Month: Июль 2015

Безнекеләр финалга чыкты

30.07.2015 230

Россиянең суга сикерүчеләре Илья Захаров белән Евгений Кузнецов су спорты буенча дөнья чемпионатында 3 метрлы трамплиннан сикерүнең финалына узды. Ярымфиналда Илья Захаров өченче күрсәткечкә иреште, ә Евгений Кузнецов дүртенче булды. Финал иртәгә – 19:30 сәгатьтә башлана.

Алтын медаль Германия командасында

30.07.2015 245

Бүген Казансуда Дөнья чемпионатының чираттагы медальләре уйнатылды. Ачык суда 5 чакрымга йөзүдә командалар ярышы узды. Нәтиҗәдә Германия командасы алтын медаль яулады. Голландия һәм Бразилия командалары икенче урынны бүлеште. Италия жыелмасы өченче урынга лаек булды.

Россия командасында 5 медаль бар

28.07.2015 239

Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатының бишенче көнендә, 28 июльдә, 3 комплект медаль уйнатылачак. Спортчылар ачык суда йөзүдә һәм суга сикерүләрдә медаль ияләрен ачыклый.

«Кайнар элемтә» эшли

28.07.2015 296

Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты уздырылган көннәрдә кайнар телефон элемтәсе ачты. Чемпионат кунаклары һәм анда катнашучылар, шулай ук Татарстанда яшәүчеләр әлеге телефон номерына шалтыратып, кулланучы хокукы турындагы сораулары хакында белгечләр белән киңәшләшә алачак.