Month: Октябрь 2015

Һәлакәткә очраган самолетта очкан кешеләр арасында татарстанлылар юк

31.10.2015 230

Мисырдан Россия туристларын алып кайтучы бүген иртә белән һәлакәткә очраган самолетта 7 экипаж вәкиле һәм 217 пассажир булган, шуларның 17 – балалар, дип хәбәр ителә. Россиянең Гадәттәнтыш хәлләр министрлыгы һәлакәткә очраган самолетның туганнары өчен кайнар линия ачты — 8-800-100-2001 һәм 8-812-299-99-99.

Г.Камал театрында премьера

31.10.2015 217

Камал театры артистлары балалар өчен драматург Илгиз Зәйниевның “Кәҗә, сарык һәм башкалар” әкиятен күрсәтәчәк. Аны театрның әйдәп баручы артисты Илдус Габдрахманов һәм балетмейстер Сәлимә Әминова сәхнәләштерә.

Россиядә матәм көне игълан ителде

31.10.2015 170

Бүген иртә белән Мисырдан Россия туристларын алып кайтучы самолет һәлакәткә очрады. “Когалымавиа” авиакомпаниясенең Airbus A-321 самолеты Шарм-эш-Шейхтан очып киткәч, Синай ярымутравы өстендә радар экраннарыннан югала. Аннары самолет егылып төшкән урын да табыла, ул ике өлешкә ярылган. Хәзер Мисыр коткаручылары самолет калдыкларыннан җәсәдләрне чыгара. Авиалайнерның очышны язып бару җайланмалары (“черные ящики”) инде табылган.

Татарстанда салкынайта

31.10.2015 169

Иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава. Урыны белән юеш кар яварга мөмкин. Көнбатыштан 6-11 м/с тизлектә җил, урыны белән – 15м/с. Төнлә температура 3-8 градус салкын, көндез 1 градус җылыдан 3 градуска кадәр салкын. Юлларда – бозлавык.

Татарстан шәхси хуҗалыклары субсидияләр ала

30.10.2015 203

Татарстан шәхси хуҗалыклары субсидияләр ала. Дәүләт ярдәменә сыер һәм кәҗәләре булганнар исәп тота ала, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Дискотека гөрләде

30.10.2015 167

Атнаның һәр пәнҗешәмбесендә   «OPEN CITY» күңел ачу үзәгендә татарча дискотека  үтәчәк. Кичә аңа старт бирелде. Популяр җырчылар Зинира һәм Ризат Рамазановлар онытылмаслык мизгелләр бүләк итте. Кичәбезгә килгән Маузер SAX та саксафонда иң матур компазицияләрен башкарды. Кыскасы, халык күңеле булганчы биеде, караоке җырлады, бүләккләр отты, рәхәтләнеп күңел ачты. Киләсе атнада да нәкъ шул урында очрашырбыз!

Бүген Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне

29.10.2015 195

Бүген Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне билгеләп үтелә, әлеге дата 2004 нче елда кертелгән, ул вакытта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инсультны глобаль эпидемия дип игълан итте. Бу чир дөньяда, шул исәптән Россиядә, үлем һәм гариплекнең төп сәбәпләренең берсе булып кала.