге күрсәткеч 18 мең тирәсе, – […]