Month: Октябрь 2015

Банан бәясе арта?

22.10.2015 157

Яңа елга банан бәясе тагын 40 процентка арта. Сентябрьдә банан бәясе, бөтен җиләк-җимеш арасында иң югарысы, дип табылган.

Иртәгә Татарстанда төзекләндерү эшләреннән соң М7 трассасы ачыла

21.10.2015 187

Иртәгә Татарстанда төзекләндерү эшләреннән соң М7 трассасы ачыла. Сүз юлның Нократ елгасыннан алып Алабугага кадәр булган өлеше хакында бара. Юлны үзгәртеп коруга 2 млрд. сумнан артык акча тотылды. Тәүлегенә әлеге юлдан 20 000 артык автомобиль үтеп йөри алачак. 

Парижда Равил Бохараевны искә алдылар

21.10.2015 161

16 нчы октябрьдә Парижда Россия фән һәм мәдәният үзәгендә шагыйрь, прозаик, драматург, тәрҗемәче һәм тикшеренүче Равил Бохараев истәлегенә иҗади очрашу узды. Анда Франциядә яшәүче Россия ватандашлары һәм француз җәмәгатьчелеге, шулай ук, Татарстан ватандашлары Париж форумының абруйлы кунаклары катнашты.

«Алабуга» МИЗда «3М Волга» заводы ачылды

21.10.2015 137

Бүген «Алабуга» махсус икътисади зона территориясендә «3М Волга» коррозиягә каршы сыек капламалар заводы ачылды. Ачылыш тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов  та  катнашты.

Татарстанга багышланган телефон тышлыгы эшләнде

21.10.2015 164

Италиянең Caviar компаниясе  зәркәнчеләре Татарстанга багышланган телефон тышлыгы ясап чыгарды. iPhone 6S тышлыгында Татарстанның иң мәшһүр урыннары – Сөембикә манарасы, Казан Кирмәне, Кол Шәриф мәчете һәм Миллениум күпере сүрәтләнгән.

Ландыш Нигъмәтҗанова “Кабатла” проекты өчен озын итәк әзерли

21.10.2015 188

Заманында кыска итәктән сәхнәгә чыкканы өчен тәнкыйть cүзләре ишеткән Ландыш Нигъмәтҗанова 23 октябрьдә Казанда узачак “Кабатла” проекты өчен озын итәк әзерли. Анда ул җырчы Бәширә Насыйрованың җырын башкарачак. “Күлмәкләрне көйгә карап сайлыйм. Бәширә Насыйрованың “Парлы мендәрләр” җырына андые туры килми”, ди ул. Кыска күлмәктән җырлауның бер начар ягын да күрми җырчы. Контракт буенча эшләү сәбәпле, […]

Зур астероид Җиргә якынлаша…

21.10.2015 112

NASA галимнәре Җир шарына якынлаша торган гаять зур астероидны таптылар. 31 октябрь көнне ул Җир шарына бик якын узачак. 2006 елдан бирле Җиргә мондый якынлыкта астероидларның узганы юк. Астероид белән якынлык 499 мең километр тәшкил итәчәк.