Month: Ноябрь 2015

Ирек Баһманов вафат

23.11.2015 189

Кайгылы хәбәр килеп иреште. Бүген иртән Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Ирек Баһмановның гомере өзелде. Артистны иртәгә яңа татар бистәсе зиратында күмәчәкләр. Мәрһүм белән хушлашу 24 ноябрь көнне 10:00дә Камал театры бинасында узачак. Якыннары, туганнары, иҗатташларының тирән кайгысын уртаклашабыз… 

«Ак чәчәкләр» фильмындагы Мансур бүген «Күңел»дә кунакта

23.11.2015 596

Хөснетдинов Динар Вәзим улы. 1990 елның 18 маенда Чаллы шәһәрендә дөньяга килә. Әлмэт Татар Дәулэт Драма Театрында  2011 елдан эшли. Уйнаган рольләре: Мансур — «Ак чәчәкләр» (Габдрахман Әпсәләмов), Айрат – “Балакаем” (И.Зәйниев), Гашыйк Кәриб – “Гашыйк Кәриб” (М.Лермонтов), Зөфәр – “Тормыш корабы” (Ә.Еники), Алмаз – “Студентлар 3D” (Н.Гаетбай), Турыколак – “Акбай һәм сарык малае” (Т.Миңнуллин), Кияү дусты […]

Санкт-Петербургта Татар ашлары көннәре ачылды

20.11.2015 250

Бүген Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм «Питер буйлары» татар-башкорт милли-мәдәни үзәге ярдәме белән, «Мариус» рестораны белән берлектә, Санкт-Петербургта Татар ашлары көннәре ачылды. Чараның максаты — татарларның милли ашлары үзенчәлекләрен күрсәтү һәм төрле татар тәм-томнарын әзерләү серләре белән таныштыру.

Кисәтү.Көчле давыл булуы көтелә

20.11.2015 171

Бүген кич һәм тәүлек дәвамында сакланып, 21 ноябрьдә, Татарстан Республикасы территориясе һәм Казанда юеш кар һәм яңгырга алмашучы кар рәвешендәге көчле явым-төшемнәр көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә.

Мисырга Минск аша очабыз

20.11.2015 170

Россия туристлары Мисырга Минск аша оча башлаган, гәрчә андый сәфәрләр ике тапкыр кыйммәткә төшсә дә. Мисырдан Россия туристларын кайтару тәмамланды. Кичә соңгы 250 турист өйләренә әйләнеп кайтты.

Нефть бәясе бераз артты

20.11.2015 177

АКШ Энергетика министрлыгының илдәге атналык чимал запаслары турындагы мәгълүматларына таянып, җомга көнне нефть бәясе бераз арта. Сатулар турындагы мәгълүматлар шул хакта сөйли.

20 ноябрь көненә йолдызнамә

19.11.2015 210

Кучкар Гаилә учагын саклап калу өчен күп көч куярга туры киләчәк. ҮгезбозауҺөнәри эшчәнлегегезгә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирмәгән булуыгызга төшенерсез.  Эшегез күркәм нәтиҗәләргә китерәчәк, җитәкчегез эшлекле сыйфатларыгызны бик югары бәяләячәк. Игезәкләр Озак вакытыгызны кибетләрдә йөрүгә сарыф итәрсез.  Сезнең чибәрлеккә күпләр сокланып карар. Кысла Күптәннән борчып килгән проблемаларыгызны чишү генә түгел, шәхси тормышыгызда авыр хәлләрдән чыгу юлларын […]