Month: Ноябрь 2015

Кәрим Тинчурин театры Мәскәүгә бара

24.11.2015 154

27 һәм 28 ноябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мәскәүнең Зуев исемендәге мәдәният йортында  ике спектаклен тәкъдим итәчәк.

Яшь вәгазь укучылар көч сынашачак

24.11.2015 172

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте имам, хәзрәт, мөгаллим булып эшләмәүче 15-35 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында “Яшь вәгазьче” бәйгесен игълан итте.

Мисырда теракт

24.11.2015 164

Теракт А321 самолеты һәлакәткә очраган урыннан йөз чакрым ераклыкта гына булган. Мисырның Эль-Ариш шәһәрендәге отель янында ике шартлау булган. Бинада судьялар сайлау белән бәйле чара уздырылган вакыт булган. Теракт аркасында өч кеше үлгән. Шартлау чыганагы – мина куелган машина булган. Шәһәр Төньяк Синай провинциясе үзәге санала.

Наилә Гәрәева белән очрашу

24.11.2015 180

Бъген, 24 ноябрь көнне сәгать 17.00 дә, ТР Милли китапханәсендә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева белән иҗади очрашу һәм аның “Язмышыма рәхмәт” дигән китабын тәкъдим итү чарасы була.

24 ноябрь көненә йолдызнамә

23.11.2015 186

Кучкар Иртәдән үк күңелле хәбәр ирештерерләр. Үгезбозау Көнне файдалы эшләргә багышлагыз. Күптән башкарырга тиешле эшегезне төгәлләргә тырышыгыз. Игезәкләр Кәефегезне күтәрә торган яхшы хәбәр алырсыз. Кысла Үткәннәрдә казынырсыз. Бу файдасыз — шуны аңларга вакыт. Арыслан Бәхетле икәнегезгә инанырсыз. Кыз Яхшы хәбәр алырсыз. Үлчәү Дуслар иңенә таяна аласыз. Сезнең әлегә тормышта  авыр чор. Чаян Туганнарыгызның  күңелен күрегез. […]