Month: Сентябрь 2015

“Автомобильсез көн” бөтендөнья акциясенә кушылыгыз!

21.09.2015 131

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы иртәгә “Автомобильсез көн” бөтендөнья акциясенә кушылачак. Акция автомобильләрнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысы турында искәртеп, кешеләрне хәрәкәт итүнең җәмәгать транспорты, велосипед һ.б. альтернатив чараларына күчү зарурияте идеясенә җәлеп итүгә юнәлтелә.

Иң яхшы 100 телесериал исемлеген булдырды

21.09.2015 117

The Hollywood Reporter басмасы кешелек тарихында иң яхшы 100 телесериал исемлеген булдырды. Исемлек 2,8 мең кеше (экспертлар, актерлар, режиссерлар, продюсерлар) катнашындагы сораштыру нигезендә төзелде. Исемлектә беренче урынны “Дуслар” (Friends) сериалы алды. Ул эфирга 1994-2004 елларда чыкты, күпсанлы бүләкләр иясе. “Алтын глобус” һәм алты тапкыр “Эмми” премияләрен алган. Бу сериал Нью-Йоркта яшәүче алты дусның гомер итүе турында. […]

Ил үсеше өчен тырышучы сәяси көчләр хупланды

17.09.2015 120

Россия Президенты Владимир Путин, бердәм тавыш бирү көнендә сайлаучылар ил үсеше өчен тырышучы сәяси көчләрне хуплады, дип саный. Бу хакта дәүләт башлыгы төбәкләрнең яңа сайланган җитәкчеләре белән очрашуда белдерде.