Коллектив

 

 

Солтанова Зөлфия Нәби кызы

 

“ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Чаллы ТВ” телерадиокомпаниясе җитәкчесе

Татарстанның Кайбыч районы Морали авылында туып-үсә. Казан дәүләт  университетында журналист белгечлеген ала.

1997 елга кадәр —  «Челнинские известия»газетасы корреспонденты.
1997 — 2009 еллар-«Вечерние Челны» газетасы баш мөхәррире урынбасары,яңалыклар бүлеге җитәкчесе.

2009 елдан — «ТАТМЕДИА» җәмгыятенең «Челнинские известия» газетасы баш мөхәррире.

2016 елдан —  «Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясе җитәкчесе.

sitdikovСитдиков Рафис Шәмсивәли улы

“ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Чаллы ТВ” телерадиокомпаниясе җитәкчесенең беренче урынбасары

Рафис Ситдиков Армиядә 2 ел хезмәт итеп кайткач, Ленин исемендәге Казан Дәүләт Университетында журналистика факультетында белем ала. Укуын төгәлләүгә Казан шәһәренең Совет районы Комсомол оешмасына эшкә урнаша ул. Тик һөнәре буенча эшләү теләге зур була анда, һәм ул «Шәһри Казан» газетасында журналист буларак үз юлын башлып җибәрә. 1992 елдан яшьләр шәһәре булган Яр Чаллы Рафис Ситдиковны да үзенә дәшә. «Нур» газетасында эшләп алгач, аны Чаллы шәһәренең эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе итеп билгелиләр. 2015 елда ул “Чаллы ТВ” телерадиокомпаниясенә килә. Бүгенге көндә директорның беренче урынбасары вазифасын башкара.

                                                                                         Рүзилә Гатина,“ТАТМЕДИА” АҖ филиалы                 “Чаллы ТВ” телерадиокомпаниясе җитәкчесенең радио буенча урынбасары.

Рүзилә Гатина Алабуга Дәүләт педагогика университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Мәктәптә укыганда ук сыйныф командиры була. 6 нчы сыйныфта укыганда  “Артек”пионер лагерена юллама белән буләкләнә. Андагы хатирәләре турындагы кызыклы язмалары “Ялкын”журналында,”Яшь ленинчы” газеталарында басылып чыга.

1997 нче елда “Күңел” радиосына эшкә килә. Даими алып барган темасы-экология турында. Бу һәрвакыт актуаль булган проблема аны урман белән дуслаштыра һәм ул Лубян урманчылык колледжына укырга керә.

“Дөнья һәрвакыт үсештә,үзгәрештә.Бүген минем урыным,әлбәттә,”Күңел”дә.Белгән,яраткан эшем бу.Эштән дә,үзгәрештән дә курыкмыйм.Мин бер урында таптанудан куркам”,ди ул.



Валиева АлсуВәлиева Алсу Равил кызы, музыкаль мөхәррир.

Мин кечкенәдән үк музыканы яратып устем һәм миңа төрле юнәлештәге җырлар ошый. Чаллы шәһәренең музыка мәктәбендә укуым да бүгенге һөнәремнең башлангычы булгандыр. Казан авиация институтында читтән торып белем алдым. Һәм язмыш мине «Якты юл» газетасына алып килде. Анда 5 ел эшләп, 2002 елда мин “Чаллы ТВ” телерадиокомпаниясенә эшкә килдем. Музыкаль мөхәррир буларак, радиога килгән һәрбер яңа җырны иң беренчеләрдән булып тынлыйм. Җырның көенә дә, сүзенә дә игътибар итми калмыйм. Минемчә, «Күңел»ле радиода яхшы кәеф бирүче җырлар тәүлек буе яңгырап торырга тиеш.


Резеда ШакироваРезедә Шакирова, радиода «Яңалыклар» бүлеге мөхәррире.

Мин мәктәп елларында активистка идем. Кечкенәдән авыл, район мәдәният йортларында, республика сәхнәләрендә чыгыш ясап үстем. Биим дә, шигырь дә сөйлим. 5нче сыйныфтан район газетасына мәкаләләр яза башладым. 6 сыйныфта инде район газетасының яшь хәбәрчесе санала идем. Кыскасы, журналист һөнәрен мин мәктәп партасыннан ук сайладым. Шулай да, күңелдә бер балачак хатирәсе сакланып калган: кечкенә вакытта әти миңа Сабантуйдан уенчык – табибның «эш кораллары» салынган сумка алып кайткан иде. Шулкадәр яратып уйнаган идем мин аның белән.Тик табиб һөнәрен сайларга туры килмәде. Журналист булу теләге көчлерәк булгандыр, күрәсең.


Гөлия ХәйдароваГөлия Хәйдәрова, туры эфирда алып баручы, «Күрше бакчасы» тапшыруы, «Психологик сәхифә», «Иң-иңнәр илендә», «Укытучылар радиотыңлаучыларга каршы» сәхифәләре авторы. 

Мин Сарман якларыннан. Искиткеч матур табигатьле Шәрләрәмә авылында туып-үстем. Сөйләүләренә караганда, кечкенә вакытта усал булганмын, кесәгә һәрвакыт вак ташлар тутырып йөргәнмен. Берәрсе күңелгә ошамаган сүз әйтсә, «отпор бирергә» таш әзер. Мин хәзер дә үз фикеремне катгый итеп әйтә беләм. Һәм бу журналист өчен бик кирәк сыйфат, дип уйлыйм.

“Күңел” радиосына 1998 елның февралендә килдем. Беренче мәртәбә эфирга чыгуым әле дә хәтердә. Нәкъ шул көнне без авыл яшьләре белән клубта спектакль – “Гөргери кияүләре”н  куясы идек.  Мин – Үринә ролендә. Эш вакыты бетүгә, тиз-тиз авылга йөгердем. Өлгердем бит тәки. Менә дигән итеп уйнап чыктык без аны!


Зөһрә СибәгатоваЗөһрә Сибәгатова, туры эфирда алып баручы, «Җиде көннең җиде хиты» тапшыруы авторы.

Гүзәл табигатьле, үзенең талантлы шәхесләре белән дан тоткан Актаныш районында туып-үсүем белән мин бик тә горурланам. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләндем, чаңгы ярышлары, баскетбол һәм турслет белән мавыктым. Мәктәптә укыганда ук район газетасында мәкаләләрем басылып чыга иде. Һөнәр сайлаганда да, һич икеләнмичә Казан Дәуләт Университетының журналистика факультетына укырга кердем. Язмыш җилләре мине «Күңел» радиосына алып килде. Студент елларда ук «Хәерле иртә», «Серле сандык» тапшыруларын алып бардым. Университетны тәмамлауга, “Күңел” радиосына эшкә чакырдылар. Балалар өчен “Дәрестән соң”,  хатын-кызлар өчен “Матурлык серләре ” тапшыруларын алып бардым, язучылар һәм шыгыйрьләр  иҗатына багышланган “Шагыйрь йөрәге ” тапшыруын әзерләдем.



Зөһрә ФатыйховаЗөһрә Фатыйхова, туры эфирда алып баручы, «Дөнья буйлап» тапшыруы, «Бүгенге көн» сәхифәсе авторы.

Туган ягым – Башкортстанның Илеш районы Иске Татыш авылы.  Уфа дәүләт университетының филология факультетын тәмамладым. Радиода  алып баручы булып эшләрмен дип уема да килгәне булмады. Әмма тормышта гел башкача  килеп чыга икән. Язмыш  мине Чаллыга, “Күңел” радиосына алып килде. Радиода  1998 елдан бирле эшлим.  Радиотыңлаучылар белән әңгәмә кору миңа бик ошый. Алардан рәхмәт сүзләре ишеткәч, үзеңне бәхетле хис итәсең.


Вахитов РайнурВахитов Райнур Мулланур улы,  туры эфирда алып баручы.

Мин Кукмара районы Нырты совхозында өченче бала булып дөньяга килгәнмен. 8нче сыйныфтан соң Казан театр училищесына укырга кереп, Марсель Сәлимҗанов, Илдар Хәйруллиннарда белем алып, юллама буенча Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар Дәүләт театрына эшкә килдем. 1991 елдан армия сафларына алынып, 3 ел Төньяк флотында су асты көймәсендә хезмәт иттем, соңыннан кире Минзәлә театрына әйләнеп кайттым. 1996 елда Чаллыга килеп «Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясенә хәбәрче булып урнаштым. 1997 елдан «Күңел» радиосы ачылгач, беренче алып баручылар рәтенә эләгеп, биредә хезмәтемне дәвам итәм. 12 ел телевидениедә «Бүләккә җыр» тапшыруын алып бару да минем өчен зур бәхет булды.


Исламгәрәев Илгиз Рафис улы, диджей, «Күңелле димләү» тапшыруы алып баручысы.

Мин Яр Чаллы шәһәрендә туып үстем. Балачактан ук иҗат белән дус булдым. Безнең өйгә килгән кунакларга «Уфтанма» җырын җырлап, гел концерт куя идем, ә алар миңа кәнфит бирәләр иде. Балалар бакчасына йөргәндә, төрледән-төрле бәйгеләргә, шигырь сөйләргә алып бардылар. Мәктәптә дә иҗатны ташламадым. 9 нчы сыйныфтан КВНга кереп киттем. Мәктәпне тәмамлагач Казан федераль дәүләт университетына, юриспруденция булегенә укырга кердем. Студент еллары КВНда уйнап- гөрләп бик күнелле үтте. “Татар лигасының җыелма командасы” («Сборная татарской лиги”) составында Татарстан, Яр Чаллы данын яклап, Рәсәйнең төрле төбәкләрендә чыгыш ясап, уңышлы нәтиҗәләргә ирештек. Университетны тәмамлагач, юрист булып эшли башладым. Ләкин иҗатны икенче планга күчермәдем. 2016нчы елның 1 апрелендә, кечкенә чактан ук тыңлап ускән “Күңел” радиосында диджей булып эшли башладым.

“Ничек син юрист, иҗат өлкәсендә эшли аласың?” – дип миннән бик еш сорыйлар. Мин аларга болай дип җавап бирәм: “Мин юристлар арасында иң шәп диджей һәм диджейлар арасында иң шәп юрист!”


Букин

 Букин Алмаз Атлас улы, тавыш режиссеры 

Мин тумышым белән Ташкент шәһәреннән. 1977 елда Новотроицк поселыгына күченеп килдек, анда музыка мәктәбен тәмамладым. Һәм укуны дәвам итү теләге белән Лениногорск шәһәренә Сәнгать училищесына кердем. Укуны ташлап 1985-87 елларда тимер юл гаскәрендә армия сафларында хезмәт иттеп кайттым. Яшьлек хыялы — үземнең тавыш яздыру студиясен булдыру иде. Күп төрле һөнәрләр алыштыргач, язмыш мине 1996 елда “Чаллы ТВ” телерадиокомпаниясенә алып килде. Җырларны, көйләрне яхшы беләм һәм үз эшемне яратып башкарам.


Некляев

Некляев Сергей Николай улы, тавыш режиссеры

Казан Дәуләт Университетының журналистика факультетын төгәлләп, телерадиожурналистика һөнәрен үзләштердем. Башта автомобиль заводында «КамАЗ»ның радио һәм телевидениесендә музыкаль мөхәррир, журналист булып эшләдем. Соңыннан шәһәр редакцияләрендә дә үземне сынап карадым, мәкаләләр яздым.
2012 елдан “Чаллы ТВ” телерадиокомпаниясендә тавыш режиссеры булып эшлим. Шулай ук фотога төшерү белән дә кызыксынам. Язмышымнан бик канәгать, тормыш иптәшем, балаларым бар.

 

 


Хисматуллина Алинә Рөстәм кызы

Яр Чаллы шәһәрендә туып үстем, кадет мәктәбен тәмамладым. Ике югары белем алам: Казан федераль университетының Чаллы институтында (журналистика бүлеге) һәм Чаллы дәүләт педагогия университетында (рус теле филологиясе).

Студент елларым бик актив уза: төрледән-төрле конференцияләрдә, шәһәркүләм чараларда, концертларда чыгыш ясыйм, бәйгеләрдә катнашам: “Ел әйдаманы-2012” (Яр Чаллы,1 урын); “Королева выпускного бала-2012” (Иң мөлаем кыз); “Минем Матурым-2014” (Казан, 1 урын); “Сабантуе гүзәле-2014” (Яр Чаллы, 1урын); “Нәүрүзбикә-2015” (Казан,1 урын).

Бәйгеләрдән тыш әле мин эшләргә дә өлгерәм. 2014нче елда “Чаллы-ТВ” телерадиокомпаниясе мине эшкэ чакыра. Бер елга якын “Яңалыклар”да диктор һәм корреспондент булып эшлим. Ә 2015нче елны Казан шәһәренең “Барс-Медиа” компаниясенә килеп керәм. “TMTV” каналында һәм “TatarRadiosi”нда эшлим. 2016нчы елның апрелендә туган шәһәремнең “Күңел” радиосына эшкә кайтам. “Күңелле димләү” проектын булдырам.

Бүгенге көндә радиода гына түгел, телевидениедә корреспондент, диктор һәм тапшырулар авторы буларак эш алып барам.

 

  Гатина Лилия Рәшит кызы, диджей

Мин Яр Чаллы шәһәрендә туып үскән кыз. №33 рус мәктәбендә укыдым. Уку дәверендә кул эшләре белән дә шөгыльләнергә бик яраттым. Музыкаль белемем дә бар. 7 еллык С.Сәйдәшев исемендәге №6 музыка мәктәбен кызыл дипломга тәмамладым (баянда уйнау һәм җыр бүлегендә). Үзебезнең “Ретро-аккордеон” исемле ансамблебез дә бар иде. Аның белән без Татарстан, Чаллы данын яклап, Рәсәйнең төрле төбәкләрендә чыгыш ясап, уңышлы нәтиҗәләргә ия булдык. Хәзер мин Яр Чаллы дәүләт сәүдә-технологик институтынын экономика бүлегендә белем алам .

Эштән тыш студент елларым  да бик актив уза: шәһәркүләм чараларда, төрледән-төрле конференцияләрдә , бәйгеләрдә һәм концертларда чыгыш ясыйм: беренче төбәкара  баянистлар һәм аккордеонистлар өчен ачык  фестиваль- конкурсы  “Народа русская душа ”  (Удмуртия, 2 урын);  халыкара уен кораллары өчен Анатолий Шутиков исемендәге конкурс-фестивале  “Народные мелодии” (Казан, 3 урын);  6  региональ  халык уен коралларында башкаручылар конкурсы “Родники Удмуртии” (Ижевск, 1 урын) ; халык уен коралларында уйнаучы балаларның Ринат Илаев исемендәге шәһәр күләм бәйгесе (Яр Чаллы);  халыкара конкурс-фестивале (Түбән Кама, 1 урын); бөтенроссия музыка халык уен кораллары конкурсы “Музыкальная Россия”(Перьм, 3 урын); “Озын толым” бәйгесендә “Иң акыллы кыз” номинациясе (Яр Чаллы); “Татар кызы-Таң йолдызы  2015”  бәйгесендә “Иң зыялы кыз” номинациясе (Яр Чаллы) ; зональный фестиваль “Студенческая весна 2016” (Яр Чаллы, 2 урын). Эле бу барлык алынган дипломнарымның бер өлеше генә.

Төрле чаралардан тыш мин эшләргә дә өлгерәм. 2016  елның җәеннән  , мин кечкенәдән үк яратып тыңлаган “Күңел” радиосында диджей булып эшли башладым .


 

 

         Рината Бәшәрова,диджей

Мин Яр Чаллы шәhәрендә туып устем. 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлагач, Казан Идел буе Федераль университетына укырга кердем. Анда маркетолог hөнәрен үзләштердем.
Балачактан иҗатка гашыйк. Рәсем, җыр, бию кебек түгәрәкләрне уз иттем.
Актив тормыш яратам, бер урында утыру минем өчен түгел. Шуңа беренче курстан ук, староста, профорг вазыйфаларын башкардым. Аннан кала, “Чулман” татар яшьләре берләшмәсендә хезмәт куйдым. Даими рәвештә, студентлар арасында, “Мин татарча сөйләшәм”, “Милләтара фестиваль”, “Карга боткасы”, “Сабантуй” кебек бәйрәмнәрне оештыруда башлап йөрдем.
2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада , жэй айларында “Сәләт” лагерьларында волонтер булып хезмәт куйдым.
Казанышларым өчен “Профкомның алтын составы” исемлегенә кертелдем.
Радиода эшләү-балачак хыялым. Студент чорында “Яшьләр радиосы” дип исемләнгән университет радиосында диджей булып эшләдем. Аннан соң, бу hөнәргә мәхәббәтем тагын да артты, шуңа үз көчемне “Күңел” радиосында сынап карарга булдым. Бүгенге көндә үз эшемне яратып башкарам.

Без социаль челтәрләрдә

Instagram


«Күңел» өчен тавыш бир!