Month: Сентябрь 2015

ТР халык артисты Салават Фәтхетдинов сайлауда тавыш бирде

13.09.2015 268

ТР халык артисты Салават Фәтхетдинов ТР Президенты сайлауларында һәм республика муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауларында тавыш бирде. Фәтхетдиновлар гаиләсе сайлауларга тулы составта килде.

Халык сайлауларда бердәмлек күрсәтте

13.09.2015 229

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан парламентында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов 13 сентябрьдәге сайлаулар көненә Казанда ТР Үзәк сайлау комиссиясенең махсус Мәгълүмат үзәге оештырылуын уңай бәяләде. Иртәнге сәгать 7дән алып, кичке сәгать 10га кадәр биредә сайлауларның беренчел нәтиҗәләре турында ТР Үзәк сайлау комиссиясе хезмәткәрләре һәм Татарстанда сайлаулар барышы хакында танылган сәясәтчеләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре […]

Бүгенге сайлаулар – иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе

13.09.2015 222

Безнең өчен бүгенге сайлаулар – иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе. Беренчедән, без Татарстан Республикасы Президентын сайлыйбыз. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Президент вазифасы Россия субъектларыннан безнең республикада гына калды. Бу – безнең өчен мөһим мәсьәлә. Шуңа бәйле рәвештә, бөтен Россиянең, республикадан читтә яшәүче милләттәшләребезнең игътибары Татарстанга юнәлдерелгән.

Татарстанлылар актив тавыш бирә

13.09.2015 213

Бүген иртәнге сәгать 10 га булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда барлыгы 559 мең 623 кеше тавыш биргән. Бу 19, 29 процент тәшкил итә. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмати үзәгендә ТР ҮСК секретаре Надежда Борисова хәбәр итте.