Month: Декабрь 2015

Яңа ел шатлык китерсен дисәң…

29.12.2015 339

Бу көннәрдә һәрберебез яңа ел алды мәшәкатьләре белән мәшгуль. Утлы маймылны “яулау” өчен бәйрәм төнен кайда һәм ничек үткәрергә, нәрсә кияргә, өйне ничек бизәргә һәм өстәл түренә нәрсәләр куярга – түбәндәге киңәшләребез шул хакта. Утлы маймыл кызыл төсне ярата Узып баручы елның соңгы ае нәтиҗәләр чыгару, яңа елга планнар кору белән бәйле булса да, хатын-кызлар […]

«Күңел»нең Яңа ел бүләге!

29.12.2015 197

«Күңел» РАДИОСЫ Маймыл елына🐒 бүләкләр дә алды һәм узе дә Радиотынлаучыларга ЯҢА ЕЛ БҮЛӘКЛӘРЕ тарата.🎁Безнең белән бер ДУЛКЫНДА бул🎶 , уйна, җырла, күңел ач, бүләк от. ⛄Яхшы кәеф бездә бер капчык!⛄ Dom believes in quality ingredients, solid technique and simple cooking. He now owns New York’s first and only mac and cheese food truck.. Front […]

Президент чыршысында 7 мең бала бәйрәм итте

29.12.2015 216

Яңа ел алдыннан үткәрелә торган күркәм традицияләрнең берсе – Президент чыршысы бәйрәме. Быел да Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иң актив, иң сәләтле балаларын тантаналы бәйрәм чарасына җыйды. Бу елны «Татнефть-Арена» боз сараенда 7 мең бала кунак булды. “Президент” белән “чыршы” төшенчәсен аңлый башлаган һәр бала өчен Республиканың төп чыршы бәйрәмендә катнашу зур дәрәҗә. Чөнки […]

Россиянең ел актеры, ел җырчысы һәм ел язучысы билгеле

29.12.2015 234

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган социологик сораштырудан күренгәнчә, актерлар арасында иң күренеклесе — Константин Хабенский. Аннан кала Сергей Безруков белән Дмитрий Нагиев. Җырчылар арасында иң күп тавыш Филипп Киркоровка (6 процент) бирелгән. Исемлекне Стас Михайлов белән опера җырчысы Дмитрий Хворостовский дәвам итә. Язуылардан иң күп телгә алынган кеше Дарья Донцова (3 процент) һәм Захар […]

Бүген ХАЛЫКАРА КИНО көне.

28.12.2015 333

Бу кинематографистлар һәм бөтен дөньяда кино яратачылар бәйрәме. Беренче кинофильм киң җәмәгатьчелеккә 1985 нче елнын 28 декабрендә, Париждагы Капуцинок бульварында, «Гранд-кафе»да, абыйлы-энеле Люмьерлар тарафыннан күрсәтелә. Ул еллардан соң кино индустриясе зур узгәрешләр кичерде, бик күп фильмнар дөнья күрде. eagles have lots of questions to answer in chip kelly’s first camp»Talking with him today and with […]

Аларның фигуралары яңгырда эреми

28.12.2015 259

Быел Минзәлә районы администрациясе каршында кар сыннары урынына төрле фигуралар пәйда булды, дип хәбәр итә җирле басма. Әлеге фигураларны шәһәрнең коррекция-интернат мәктәбендә эшләүче хезмәткәрләр ясаганнар. Бу фигураларны ясау өчен Владимир Сергеевич Никитин, Вячеслав Александрович Суздалев мәктәптә кул астында булган фанерадан каркасларын  беркетәләр. Каркасны җыйганнан соң эчендәге куышлыкка салам тутырылган капчыкларны урнаштыралар. Аннары күбек сиптереп фигуралар рәвешенә […]

Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар бәби көтә!

28.12.2015 237

Эстраданың матур җырлы гаиләсе Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар гаиләсендә зур яңалык көтелә! Киләсе 2016 елда Шәйхетдиновларга ләкләк килергә тиеш икән! Аның килүен барысыннан да бигрәк артистларның улы Рәсим көтә, ди. — Айгөл, кем булуы билгелеме әле? — Юк, иртәрәк әле. Май ахырларында көтәбез, Алла теләсә. Йолдызлыгы буенча игезәк булырга тиеш. — Рәсимгә ничә яшь, балалар […]

Чаллыда “Кванториум” балалар технопаркы ачылды

28.12.2015 247

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы IT-паркы базасында “Кванториум” балалар технопаркын ачу тантанасында катнашты. Технопаркта мәктәп укучыларына V сыйныфтан башлап XI сыйныфка кадәр белем бирүнең яңа формасы кулланылачак. Балалар үзләре теләгән дәресләргә йөриячәк. Уку елы дәвамында биредә автоквантум, космоквантум, Data-квантум, нейроквантум, IT-квантум, аэроквантум, нано-лазер һәм робото-квантум юнәлешләре буенча 400дән артык балага белем бирү күздә тотыла. Биредә […]

Парк һәм скверларга нинди билге куярга?

28.12.2015 322

2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Узып баручы ел республикадагы яшел зоналар өчен уңышлы һәм уңдырышлы ел булды, дип авыз тутырып әйтергә мөмкин. Ел дәвамында 143 парк һәм скверны төзекләндерү бурычы куелды. Аларның 75е – өр-яңадан төзелсә, 68ендә капиталь төзекләндерү эшләре башкарылырга тиеш иде. Бу эш өчен Татарстан бюджетыннан 1 […]

Чаллы чыршысы утларын кабыза

25.12.2015 213

Бүген 18 сәгатьтә Чаллының “Азатлык” мәйданында шәһәрнең төп чыршысы утларын кабызачак. Ул Мәскәү өлкәсеннән махсус кайтартылды. Узган еллардагы белән чагыштырганда урман гүзәленең бизәлеше дә үзгә. Күркәм гадәт буенча мәйданда Кыш бабайлар парады да узачак. Чаллының күренекле артистлары һәм иҗат коллективлары катнашындагы концерт та кунаклар күңеленә хуш килер. Шул ук вакытта биредә алты уен мәйданчыгы да […]