Month: Октябрь 2015

Дискотекага санаулы көннәр калды

27.10.2015 234

Дуслар, дикотекага кадәр санаулы  көннәр калды. «Күңел» радиосы яшьләрне бер мәйданга жыя. Һәр атнаның пәнжешәмбесендә «OPEN CITY» күңел ачу үзәгендә «Күңел» радиосы татарча дискотека оештырачак.

Санкт-Петербургка сәяхәт

27.10.2015 205

Мәктәп укучылары өчен Россия буйлап мәдәни-агарту маршруты кысаларында Тукай районының утыз мәктәп укучысы педагоглар җитәкчелегендә күптән түгел Санкт-Петербургта булып кайттылар.

Тукай районында «Супер әби»не билгеләделәр

27.10.2015 240

Тукай районында шушы көннәрдә “Супер әби” бәйгесе үтте. Район күләмендә уздырылган бәйгедә сигез әби көч сынашты. Җиңүче берәү генә булса да, барлык катнашучылар да төрле номинацияләргә  лаек булды. “Оныкларга иң бай әби” номинациясендә 79 яшьлек  Асия апа Хасанова җиңде. Аның 12 оныгы, 12 оныкчыгы бар. «Супер әби» исеменә иң лаеклысы дип Теләнче Тамактан Наилә Зарифуллина табылды.  

Чаллыда ярминкәләр ел ахырына кадәр дәвам итә

26.10.2015 195

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча авыл хуҗалыгы ярминкәләре Чаллыда ел азагына кадәр үткәреләчәк. Шулай итеп, Чаллы халкының Яңа елга кадәр кулай бәягә сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу мөмкинлеге булачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев җиткерде. Шәһәр башлыгы ассызыклавынча, ярминкәләрне барлык милек рәвешендәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә сату итәрлек итеп […]

Буада фаҗигале хәл

26.10.2015 236

Фаҗига турында коткару хезмәтенә 24 октябрьдә 12:28 сәгатьтә хәбәр кергән. Буа районы Козловка авылы янында Зөя елгасында “ВАЗ-2107” автомобиле батуы хакында хәбәр ителә, дип яза http://intertat.ru/ агентлыгы. 

Эш көне бер сәгатькә кыскара

26.10.2015 246

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, 4 һәм 6 ноябрь ял көннәре, дип искәртә.