Month: Январь 2016

Чаллы театры язга тагын бер премьера әзерли

29.01.2016 233

Яр Чаллы театры язга тагын бер премьера әзерли Театрының баш режиссеры Фаил Ибраһимов Чаллыда яшәп иҗат итүче язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның «Ул бит кичә иде» пьесасын сәхнәләштерүгә кереште. Бу лирик комедиягә музыканы композитор Вәсил Әхмәтшин язган, ә рольләрне Татарстанның халык артисты, РФ атказанган артисты Инсаф Фәхретдинов, ТР атказанган артистлары Рафил Сәгъдуллин, Миләүшә Имамова, Алсу Хәбетдиновалар белән […]

Фатирны сатып алыргамы, арендаларгамы?

29.01.2016 203

Россия халкының финанс яктан белеме бик сай икән. Самарадагы «Волга-Кредит» банкы җитәкчелеге күп кенә клиентларын төп башына утыртып, акчаларын урлаган. Әгәр халык финанс механизмнарның нигезен белгән булса, мондый күңелсез очрак килеп чыкмас та иде. Татарстанның Милли банкында видеоэлемтә аша, Россия Банкы рәисе урынбасары Владимир Чистюхин катнашында, киңәшмә узды. Анда 2016-2018 елларга илнең финанс базарын үстерүне […]

Хабаровскида Сабан туе чибәрен сайлаячаклар

29.01.2016 211

Хабаровскида ел саен уздырыла торган “Сабан туе чибәре — 2016” конкурсы үткәрелә. Катнашучылар тамашачыларга үз халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен күрсәтергә тиеш була. Әлеге бәйге Хабаровскида беренче тапкыр 2009 елда оештырылган. Конкурста төрле милләттән 16-25 яшьлек кызлар катнашырга хокуклы. Аларга сайлап алу турын узарга кирәк булачак. Әлеге турда катнашучылар туган телләрендә иҗади номер күрсәтүләре шарт. Кастинг […]

Казаннан бармаксыз ятим пианист интернетны яулый

29.01.2016 335

15 яшьлек Алексей Романов музыка өлкәсендә сенсация тудырды. Ятим үскән егет тумыштан бармаксыз. Ләкин бу аңа оста итеп фортепианода уйнарга комачауламый. Аның коралда уйнаган видеосы хәзер интернетта киң тарала. Күптән түгел Алексей Сәйдәшев исемендәге зур дәүләт концерт залында La Primavera оркестры белән фортепианода чыгыш ясады. «Сумерки» фильмыннан бер саундтрекны башкарган сәләтле егет тамашачыларны гына түгел, […]

Чыгарылыш имтиханнарын хәзер татарча да биреп була?

29.01.2016 231

Тугызынчы сыйныф укучыларына чыгарылыш имтиханнарын татар телендә тапшыру өчен бернинди каршылык юк. Дөрес, моңа кадәр дә чикләү юк иде. Әмма быел сигез фәннән имтиханнарга әзерләнү өчен материаллар, ягъни демоверсияләр татарчага тәрҗемә ителгән. Сынау нәтиҗәләре ни­ге­зен­дә урта һөнәри уку йортларына укырга керер­гә мөмкин. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта җиткер­де­ләр. – Быел  БДИ бирүдә әллә ни […]

Вәсилә Фәттахованы соңгы юлга озаталар

28.01.2016 281

Үзе ятимлек ачысын татып, сеңлесен аякка бастырган Вәсилә Фәттахованы югалтуны йөрәк кабул итә алмый. Ире Илгизгә һәм сабыйларына Ходай сабырлык бирсен. Икенче тапкыр әни булу бәхетен ул бары санаулы мизгелләр эчендә генә тоя алды. Кызганыч, табиблар җырчының гомерен саклап кала алмадылар. 26 гыйнвар көнне 36 яшендә (31.12.1979) Вәсилә Фәттахова газизләрен — тормыш иптәшен, улын һәм яңа […]

Габдулла Тукай әсәрләре буенча Уфада фильм төшерәләр

28.01.2016 2758

Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай әсәрләре буенча Башкортстан башкаласы Уфада фильм тешерергә җыеналар. «Р.И.Продакшн» киностудиясе социаль челтәрләрдә Тукайның иҗатына битараф булмаучылар арасында конкурс игълан иткән һәм персонажларның эскизын, сурәтләрен җибәрүләрен сораган. Киностудия җитәкчесе танылган режиссер һәм кинооператор Рияз Исхаков әйтүенчә, ул уен фильмы төшерергә ниятли. Хәзергә аның сценарие әзер. Режиссер фильм өчен «Шүрәле» һәм «Су […]

Татарстанның 50ләп мәчетендә имамнар юк

28.01.2016 164

Республикадагы иллегә якын мәчеттә имамнар юк. Шуңа бәйле рәвештә аларда бернинди дә дини эшчәнлек алып барылмый. Бу хакта Россия ислам институты шәкертләре белән очрашуда әйтелгән. Әлеге чарада Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, институт ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм нәзарәтнең фән һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин катнашкан. Очрашу Диния нәзарәтенең кадрлар резервын төзү максатыннан  оештырылды, […]

Әлмәт полиция бүлеге – җиңүче

28.01.2016 181

Әлмәт полиция бүлеге узган елгы эш йомгаклары буенча республиканың беренче категорияле эчке эшләр бүлекләре арасында иң яхшысы дип танылды. Аларның беренче урынны өченче тапкыр яулавы икән инде. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең 2015 елдагы эшчәнлек йомгакларына багышланган утырышында ТР буенча эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин Әлмәт полиция бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Дамир Гариповка […]

Зәйнәб Фәрхетдинова рәсемнәр ясый!

27.01.2016 209

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова рәсем сәнгате белән кызыксына икән. Бу шөгыле өчен җырчы махсус кирәк-яраклар, буяулар да алып куйган. Баксаң, ул балачагында да, яшьлек чорында да яратып рәсемнәр ясаган булган. — Кайвакыт яшь чактагы блокнотларны ачып карыйм да, «боларны мин ясадым микән?» дип уйлап куям. Беркөнне иртәнге 5тә торып, әле вакыт бар, дип интернетка […]