Month: Июль 2015

Кастинг…Яшьләрдә өмет бар

10.07.2015 718

Бүген «Күңел»дә зур кастинг үтте. Үзләрен алып баручы ролендә сынап карарга теләүче 30 дан артык кеше бүген үзенә күрә бер төрле сынау узды дисән дә була.

Чаллыда Питрау бәйрәме була

09.07.2015 444

15 нче июль Чаллыда Питрау бәйрәме үткәрелә. Керәшеннәр сабантуен быел  Татарстан халыклары ассамблеясының Яр Чаллыдагы филиалы һәм керәшеннәрнең “Карендәшләр” ансамбле җитәкчесе Виталий Агапов  оештыра.  Быел Питрау 10 июльдә Түбән Кама районы Кушай авылында,  11 июльдә Мамадыш районы Җөри авылында, 12 июльдә Сарман районы Ләке авылында, Зәйдә, Түбән Кама районы Балчыклы авылында да үткәрелә.  Чаллы — Россиядә […]

Питрау бәйрәменә Пелагея килә…

08.07.2015 450

11 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылында узачак Питрау бәйрәменә Россиянең танылган җырчысы Пелагея да киләчәк, дип хәбәр итә «Нократ» газетасы.

Питрау бәйрәменә — Мамадышка

07.07.2015 492

Ел саен 12 июльгә туры килә торган керәшеннәрнең милли бәйрәме быел 11 июльдә уздырылачак. Ел саен камилләшә барып, инде фестиваль дип атала торган бәйрәм быел да Мамадыш районы Җөри авылында булачак. Чарада эстрада йолдызлары : Георгий Ибушев, Хәния Фәрхи, Венера Ганиева, Вадим Захаров, Фирдүс Тямаев, Эльмира Сөләйманова, Вероника Кузнецова, Ринат Рахматуллин, Мөнир Рахмаев, Алина Прокофьева, […]

Паруслы спорт буенча Татарстан чемпионаты башланды

07.07.2015 350

Бүген «Навигатор» яхт-клуб акваториясендә  паруслы спорт буенча Татарстан беренчелеге ачылды. Бирегә Тольятти, Самара, Казан, Мәскәү һәм Яшел Үзәннән кунаклар килгән. Ярышта 18 яшькә кадәр яшь спортчылар катнаша. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 10 июльдә булачак.