Month: Декабрь 2015

Зифа Кадыйрованың әсәре сәхнәләштерелә

22.12.2015 232

Язучының «Язмыш сынавы» әсәрен сәхнәләштерергә булганнар. Әлеге эшкә Чаллы дәүләт татар драма театры алынган. 2016 елга алар Зифа Кадыйрованың “Язмыш сынавы“ әсәре буенча яңа спектакль куярга җыена. Сценарий авторы – күренекле язучы Ркаил Зәйдулла. Әсәрне Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин сәхнәләштерәчәк, ди. And also the pitch mix. When you looking at attacking hitters, he got […]

Илсур Метшин – шәһәр башлыклары рейтингының беренче баскычында

22.12.2015 201

Казан мэры Илсур Метшин 2015 ел нәтиҗәләре буенча Россия шәһәр башлыклары арасында беренче урынга урнашкан. Илнең иң эре финанс-сәнәгать үзәкләрендә һәм төбәк башкалаларында идарә итүче мэрларның эшчәнлеген бәяләүгә багышланган масштаблы тикшеренү нәтиҗәләрен “Төбәкләр клубы” дигән федераль эксперт челтәре ярдәме белән “Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге бастырып чыгарды. Әлеге тикшеренү 2015 ел өчен йомгаклау нәтиҗәсе булып тора. […]

Балага мәктәпне дәүләт хезмәтләре порталы аша сайлап була

22.12.2015 218

Казанда яшәүчеләр мәктәпне портал аша гына сайлый ала. Әти-әниләр һәм укучыларга мәктәпне сайлау һәм аның мәгариф программасын карау җайга салынды: Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында яңа мөмкинлек барлыкка килде. Аның аша Казанда яшәүче әти-әниләр баласына мәктәпне сайлый алачак. Моннан тыш ул мәктәпнең белем бирү программасын өйрәнү мөмкинлеге дә тудыра. Моның өчен ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр […]

Маймыл елын каршылаганда нәрсә кияргә һәм табынга нәрсә куярга ярамый?

21.12.2015 467

Бу көннәрдә һәрберебез бәйрәм алды мәшәкатьләре белән мәшгуль. 2016 ел – Маймыл елын нәрсә киеп каршыларга, табынга нәрсәләр куярга? «Елны ничек каршы алсаң, шулай узар», – дигән ышану да бар бит әле. Нәрсә кияргә? Маймыл елын каршы алганда табигый тукымалардан тегелгән киемгә өстенлек бирергә киңәш итәләр. Ул бәрхет тә, органза да, ефәк тә, атлас та […]

Татарстан китап нәшриятында яңа китап дөнья күрде!

21.12.2015 305

Яңа китап “Татар баянчылары” дип атала. Аны танылган баянчы, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев төзегән.  Халкыбызның горурлыгы, йөзек кашы булган сөекле җырчыларыбыз Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Габдулла Рәхимкулов, Зифа Басыйрова, Таһир Якупов, Флюра Сөләйманова, Рафаэль Ильясов һәм шул буынның башка артистлары зур сәхнәгә баян белән, гармун моңнары белән күтәрелде. Бу уен коралына гомер буе тугры […]

«Татар җыры-2015» лауреатлары

21.12.2015 267

«Татар җыры-2015» лауреатлары: «Иң яхшы альбом» (ир-ат җырчылар арасында) номинациясе — Айрат Сафин «Сагындым авылымны» җыры белән «TMTV каналының махсус бүләге» — Чәчкә «Кайтуыңны кыр казы юрар» «Ел ачышы» — Илшат Сафин «Агыйдел буйлары» «Иң яхшы танцеваль проект» (хатын-кыз җырчылар) — Лилия Гыйматдинова «Син — минем җаным» «Иң популяр автор-башкаручы» — Зөфәр Хәйретдинов «Алда җавап, […]

Әлмәткә Кыш бабай троллейбуста килә

21.12.2015 233

Шаккатмалы хәл: Әлмәт шәһәрендә троллейбус руле артында Кыш бабайны күреп булачак. Бу көннәрдә Татарстанның нефть башкаласы халкы бәйрәмчә бизәлгән троллейбуска утырып йөри ала. Җәмәгать транспортын Кыш бабай үзе йөртә. Шәһәрдә мондый хәлнең күзәтелгәне булмаган әле. building a core investment portfolio for the next 20 yearsThere is a very «real» quality about each one of them. […]

Чын татар Кыш бабае читек кия

21.12.2015 229

Арча районының Яңа Кырлай авылында «Кыш бабайның бозлы әкияте» карлы-бозлы сыннар бәйге-фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр. Татар Кыш бабае белән Кар кызының әкияти биләмәләрендә быел кунакларны тагын да күңелле вакыйгалар көтә.     Инде сигез ел Татарстанның Арча районындагы Яңа Кырлай авылында декабрь-гыйнвар айларында, төгәлрәк 5 февральгә кадәр, татар Кыш бабае белән Кар кызы кунаклар кабул итә. […]

Түрәләр яңа ел бүләкләреннән колак какты!

21.12.2015 237

Рөстәм Миңнеханов түрәләргә Яңа ел бәйрәме алдыннан бүләк алуны һәм бирүне тыйды. Татарстан Президенты бүген Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә: «Яңа ел алды бәйрәме вакытында республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге җитәкчеләргә бүләк бирүчеләр саны арта, — ди Рөстәм Миңнеханов.- Бу практиканы туктатырга кирәк.» Татарстан Президенты түрәләргә, бер-берсенә яңа ел открыткалары һәм үз куллары блән эшләнгән бүләкләр бирешергә […]