Month: Декабрь 2015

«Күңел» радиосы ТИЗДӘН FM дулкында

23.12.2015 2 560

Бүген, 23 декабрьдә, Мәскәүдә элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәте өлкәсендәге күзәтчелек (Роскомнадзор) хезмәтенең конкурс комиссиясе утырышы булды. Анда 92,6 FM радио ешлыгын файдаланып, эфирга чыгу хокукы өчен көрәш барды. Конкурста катнашучылар арасында безнең «Күңел» радиостанциясе дә бар иде. Конкурс комиссиясе алдында эшне уңышлы тәкъдир итүдән соң «Күңел» радиостанциясе ышанычлы җиңү яулады. Шулай итеп, […]

Татарстанлылар Татарстанда ял итсен!

23.12.2015 287

Яңа ел бәйрәмнәренә Татарстанда 80-85 мең турист көтәләр. Нигездә, республикабызда берничә көнлек ялны Россия төбәкләрендә яшәүчеләр сайлаган. Чит ил туристлары исә санаулы гына булыр дип көтелә. Бары безнең илдә генә Яңа елны шулай озаклап бәйрәм итү гадәткә кергән бит. Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан иң күп туристларны 3-5 гыйнварда кабул итәчәк. Былтыргы белән чагыштырганда вәзгыять берникадәр […]

Дәниф Шәрәфетдинов үзенең бүгенге хәле турында сөйләде

23.12.2015 304

Авариядән соң бик озак дәваланган Дәниф Шәрәфетдинов үзенең бүгенге хәле турында сөйләде – Улым Динар «Когда мы вместе» бәйгесендә, ниһаять, Гран-при яулады. Балык Бистәсе районы авылларында концертлар куеп кайттык. Ай саен Казанга дәваланырга йөрим. Сәламәтлеккә зарланганым юк. Хәлем әйбәт булса да, бераз аксабрак торсам да, сәхнәгә чыгып баскач, барлык сызлаулар да онытыла. Калган вакыт компьютер […]

Яңа ел каникулларын яратучылар күп

23.12.2015 219

10 көн дәвам итә торган Яңа ел ялларын өнәмәүчеләргә караганда, яратучылар күбрәк икән. Мәсәлән, быел гына да озын-озак каникулны хуплаучылар саны 4 процентка арткан. Россиялеләрнең 61 проценты ике атна диярлек дәвам иткән ял белән канәгать. Халыкның 19 проценты исә бәйрәм ялларын кыскарту яклы. Илебездә яшәүчеләрнең 15 проценты Яңа ел каникулларына бөтенләй битараф кала. Озын ялларны […]

Татарстан мөфтие Мәүлид бәйрәме белән котлады

23.12.2015 264

Әссәламегаләйкем вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү! Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык мөселманнарны Мәүлид бәйрәме белән ихластан котлыйм! Мәүлид ислам динен кыйммәтләгән, зурлаган кичәләрнең берсе. Чөнки бу кичәдә бөтен кешелек дөньясына соңгы пәйгамбәр буларак җибәрелгән Мөхәммәд  салләлаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Пәйгамбәребезнең туган вакыты миляди исәпнең 571 елына туры килә, рәбигыләүвәл аеның […]

Айгөл Әхмәтгалиева: «Ашамыйча, чәй эчмичә көнне үткәрергә мөмкинмен, әмма ни дә булса укымыйча булдыра алмыйм»

23.12.2015 381

– Мин кечкенәдән китап укып үстем, өйдәге китапханәбез, әз генә арттырып әйтсәм, үзе бер бүлмә иде. Әти белән әнинең «бу китапны укырга иртәрәк әле сиңа» диюләрен ишетсәм, калын-калын томнарны, кача-поса булса да, укырга тырыша идем. Бүген дә шул «чир» дәвам итә: ашамыйча, чәй эчмичә көнне үткәрергә мөмкинмен, әмма ни дә булса укымыйча булдыра алмыйм. Йоклар […]

Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреатлары билгеле булды

23.12.2015 280

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Дамир Сираҗиев премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Шул ук көнне Камал Театры татар театрының 109 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Премияләр тапшыру тантанасын Татарстанның атказанган артисты Җиһаншин Фәнис ачып җибәрде. Сәламләү сүзләрен Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова җиткерде һәм премия лауреатларын атады: Марсель Рәхмәтуллин – Заманча […]

Чаллыда шәһәр мэрының чыршы бәйрәме узды

22.12.2015 255

Чаллының «КАМАЗ» мәдәният йортында шәһәр мэрының быелгы беренче чыршы бәйрәме узды.    Әлеге мәдәни чарага уку алдынгылары һәм фән олимпиадасы җиңүчеләрен чакырганнар. Аларны бәйрәм белән муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Флера Андреева тәбрикләгән. Чыршы бәйрәме уңаеннан мәдәният йортында «Кар патшабикәсе» дип исемләнгән әкият тамашасы күрсәтелгән, балаларга баллы яңа ел күчтәнәчләре дә өләшенгән. Carolina Panthers (2 5) […]

Энә дә бүләк, дөя дә бүләк дисәләр дә, Яңа ел бүләге сайлаганда боларны исеңдә тот!

22.12.2015 252

Яңа елга нәрсә бүләк итәргә дип киңәш биргәнче, яңарак кына Deloitte компаниясе уздырган сораштыруларның нәтиҗәләре белән таныштырыйк. Иң көтелгән бүләкләр арасында беренче урында акча тора, алга таба ирләр белән хатын-кызларның теләкләре аерыла. Акчадан кала ирләр бүләккә смартфон яки компьютер, гүзәл затлар парфюмерия яки сәяхәткә юллама көтә. Уйланырга без сезгә «азык» бирдек. Кайсын бүләк итәргә икәнен […]

Болгарда Мәүлид бәйрәме көтелә

22.12.2015 308

23 декабрь көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Болгардагы Ак мәчеттә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәм чарасы уздыра. Чарада Россиянең төрле төбәк мөфтиләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, рәсми затлар катнашачак.   Болгарда өченче мәртәбә үткәрелүче Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең туган көненә багышланган Мәүлид бәйрәмендә рәсми затларның һәм дин әһелләренең чыгыш ясаулары каралган. Коръән, Мәүлидүн-нәби касыйдәсен […]