Month: Январь 2016

Иң чибәр «Татарстан туташы» билгеле булды

27.01.2016 281

26 гыйнварда, «Пирамида» мәдәни күңел ачу комплексында «Татарстан туташы» XVIII республика матурлык бәйгесенең финалы узды. Анда Татарстанның 14-22 яшьлек 28 чибәр туташы көч сынашты. Казан кызы 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова җиңүче булды. Беренче вице-туташ исеменә – Казаннан 20 яшьлек Валерия Тимкина, икенче вице-туташ исеменә шулай ук Казан кызы 22 яшьлек Ксения Яруллина лаек дип табылды. […]

Грипп килеп җитте: кочаклашмаска, үбешмәскә, кул биреп күрешмәскә

27.01.2016 308

Республика Хөкүмәте йортында үткәрелгән чираттагы утырылыш битлекләр киюдән башланды. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адель Вафин бары шулай гына грипп һәм салкын тиюдән сакланып була, ди. Быел грипп инфекциясенең иң көчле дулкыны февраль аена туры киләчәк. Табиблар көндәлек гигиена таләпләрен үтәргә, кеше күп булган җирдә йөрмәскә, авыру кешеләр белән кочаклашмаска, үбешмәскә, кул биреп күрешмәскә киңәш итә. […]

Вәсилә Фәттахова арабыздан китте…

27.01.2016 316

Әлеге хәерсез хәбәрне ишетү аяз көнне яшен суккандай булды, күңел ышанмый, тик Вәсилә Фәттахованың 36 яшендә арабыздан китеп баруы дөрес булып чыкты. Җырчы Уфада вакытыннан алдан бала таба, шул вакытта инфекция эләктерә, хәле авыраеп үлеп китә. Бәхеткә, баласын саклап кала алалар.  Ышанасы килми…… Кичә безнең арабыздан Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисткасы Вәсилә Фәттәхова китте! Күпләр аны […]

ЮХИДИ идарәсе район җирлекләренә игътибарны арттыра

26.01.2016 234

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле вәзгыять һаман да шактый катлаулы булып кала бирә. Шулай булуга да карамастан, 2015 елда полиция хезмәткәрләре аварияләр санын да, әлеге юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлгән һәм җәрәхәтләнгән кешеләр санын да киметүгә ирешкән. Республиканың ЮХИДИ идарәсе юлларда тәртип урнаштыруга зур игътибар бирә. Моның шулай булуын күрсәткечләр дә ассызыклап тора. Мәсәлән, 2015 елда […]

КЕРӘЧ СӘНГАТЕ СЕРЛӘРЕ

26.01.2016 324

Керәч сәнгате (керамика) – татарда борынгы чорлардан ук таралган һөнәр. Бүгенге көндә Казаныбызда керәч сәнгате осталарын әзерлиләрме, дигән сорауга  җавап эзләгәндә мин  Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының  гамәли бизәү,  рәсем сәнгате һәм дизайн кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты, рәссам Андрей  Махинин белән таныштым.  Аның белән очрашып сөйләшкәч керәч сәнгатенең кайбер серләрен дә белдем. Оста […]

Чаллыда карантин

26.01.2016 290

Чаллыда узган атнада гына да кискен тын юллары авыруы һәм гриппның 2988 очрагы теркәлгән.   Авыручыларның 85 %ы – балалар. Әлеге статистик мәгълүматларга һәм килеп туган хәлгә бәйле рәвештә, бүген – 26 гыйнвардан Чаллыда грипп һәм тын юлы йогышлы авыруларыннан саклану максатыннан карантин игълан ителгән. Шулай итеп мәктәп, балалар бакчасы, хастаханә ише социаль объектларга керүгә […]

Ризат Рамазанов баҗае белән «дуслашкан»!

26.01.2016 276

Юморист, җырчы Ризат Рамазанов Казахстанда яшәүче баҗаеның баҗайлар турында җыр яздырырга соравын, чыгымнарын үзе түләргә теләвен, әмма җырны яздырганнан соң, баҗаеның биргән вәгъдәсен үтәмәве хакында сөйләгән иде. Казахстанда яшәүче баҗаена бу хәбәр барып ирешкән һәм ул Ризатка бераз үпкә белдергән. – Яңа елдан соң тормыш иптәшем Зинираның туган ягы — Башкортстанга кайттык. Һәм нәкъ шул […]

«Ел студенты-2015» билгеле

26.01.2016 284

25 гыйнвар көнне даими уздырыла торган «Ел студенты» бәйгесенә йомгак ясалды.   Шулай итеп, «Ел студенты-2015» бәйгесенең Гран-при бүләгенә Икътисад, идарә һәм хокук институтының Яр Чаллы филиалы студенты Диана Мамакова лаек булды. Махсус бүләкне Казанның радиомеханика көллияте студенты Айнур Мингәрәевкә тапшырдылар. The field trip is a 35 40 minute experience where students see what goes […]

Татарның мәшһүр артисты Наил Шәйхетдинов вафат…

25.01.2016 185

Татар сәнгате зур югалту кичерә. Бүген, 25 гыйнвар көнне Россия һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов бакыйлыкка күчте. Шәйхетдинов Наил Шәмсетдин улы 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында дөньяга килә. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. Наил […]

Башкорт балы Нью-Йоркта сатылачак

25.01.2016 339

Америкага шифалы ризыкның тәүге 19 тоннасы озатылды. Нью-Йоркта ул сәүдә үзәкләренең берсендә сатылачак. Моңа тиклем американнар Алтай белән эшләгән. Әмма башкорт балын лабораториядә тикшереп карагач, Башкортстан белән килешү төзергә булган. Бал матур итеп бизәлгән савытларга тутырылган, этикеткасы инглиз телендә язылган. Ул башта Петербур каласына, аннан су юлы белән Америкага озатылачак. For this clip, you will […]