Month: Октябрь 2015

Бүген Халыкара каенаналар көне

26.10.2015 440

Бүген Халыкара каенаналар, тещалар  көне билгеләп үтелә. Бу көндә сөекле хатыныгызга гомер бүләк иткән әни кешеләрне котлап килергә ашыгыгыз. Усал мәзәкләргә керсә дә, кияү исеме йөрткән һәр кеше каенанасының икенче әни булуы белән килешә торгандыр. Юкка гына: «Гомерлек киңәшче, ярдәмчең булуын теләсәң, каенанаңа карата ихтирамлы, үзеңә гомерлек дошман табарга теләчәң, каенанаңа карата мәрхәмәтсез бул», – дип әйтмәгәннәрдер. […]

Халыкара олимпиадалар башлана

26.10.2015 257

Татарстанда Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче 14-25 яшьлекләр — мәктәп укучылары, студентлар арасында татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиада башлана.

Үз-үзен фотога төшерергә яратучылар Лондонга җыелды

26.10.2015 273

Лондонда селфи буенча дөнья чемпионаты узды. Ярышны шәһәр үзәгендәге бер фотостудиядә уздырдылар. Үз-үзен фотога төшерергә яратучылар төрле категория буенча көч сынашты. Нинди генә номинация булмаган биредә: «Кабартылган иреннәр», «Көзге», «Танылганлык», «Акула өчен җим»… Җиңүчегә бер мең фунт стерлинг акча гына түгел, алтын монопод – селфи-таякчык та бүләк ителгән.

Динар Хөснетдинов:»Мин Мансурда уземне курәм…»

23.10.2015 426

Хөснетдинов Динар Вәзим улы. 1990 елның 18 маенда Чаллы шәһәрендә дөньяга килә. Әлмэт Татар Дәулэт Драма Театрында  2011 елдан эшли. Уйнаган рольләре: Мансур — «Ак чәчәкләр» (Габдрахман Әпсәләмов), Айрат – “Балакаем” (И.Зәйниев), Гашыйк Кәриб – “Гашыйк Кәриб” (М.Лермонтов), Зөфәр – “Тормыш корабы” (Ә.Еники), Алмаз – “Студентлар 3D” (Н.Гаетбай), Турыколак – “Акбай һәм сарык малае” (Т.Миңнуллин), Кияү дусты […]

Кырым татарларының фольклор ансамбле килә

23.10.2015 231

10-12 декабрьдә Татарстанда беренче тапкыр  Кырым татарларының  «Кырым» дип аталган фольклор ансамбле гастрольләре узачак. ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, концертлар ике мәйданчыкта – 10 декабрьдә 18:30 сәгатьтә Чаллының Орган залында һәм 12 декабрьдә Казанның «Уникс» залы сәхнәсендә 18:00 сәгатьтә була.

Котлаулар ташлама белән…

23.10.2015 1195

Бездә Әниләр көне уңаеннан гаҗәеп акция! Ноябрь ае дәвамында әниләрне бәйрәм белән котлау хатлары 20 % ташлама белән  бары тик 400 сумга гына төшә. Ихластан әйтелгән бер җылы сүз романнардан, шигырьләрдән, җырлардан кыйммәт, сихәтле була. Хөрмәт, ярату хисләре белән тулы хатларыгызны Яр Чаллы шәһәре, Яшь Ленинчылар бульвары, 9 йорт, яки 27/19 адресы буенча юллый аласыз.

Гашура көне котлы булсын!

23.10.2015 621

  Хиҗри календаре буенча беренче ай – мөхәррәм мөселманнар өчен мөбарәк айлардан санала. Гашура мөхәррәм аеның 10 нчы көненә, ә милади календарь буенча быел 23 октябрьгә туры килә. Гашура көне — мөкатдәс мөхәррәм аеның олы бер көне.

Өстәмә ике ял көне көтә

23.10.2015 290

Ноябрь башындаТатарстан халкын өстәмә ике ял көне көтә. 4 һәм 6 ноябрь көннәре Татарстан Республикасында рәсми рәвештә эшләми торган бәйрәм көннәре дип игълан ителә. 3 һәм 5 ноябрьдә исә, бәйрәм алды көннәре булганлыктан, эш сәгатьләре бер сәгатькә кими.