Month: Январь 2016

Казан дизайнеры дивар язуларын җыя

25.01.2016 237

Казанда яшәүче архитектор һәм дизайнер Ксения Шачнева шәһәр диварларындагы язуларны туплый. Аның бу шөгыленә инде өч ел, Фейсбукта «шәһәр сөйләшә» альбомында сурәтләр күбәя бара. Казан диварлары нәрсә турында сөйли? Нинди телдә сөйләшә? Бу хакта Ксениядән белешәбез һәм сурәтләргә күз салырбыз. «Башка шәһәрләр белән чагыштырганда Казан «аралашучан» һәм «кыю» түгел. Миңа ошаган әйберләрнең берсе — ул язуларның өч […]

Айгөл Бариева: Татар телендә аралашуга сусап кайттым

25.01.2016 256

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева тормыш иптәше белән икәү генә Сингапурда ял итеп кайтты. Чит илдә булганда ук җырчы Инстаграмга матур күренешләрне сурәтләүче фото һәм видеолар урнаштырып барды. Айгөлнең Сингапур турындагы тәэсирләрен белергә теләп, үзе белән әңгәмә кордык. — Айгөл, ялгышмасам, кыш көне чит илгә бару сезнең гаилә өчен матур традициягә әйләнде? — Чыннан да, […]

Америкада Сабан туе

25.01.2016 221

Американың Флорида штатында  яшәүче милләттәшләребез Сабан туе бәйрәмен 13 февральдә бәйрәм итәргә  җыена. Февраль ае — Флориданың иң матур чорларының берсе. Төньяктан килүче татарларга бу бигрәк тә кулай булыр: кышкы суыклардан килеп берочтан якты кояш нурында һәм җылы океан суында сихәтләнсәгез, ә бәйрәмебез сезне милли яктан тагын да баетыр, ди милли проектны оештыручылар. TE: Austin […]

Татарстанда 13 мең кеше машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калырга мөмкин

25.01.2016 243

Быелдан кергән яңа законнар нигезендә, юлда йөрү буенча штрафлары булганнарны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү дигән кагыйдә дә каралган иде. Закон үз көченә кергәннән бирле, Россиядә инде шактый кешене таныклыксыз калдырганнар. Татарстанда исә бу категориягә 13 мең кеше керә икән. Әлеге “кара” исемлеккә эләгү өчен юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларның 10 меңгә җыелуы […]

Татарстанда 31 градуска кадәр салкынайта

25.01.2016 204

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 25 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Урыны белән бераз кар ява, томан төшү ихтималы бар. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Татарстанда көндезге һава температурасы көнбатыш районнарда – 17-22, көнчыгышта 10-15 градус салкын булачак. Казанда – 19-21 градус салкын булыр дип фаразланыла. 26 гыйнварга […]

25 нче гыйнвар — СТУДЕНТЛАР КӨНЕ

25.01.2016 268

Студентларны бәйрәм белән котлыйбыз. Уку вакытында алган белемнәрегез сезгә файдалы булсын, алдагы тормышыгызда да үсәргә ярдәм итсен. Имтиханнар артта калды, сессия ябылды, алда – күптән көтелгән каникуллар. Күңелле ял итегез! Һәрберегез күңелендә студент вакытның якты мизгелләре сакласын. Almost all drivers in NASCAR are superstitious. Green colored cars are considered to be bad luck, and the […]

Игътибар, һава торышы бозыла!

22.01.2016 220

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә-мохитне күзәтү идарәсе республикада һава торышының бозылуы турында кисәтә. Бүген, 22 гыйнварда, кич, төнлә һәм иртәгә иртән кар явуы, буран чыгуы көтелә. Буран вакытында күз күреме 1 чакрымнан да кимрәк булачак. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга җитәчәк. Игътибарлы булыгыз – юлларда кар көртләре һәм бозлавык саклана. You also want to […]

Бер елга 270 йомырка һәм 24 килограмм шикәр ашарга кирәк

22.01.2016 221

Яңа елдан Россиядә сәламәт туклануның яңа кагыйдәләрен эшләгәннәр. Сәламәтлек саклау министрлыгы төзегән продуктлар исемлегендә икмәк тә, макарон, бәрәңге, ит, май да – барысы бар. Яшелчә белән җиләк-җимеш тә читтә калмаган. Нәрсә ашап торырга тиешлегебезне генә түгел, аларны елына күпме кулланырга кирәклеген дә язарга онытмаганнар. Диетолог Анна Кузина сүзләренчә, әлеге исемлектә кешегә кирәкле бөтен продуктлар да […]

Балтачта азрак аерылышалар

22.01.2016 252

Былтыр республикада 30 мең 572 пар гаилә корган. Сөенерлек саннар, әлбәттә. Әмма уйланырлык нәрсәләр дә бар. Татарстанда өйләнешүчеләрнең яше “картая”. Беренче баласын табарга теләүчеләр саны да елдан-ел кими икән. Әнә шуңа күрә дә республикада гаилә мәсьәләләре белән шөгыльләнүче аерым оешма төзергә тәкъдим иттеләр. Тәҗрибәне исә Балтач районында туплаячаклар.   Кичә Татарстан Министрлар Ка­бинетының ЗАГС идарәсе […]

Татарстанлылар планеталар парадын күзәтә ала

22.01.2016 231

20нче гыйнвардан алып биш планета — Меркурий, Венера, Марс, Юпитер һәм Сатурн — гади күз белән караганда да күренеп торган бер сызыкка тезелде. Мондый күренеш соңгы тапкыр 2005 елда булган иде. Ә быел Татарстанлылар планеталар парадын 20нче февральгэ кадэр, аяз күктә күзәтә ала. Мельбурнда урнашкан Суинберн техник университетының фәнни хезмәткәре Алан Даффи әйтүенчә, планеталарның болай бер рәткә тезелуе […]